Кичә, 10 февральдә, Архангел Бистәсендәге Вознесение Господня чиркәве башлыгы Георгий атакайга 80 яшь тулган
Яңа Чишмә районында яшәүчеләр, үзләре өчен беренче рухи остаз булган Георгий атакайга җылы котлауларын юллыйлар һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәләр.
Чиркәү мәхәлләсе кешеләре Георгий атакай хакында менә ниләр сөйлиләр:
«Акыллы остаз буларак, ул һәр нәрсәгә өйрәтә һәм ярдәм итә. Һәм юбилей көнендә дә әлеге акыллы кешегә: «Мәхәлләгә килүчеләрне хөрмәт итүегез һәм акыллы киңәшләрегез өчен рәхмәт сезгә, Ходай сезне ярдәменнән ташламасын!»
Кыскача белешмә.
Ямаш мәктәбенең чыгарылыш укучысы (1959 елда) Юрий Николаевич Кузьминов Лениногорск техник училищесын уңышлы тәмамлый. Бер ел төзелештә эшләгәч КИСИга укырга керә. Әмма аны армиягә алалар, анда ул 3 ел авиамеханик булып хезмәт итә (Красноярск крае, Казахстан). Демобилизациядән соң Юрий институтта укуын дәвам итә. 1969 елда укуны тәмамлап диплом алгач, Түбән Кама шәһәр төзелешендә мастер-прораб вазыйфасында эшли һәм шул ук елны гаилә кора.
Зур төзелештә мастер вазыйфасыннан алып баш инженерга кадәр күтәрелү, фатир алу, ике улының тууы - Юрий Николаевичка балачактан үк әнисеннән өйрәнгән дин кагыйдәләрен үтәргә комачауламаган һәм инде 50 яшендә ул ныклап торып дин юлына баса. 1995 елда Түбән Камадагы Покров храмында дьякон , ә аннары священник була. Шушы елларда Архангел Бистәсендә Вознесение Господня чиркәве торгызыла, протоиерей Георгий аның настоятеле итеп билгеләнә. Георгий атакай тулысынча ремонтланмаган чиркәү бинасында беренче көннәрдән үк диярлек барлык дини йолаларны да үткәрә башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев