Реклама
Җәмгыять
Хезмәт кешене бизи
Районда узган Республика көне бәйрәмендә сәхнә түрендә хөрмәтләнүчеләр арасында нәфис гәүдәле, тыйнак кына Нина Григорьевна Писцова да бар иде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов аңа авыл хуҗалыгында күпьеллык хезмәте өчен Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырып, үз авылдашы өчен горурлык хисләре кичереп, кыскача гына аның хезмәт эшчәнлеге турында сөйләде.Яңа Чишмә мәктәбен тәмамлаганнан соң Нина Писцова (Янова) ХХ партсъезд исемендәге колхозның товарлыклы-сөтчелек фермасына эшкә килә - 40 ел хезмәт куя.
- Күп еллар узды, хәзер инде ул вакытларда да эшләргә бер дә авыр булмады кебек, гәрчә бүгенгесе шартлар белән чагыштырганда аерма бик зур булса да. Без дә бит яшь идек, җир җимертеп эшләр чагыбыз иде, - дип искә ала Нина Григорьевна. - 2005 елда пенсия яше җиткәч, мин ялга киттем. Дусларым - хезмәттәшләрем үтенече буенча эштә аларны алыштыргалый идем. Ә соңгы елларда “Нурхамәтов З.М.“ КФХда машина белән сөт саву операторы булып эшлим. Көненә якынча 40 баш сыер савам. Күптән түгел фермага сөт үткәргеч үткәрделәр һәм бу хезмәт шартларын сизелерлек яхшыртты. Хезмәт хакы зур булмаса да, кечкенә генә пенсиягә менә дигән өстәмә әле ул.
- Шушы яшьтә кешеләрнең “рәхмәт“ өчен генә эшкә бармавы аңлашыла инде. Тик шулай да, Нина Григорьевна, әйтегез әле, район башлыгыннан яхшы сүз ишетүе күңелле булдымы?
- Әлбәттә, шулай. Быел мине икенче тапкыр бүләклиләр инде. Беренчесе Сабан туенда иде. Колхозда эшләгәндә колхоз рәисе Анатолий Холин да бүләкләр һәм премияләр тапшырды. Минемчә, безгә - сыер савучыларга район җитәкчелеге җитәрлек игътибар бирә, чөнки хезмәт җиңелләрдән түгел. Шуңа күрә, яхшы хезмәт хакы һәм коллективта яхшы мөнәсәбәт кенә яшьләрне фермага эшкә җәлеп итә алачак. Ә әлегә эшсез булган яшьләр фермага барыргамы яки өйдә утырыргамы дип уйланып утырганда, Ходай үземә көч биргәндә, мин эшлим әле.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев