Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Клара Лосева: “Игелек җирдә ятмас“

Май башында Лосева Клара Федоровна 90 яшь тулуны - юбилеен билгеләп үткән. Ул 1927 елның 3 маенда Чистайда туган. 4 яшендә әнисез калган. Өйдә пәйда булган үги әнине кызчык шунда ук үз иткән, үги әнисе дә аңа карата миһербан - шәфкатьле булган, үзенең кызы тугач та Кларага карата булган мөнәсәбәтен...

Паршиннар Яңа Чишмә районына партия юлламасы буенча киләләр. Клараның әтисе - Федор Паршин, югары партия вазыйфасында булса да, христиан дине кануннары буенча яши, балаларын да шул рухта тәрбияли. Клара укуын тәмамлаганнан соң район башкарма комитетында бухгалтер булып эшли. Район бетерелгәч, ул эшкә РҮХ-нә күчә, Клара Федоровна яраткан эшен зур җаваплылык тоеп башкара. Аның тырышлыгын җитәкчелек тә күрми калмый. Күп санлы бүләкләре арасында Клара Лосеваның "Күпьеллык хезмәтләре өчен", "Бөек Ватан сугышы елларындагы хезмәтләре өчен" медальләре дә бар.
Ул "3 дәрәҗә ана даны" һәм "2 дәрәҗә ана даны" орденнары иясе. Клара Федоровна шушы 2 орденны 1967 елны ала. Ул елны аның игезәк балалары Сергей белән Антонина туа. Күп балалы ана балаларын фән кушканча тәрбияли, "Гаилә һәм мәктәп" журналы өстәленнән төшми, ул балалары үсеп беткәнче шул журналны алдыра. Лосевларның 8 баласының тормыш девизы - гаделлек һәм хезмәт сөючәнлек - әниләре дә гомер буена аларны шуңа өйрәтә.
Ишле гаилә булса да, Лосевлар беркайчан мохтаҗлык кичермәгән, әти-әни ярдәмче хуҗалык тоткан: бакча, терлек-туар аларны ярлылыктан коткарган. Йорт эшләрен бергәләп башкаралар, иң кечкенәсенә дә эш табыла - өйдәге гөлләргә су сибә - гаиләдә һәр баланың хезмәт тәрбиясе шуннан башлана. Укытучылар балаларыннан бер дә зарланмаган: һәрберсе әйбәт укырга тырышкан. Мәктәптән соң һәрберсе махсус техник белем алган. Олылары Владимир белән Александрга ата-анасы булышса, Николай белән Михаилга укуда инде абыйлары булышкан, ә алар үз чиратында Иван белән Сергейга ярдәм иткән. Ә югары белемне теләүчеләре үзләре алган. Егетләр бар да Армиядә хезмәт иткәннәр.
- Бездә танкчылар да, очучылар да, чик сакчылары да, диңгезчеләр, элемтәчеләр дә бар, - дип сөйли бәхетле ана, - һәр улыма карата командирларыннан Рәхмәт хатлары алдым. Әйтергә кирәк, Клара Федоровна солдатларга карата уңай карашта булганнары өчен рәхмәт белдереп үзе дә командирларга хатлар язган. Аның яхшы сүзләреннән соң командирларының тагы да яхшырак булуларын белгәндер, мөгаен.
Ана үзенең кызлары белән дә горурлана:
- Татьяна белән Антонина да эш сөючән, намуслы булып үстеләр. Икесе дә балаларын тәрбияләп үстерделәр, оныклары бар. Хәзер минем 18 оныгым (егетләрнең барысы да армиядә намуслы хезмәт иткәннәр) һәм 7 оныкчыгым бар.
Юбилей көнендә әниләре һәм әбиләре янына барлык туганнары кайткан, тик яраткан һәм кадерле әтиләре, ире Михаил Степанович кына булмаган. М.С. Лосев 7 ел хезмәт иткәннән соң, сугыштан сау-сәламәт әйләнеп кайткан, 1950 елдан "Сельхозхими я"дә шофер булып эшләгән, ә 1978 елда ул эштә бәхетсезлек очрагы чыгып һәлак булган. Аның турындагы якты истәлекләр балалары, оныклары һәм авылдашлары йөрәкләрендә мәңге сакланыр.
Клара Федорона Лосеваның яңа ветеран йорты ишеге юбилей көнендә бик сирәк ябык торды. Анда район башлыгы Вячеслав Козлов, Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Иванов, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Наталья Гурьева, җирле газета хәбәрчесе, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, укучылар да кунак булдылар. Һәр кунак бүләк һәм котлаулар белән бергә юбилярга рәхмәт сүзләре дә әйтте.
Лариса Федорова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев