Киленбикәләр осталыкларын күрсәтте
Чаллы Башы АМЙ директоры Илсөяр Дәүләтшина җитәкчелек итүче “Ак калфак“ татар хатын-кызлары район иҗтимагый оешмасы актив җәмәгать эшчәнлеге алып бара. Аның филиаллары барлык авылларда да булдырылган, үз вакытында төрледән-төрле мәдәни һәм кызыклы чаралар үткәрелә.
Чираттагы шундый кызыклы чара - “Киленбикә – 2018“ конкурсы Акбүре АМЙ да узды, анда районнан алты яшь киленбикә катнашты. Алар конкурс-викториналарда, бала карау-тәрбияләүдә, татар халык ашларын әзерләүдә һ.б. үз осталыкларын күрсәттеләр.
Чараны алып баручылар - “Ак калфак“ оешмасы җирле бүлекчәсе җитәкчесе, авыл Мәдәният йорты директоры Галия Миншина һәм АМЙ сәнгать җитәкчесе Гөлия Вәлиуллиналар бик яхшы сценарий әзерләгән һәм чара матур узды. Конкурс җирле артистлар Марселия Ильясова, Рифкат һәм Мөнәвәрә Нуриевлар, Галия Нуриева, Рәмис Шәйдуллин, Гөлзидә Җәләлетдиновалар башкаруындагы җыр һәм биюләр белән үрелеп барды, баянда Галимҗан Юсупов уйнады.
Илсөяр Дәүләтшина җитәкчелегендәге компетентлы жюри киленбикәләр чыгышын бәяләде.
Биремнәр байтак иде – бу “Таныш булыйк“, “Татар хатыны нинди булырга тиеш“ - милли кием, өй эше итеп бирелгән – татар халык ашлары әзерләү, бишек җыры һәм бишектәге баланы кулга алып матур сүзләр әйтеп йоклату, концерт номеры (җыр яки бию), викторина, яулык бәйләү, матур итеп бәлеш тышы ясау турындагы бәйгеләр.
Конкурста катнашучыларның барысы да биремнәрне бик яхшы үтәде, тамашачылар аларның чыгышларын көчле алкышларга күмделәр. Кайбер киленбикәләрнең балалары белән чыгыш ясавы ямь өстенә ямь булды.
Конкурс шартлары буенча 6 номинация иде һәм чыгыш ясаучы 6 киленбикәнең барысы да кайсысында булса да җиңү яулады. “Иң яшь киленбикә“ номинациясендә Зирекле авылыннан Мөнирә Шакирова җиңде, “Иң шаян киленбикә“ - Шахмайдан Наилә Баһауетдинова, “Иң сөйкемле киленбикә“ Тубылгы Таудан Эльвира Әбүнәгыймова, “Иң уңган киленбикә“ - Акбүредән Ризидә Насыйрова, “Иң сәләтле киленбикә“ - Әдәмсәдән Лилия Борисова, “ Иң тәҗрибәле киленбикә“ - Чаллы Башыннан Гөлназ Исмәгыйлова.
“Ак калфак“ иҗтимагый оешмасыннан конкурста катнашучыларның барысына да Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, бәйрәм бергәләп чәй эчү белән төгәлләнде.
Азат Мусин.
Илсөяр Дәүләтшина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев