Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хөкем ителүчедән 50 мең сумнан артык түләттерелгән

Яңа Чишмә районы прокуроры дәгъвасы буенча хөкем ителүчедән зыян күрүченең (җинаятьтән) дәвалануына тотылган акча түләттерелгән.


Яңа Чишмә районы прокуроры дәгъвасы буенча РФ ҖКның 264 маддәсе 1 өлеше буенча хөкем ителгән кешедән кылган җинаяте белән китергән зыяны өчен акча түләттерелгән.
Зыян күрүчегә бюджет акчалары хисабына дәвалануга 51754 сум 52 тиен акча тотылган. Аның кулбаш сөяге сынган (урыныннан күчеп), Яңа Чишмә район үзәк хастаханәсендә дәвалануда булган.
Аңлы рәвештә гражданнарның җинаятьчел гамәлләреннән зыян күрүчеләрнең стационар дәвалануга тотылган акчалары закон буенча шушы җинаятьләр өчен хөкем ителгән шәхесләрдән дәүләт хисабына түләттерү каралганга күрә, район прокуроры Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминиятенең Территориаль фонды мәнфәгатьләрендә дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать итте.
Яңа Чишмә район суды җинаятьтән зыян күрүчегә дәвалау учреждениесеннән киткән чыгымнарны хөкем ителүчедән түләттерү турында прокурорның дәгъва таләбен канәгатьләндерде.                           Район прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев