Ерыклы авылы (гадәттәге Зирекле) Кичү елгасы янында урнашкан. Авылга 1730 елда нигез салынган һәм баштагы исеме Кичү - Адамча, Ерыклы тожъ булган. Яңа - Ерыклы дигән исемне авыл 1900 елда алган. Бүгенгесе көндә Хамидә апа Фәйзырова авылның иң өлкән кешесе булып тора. Ул 1922 елда туган. Зирекле АҖ-ның мәйданы 4155 га тәшкил итә. Районда иң күп урманнар аның территориясендә урнашкан.
Белешмә (2016 елның октябренә)
Йортлар саны - 278
Халкы - 745 кеше
Бөек Ватан сугышы
ветераннары - 1 (аларга тиңләштерелгән - Мансур Габбасов,
1932 елда туган)
Пенсионерлар - 230
Эшкә яраклылар - 300
18 яшькәчә балалар - 120
18 гасырда Кичү - Адамча, Ерыклы тожъ авылында яшәүчеләр (403 ир-ат һәм 383 хатын-кыз) нигездә иген игү, шулай ук 70 төрдән артык кәсеп белән шөгыльләнгәннәр. 776 экспонат - хәзерге зиреклеләрнең ата-бабалары куллары белән ясалган йорт кирәк-яраклары шуның ачык дәлиле булып тора. Бүгенгесе көндә бу әйберләрне Зирекле музеенда күрергә, тотып карарга мөмкин, алар тарихи әһәмияткә ия. Музей үзе районыбызның истәлекле урыны һәм горурлыгы булып тора. Болар бар да крайны өйрәнү энтузиасты, халык истәлекләрен саклаучы, 30 ел буена зур көч куйган Мидхәт Гариф улы Газыймовның хезмәт җимеше. Авыл музее мәктәп музее базасында үсеш алган һәм бүген ул милли мәдәният үзәге, районыбыздагы яшь буынны тәрбияләү урыны булып тора. Зирекледәге 20 гасыр башларындагы архитектура һәйкәлләре зур әһәмияткә ия. Бу 1905 елда төзелгән һәм эшләп торучы таш мәчет һәм 1909 елда Инеш елгасы аша төзелгән таш күпер.
Хәзерге заманда авыл ничек яши?
1931 елда Зирекледә "Янга Тормыш" колхозы төзелгән, бу исемне авыл картлары яхшы хәтерли, чөнки ул 1958 елда гына "Дуслык" колхозы, ә 5 ел үткәч "Кичуй" колхозы дип аталган. Кичуйда 7,5 мең гектардан артык файдалану җирләре исәпләнгән, МЭТ - 1800 баш, сарыклар - 2500, дуңгызлар - 2000, тавыклар - 2500 баш. Бүгенгесе көндә Зирекле халкының яртысын тәшкил иткән, ул чорларда шушы колхозда эшләгән хатын-кызлар үткәннәрне җылы итеп искә алалар. Мисал өчен, быелгысы елның 12 октябрендә очрашуга җыелган элеккеге сыер савучылар авыр хезмәт, дус һәм күңелле эшләүләре турында да сөйләделәр, куйган хезмәтләре беренче чиратта авылның муллыгы өчен булуы, ә менә аннан соң үзләре, үз иминлекләре өчен эшләгәннәрен искә алдылар. Ул вакытларда колхоз эре авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе булган, анда 350 гә якын кеше эшләгән. Ә хәзер авыл хуҗалыгында эшкә яраклы 300 кешедән нибары 30 га якыны гына эшли. Калганнары үзләренә эшне икътисадның башка тармакларында, бюджет, бизнес өлкәсендә тапкан.
- Һәм бу яхшы да, - дип сөйли АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов, - яшьләр, туган авылларыннан китмичә, үзләре теләгән эшне табалар.
Әгәр дә инде авыл тарихына әйләнеп кайтсак, авыл оешканнан бирле халык саны елдан-ел арта барган һәм 1970 елда Зирекледә яшәүчеләр саны 1808 кеше тәшкил иткән. 1970 нче елдан халык саны кимүгә киткән. Яшьләр генә түгел, гаиләле кешеләр дә төзелә торган шәһәрләргә - Түбән Камага, Яр Чаллыга күчеп киткән. Чөнки авылда, колхоздан башка, барыр урын да булмый. 20 ел эчендә Зирекледә яшәүчеләр саны ике тапкырга кимегән, авыл картайган. Хәзер исә үз бизнесыңны, үз эшеңне булдыру өчен шартлар бар. Һәм күпләр моннан файдалана да. Бүгенгесе көндә авылда шәхси пилорама, КФХ, ШЯХ, ИЭ бар. Нефть компанияләрендә эшләү мөмкинлеге бар: 70 тән артык кеше анда эшли.
Дин һәм без
Ул елларда халыкның Зирекледән күчеп китүе авылдагы юлсызлык, төнге вакытларда урамнардагы караңгылык, шулай ук дини йолаларны үтәү (үткәрү) өчен урын булмау белән дә аңлатыла.
Зирекледәге агач бина 1858 елда ук төзелгән булган, ә 1906 елда таш мәчет төзелгән һәм ачылган. 1930 елга кадәр зиреклеләр анда намаз укыган. 1931 елда мәчетнең манарасын кискәннәр һәм 60 ел буена диярлек бу тарихи бина авыл халкына клуб һәм китапханә буларак хезмәт иткән. Ә яңа клуб төзегәч, авыл картлары әйтмешли, "бинаны халыкка кире кайтаралар".
- Хәзер монда җомга намазына 50гә якын кеше җыела, - дип сөйли мәчет имамы Ильяс хәзрәт Сөләйманов. - Без җирдә тынычлык һәм иминлек булсын дип дога кылабыз һәм бу бүген бик актуаль. Һәрвакытта да мәчеткә килүчеләргә туганнары белән араны өзмәүләрен һәм бакыйлыкка күчкән ата-аналарын онытмауларын искәртеп торам.
- Бу көннәрдә мәчет бинасы реставрацияләнә, аның янында ашханә төзелде, тагын берсе төзелә - хатын-кызлар өчен, - дип сөйли АҖ башлыгы.
Халыкка хезмәт күрсәтү
- Участок хастаханәсенең тарихы (шәхси йортта) Зирекледә 1951 елдан башлана, ә 1968 елда колхоз акчасына кирпечтән зур бина - участок хастаханәсе төзелә. Анда бала тудыру һәм терапия бүлекләре була, стационар 35-50 урынга (койка) исәпләнгән. Хастаханә ул чакларда да һәм бүген дә абруйлы санала, тик хәзер анда көндезге стационарда нибары 7 койка гына калган, ә бала тудыру өчен хәзер хатын-кызлар шәһәрләргә бара.
Башка шәһәрләр һәм районнар белән элемтә Зирекледә күптән булган. Почта элемтәсе тарихы 1870 еллардан башланган: анда әйтелгәнчә, Кичү - Адамча, Ерыклы тожъ почта трактындагы станцияләрнең берсе була. Хәзер почта элемтәсе бүлекчәләрендә өч хат ташучы эшли, алар 300дән артык йортка хезмәт күрсәтә: һәр йортка диярлек төрледән - төрле корреспонденцияләр килә. Дөрес, массакүләм - мәгълүмат чараларына язылучылар нибары 140 хуҗалык кына. Шулай ук элемтә бүлекчәсендә коммуналь хезмәтләргә түләүләрне, посылкалар, бандерольләр кабул итәләр, көндәлек кирәк-ярак товарлары да саталар.
Иң яхшысы - балаларга
Зиреклеләр һәрвакыт белемгә омтылган: 1906 елга кадәр авылда бераз русча һәм гарәпчә укый алган 10нан артык кеше булган. Шул ук елны яңа мулла Сираҗетдинов Камалетдин мәчет каршында мәктәп ача һәм 24 малай һәм 18 кызны грамотага өйрәтә башлый.
Заманча мәктәп бинасы быел үзенең 50 еллыгын билгеләп үткән. Шушы еллар дәверендә мәктәпне (урта белем белән) 1919 кеше тәмамлаган. Байтак еллар дәвамында ул район мәктәпләре арасында иң яхшыларның берсе булып санала, тәҗрибәле, югары белемле, интеллигент укытучылары белән дан казана. Бүген Зирекле лицеенда 73 укучы укый, шуларның 8се - чыгарылыш сыйныф укучылары. Ә менә киләсе елга беренче сыйныфка нибары 5 бала гына барачак. "Йолдыз" балалар бакчасында (быел аңа капиталь ремонт ясалган) 2 яшьтән 7 яшькәчә нибары 18 бала тәрбияләнә. Бакчага барырга әле иртәрәк булган (2 яшькә кадәрге) балалар өчәү генә.Зирекленең иң яшь кешесенә - Шакировлар гаиләсендә өченче бала булган Мостафага быел декабрь аенда 1 яшь тула.
- Тик иң кечесе булырга күп калмады инде, октябрь аенда ук тагын бер зирекле туарга тора, декабрь-гыйнвар айларында тагын бер сабый дөньяга киләчәк, - диде безгә җирле хастаханә акушеркасы Гөлгенә Сәлимханова.
Зиреклеләр иң әйбәт нәрсәләрне балаларга бирәләр, ә балалар өчен иң әйбәте - бу белем һәм осталык. Шуның өчен дә авылда төрле түгәрәкләр, секцияләр, башка дәресләр эшли, алар мәктәптә, "Аҗаган" яшүсмерләр клубында, китапханәдә, авыл мәдәният йортында, музейда оештырыла. Зиреклеләр укырга яраталар: авыл китапханәсендә бүгенгесе көндә 650 абонент исәпләнә.
- Иң актив китап укучыбыз - Мәүлет Вәлиев, - дип сөйли китапханә мөдире Кадрия Низамиева, - ул китап алырга еш килә, пенсиягә чыккач бигрәк тә. Иң кечкенә китап укучыларыбыз - бакча балалары. Кечкенә балалар өчен китап кайтса, мин үзем балалар бакчасына алып барам, анда бергәләп укулар оештырабыз. Ә аннан балалар китапларны өйләренә сорыйлар.
Мәдәният йортындагы эшләр гел теләгәнчә генә бармый: әлегә биредә даими директор юк, яшьләр белән шөгыльләнү өчен укытучылар бу миссияне үз өсләренә алганнар, сәнгать җитәкчесе белән бергәләп алар бәйрәм чаралары, дискотекалар, театр түгәрәге алып баралар.
Өлкәнрәкләр исә 1970 - 1999 елларда мәдәният йортының тулы куәтенә эшләвен сагынып искә алалар, гаиләле кешеләр балаларын әби-бабайларга калдырып клубка репетициягә, концерт-спектакльләргә ашыккан, күрше авылларга концертлар белән чыкканнар. Бик күңелле яшәгәннәр.
Мәктәптән тыш балаларны бар яклап үстерү үзәге булып "Аҗаган" яшүсмерләр клубы тора, аны үз эшенең фанаты Гөлшат Габетдинова җитәкли. Яшәләр белән эшләүнең нәтиҗәсе дә күз алдында - КДН-да исәптә торучылар арасында Зирекле яшьләре юк.
Әйбәтрәк яши башлаганнар
Халык уңай шартларда яшәсен өчен авыл җирлеге башкарма комитеты төрле республика программаларына төзекләндерү буенча зур эш алып бара. Һәйкәлләр, зиратлар яңартыла, чишмәләр тазартыла, күперләр ремонтлана, авыл эчендәге юллар вак таш белән ныгытыла (1,5 чакрымына асфальт та түшәлгән), урамнар яктыртыла - бүгенгесе көнгә 100 дән артык яктырткыч урнаштырылган һ.б. эшләр башкарыла. Авыл халкы бу эшләрдә үзе актив катнаша - матди һәм физик ярдәм күрсәтә. Үзара салым акчасы җыюга да уңай карашта: соңгы өч елда 740 мең 600 сум акча җыйганнар.
Буш җирләр калмый да диярлек, буш йортлар да азаеп бара. Халык төп эшеннән тыш шәхси ярдәмче хуҗалык тоту белән мәшгуль: МЭТ, сарыклар, кош-корт асрый. Дөрес, бар да сыер асрамый. Аның каравы техника байтак - 200 берәмлек чамасы.
2016 елның октябрь аена белешмә
Шәхси секторда маллар саны:
МЭТ - 372 баш
Шул исәптән сыерлар - 123 баш
Сарыклар - 620 баш
Атлар - 2 баш
Кәҗәләр - 26 баш
Кош-корт - 3200 баш
Авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитетының тамырлары 1918 елларга барып тоташа һәм алар төрлечә атала. Зирекле авыл Советының беренче рәисе Нурхамәт Садыйков була. Хәзерге АҖ башлыгы - Җәлил Гайфетдинов (1918 нче елдан алып санасаң ул 37нче рәис). Ул якын киләчәктә авылны үстерү планнары белән уртаклашты.
- Бездә өч чишмә бар һәм алар төзекләндерелгән. Суүткәргеч буйлап йортларга чишмә суы бирүне планлаштырабыз. Тагын авылның үз икмәк пешерү урыны булуын телибез. Иң зур хыялыбыз: яшьләр авылда күбрәк калсын һәм өйләрендә яшәп, эшкә йөрсеннәр өчен барын да эшлисе, авылны үзгәртәсе иде, - ди ул.
Лариса Федорова
Материаллар җыйганда ярдәм иткәне өчен музей директоры Мидхәт ага Газыймовка рәхмәтлебез.
Зирекледә көз
Ильяс хәзрәт авыл кешесен һәрвакыт тыңларга әзер
Зиреклеләр актив халык
Нет комментариев