Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хат ташучылар һәм элемтә бүлекчәләре арасында конкурс 2018

2019 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясен стимуллаштыру максатларында “ТАТМЕДИА“ АҖ хат ташучылар һәм “Татарстан почтасы“ УФПС почта элемтәсе бүлекчәләре арасында конкурс үткәрә.


Конкурска йомгак 2019 елның мартында ясалачак. Җиңүчеләрне “ТАТМЕДИА“ АҖ газеталары һәм журналларына язылу нәтиҗәләре буенча билгеләячәкләр. Критерийлары булып 2018   елның 1 нче яртыеллыгына булган тираж санына карата 2019 елның 1 яртыеллыгына тираж санының  арту күләме (халык санына карата процентларда) тора, ягъни хат ташучылар (элемтә бүлекчәсе) хезмәт күрсәтә торган йортлар санына карата исәпләгәндә “ТАТМЕДИА“ АҖ басмаларына язылучылар саны (барлыгы).
Игътибар! Агымдагы елда конкурс шартларына үзгәрешләр кертелгән. “Иң яхшы авыл почтальоны“ номинациясендә иң яхшы өч почтальон (узган елларда берәү иде) 16644 сум күләмендә (шул исәптә НДФЛ – 1644 сум) акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк. “Иң яхшы шәһәр почтальоны“ һәм “Кече шәһәрнең иң яхшы почтальоны“ номинацияләрендә шундый ук премияләр белән берәр почтальон (элеккечә) бүләкләнәчәк.
Тагы бер үзгәреш
“Иң  яхшы почта элемтәсе бүлекчәсе“ номинациясендә “ТАТМЕДИА“ АҖ басмаларына иң күп   яздыручы биш бүлекчә (элек бер бүлекчә иде) 30 шар мең сум акчалата премия белән бүләкләнәчәк.
“ТАТМЕДИА“ АҖ журналлары тиражын арттырган өчен ике почта элемтәсе бүлекчәсенә дә 30 шар мең сум акчалата премия тапшырылачак.
Шулай итеп, хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре, язылу кампаниясен актив үткәреп, сез конкурс призерлары була аласыз. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, тиражлар язылучылар санының йорт санына карата булган чагыштырмасыннан чыгып исәпкә алыначак.
“Яңа Чишмә хәбәрләре“ газетасы редакциясе дә иң югары тираж туплаучы хат ташучыларга үзенең өч призын булдырды. Нәтиҗәләр 2019 елның февралендә ясалачак.
Язылу  кампаниясе бара, һәммәгезгә дә югары тиражлар телибез.
Сезнең  “Яңа Чишмә хәбәрләре“гез
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев