Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хезмәт активлыгын күтәрү өчен резервлар бар

Булып узган Яңа Чишмә муниципаль район Советының 47 нче утырышында халыкның хезмәт активлыгын күтәрү һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча мәсьәләләр каралды.

Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, “ТНП-Зюзеевнефть” АҖ гендиректоры Шамил Яһудин һәм мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты рәисе Иван Гущиннар катнашты.
Көн тәртибе буенча доклад белән район башлыгы урынбасары Надежда Попкова чыгыш ясады.
- Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча даими эш алып бару бик мөһим, - дип билгеләп үтте ул. – Моның белән без халыкның хезмәт активлыгын арттырабыз. 2018 ел өчен КФХ һәм ШЯХ ның тулаем продукция күләме авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләменнән 48 % тәшкил итә. ШЯХ лар өлешенә туры килгән җитештерелгән продукция 446 млн. сумлык яки гомуми күләмнән 20 %. Авыл халкы үз хуҗалыкларыннан 272 млн. сумлык продукция саткан.
Районда 2015-2020 елларга ШЯХ ны үстерү программасы эшләп чыгарылган һәм ул гамәлдә. Аны үтәү 7 күрсәткеч буенча бәяләнә, шуның 2 есе үтәлмәгән. Бу – ШЯХ да терлекләрнең баш санын киметү, шул исәптә 82 баш сыер һәм 1000 башка чаклы сарык һәм кәҗәләр.
Авылда социаль инфраструктураны яхшырту буенча байтак эш эшләнә – бу юллар, суүткәргеч, урамнарны яктырту һ.б. Авыл халкы субсидия формасында да ярдәм ала (2018 елда 11 млн. сум).
Әмма урыннарда, авыл җирлекләрендә җанлы конкрет эшләр җитешми. Акъяр, Шахмай АҖ ләрдә эш яхшы куелган, монда продукция җитештерүче һәм үзләренә муллык булдыручы чын хезмәтчәннәр яши. Шахмай АҖ дә һәр ШЯХ тарафыннан аны үстерүгә 8230 шар сум субсидия алынган, ә менә Буревестник һәм Красный Октябрь кебек авыл җирлекләрендә 8 тапкырга кимрәк.
Агымдагы елда шулай ук гаилә фермалары төзүгә, башмак таналар һәм берне бозаулаган таналар, сөт саву аппаратлары сатып алган чыгымнарны каплауга, эш башлаучы фермерларга матди ярдәм күрсәтеләчәк.
Докладчы авыл халкының хезмәт активлыгын күтәрү юлларын билгеләде: терлекләр артымын һәм баш санын саклау, халыкны югары продуктлы терлекләр белән тәэмин итү (шул исәптә ясалма орлыкландыруны оештыру), субсидияләр алуда булышу, халыкка сыйфатлы һәм арзан азык сатып алуда, шулай үк үстергән продукцияләрен тагы да югарырак бәяләрдән сатуда булышлык күрсәтү.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов һәм район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхаковалар үзләренең чыгышлары белән докладны тулыландырдылар.
- Терлекләрнең баш саны – ул авыл иминлегенең барометры, - дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов. – Шунысы сөендерә, агымдагы елда районның 20 гә якын кешесе авыл хуҗалыгы бизнесы белән шөгыльләнергә теләк белдерде һәм без аларга документлар әзерләүдә ярдәм итәчәкбез.  Шулай ук кибет киштәләрендә үзебезнең эшмәкәрләр җитештергән продукцияләр (икмәк-күмәч әйберләре, ит продукцияләре һ.б.) күбрәк булсын иде.
Аннан соң Совет утырышында депутатлар 2018 елда район бюджетының үтәлеше турындагы отчетны, 2018 ел өчен Контроль-хисап палатасы отчетын расладылар, район территориясендә җәмәгать тәртибен тәэмин итү буенча эшләр турында ЭЭМБ отчетын тыңладылар.
Совет утырышында намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгы производствосын үстерүдә зур өлеш кертүләре өчен “Кулон” а/ф тракторчысы Алексей Насейкин һәм “Вәлиев Ф.Р.” 
КФХ тракторчысы Виктор Патренкиннар ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары, “Татэнергосбыт” АҖ нең Яңа Чишмә филиалы начальнигы Михаил Шешолин (рәсемдә) район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Шуның белән Яңа Чишмә муниципаль район Советының 47 нче утырышы үз эшен төгәлләде.
Башка фотоларны безнең (novoshishminsk.ru) сайтында карагыз.
Азат МУСИН.
Автор фотосы
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев