Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Клавдия Смирнова: «Әгәр гармун булса, юбилейда җырлыйм!»

10 декабрьдә Яңа Чишмә авылында яшәүче Клавдия Ивановна Смирновага 95 яшь тула.

Язмабыз герое үзенең юбилеен күтәренке рухта каршы алырга җыена. 
- Әлегә акчаны да үзем саныйм, кемгә күпме бүлеп бирәсен дә үзем хәл итәм, - ди ул. - Барысына да булышырга кирәк бит: оныгыма - уку өчен, башкаларын да онытырга ярамый. 
Тик, дөрес, аяклары авырта һәм начар йөри: өй эчендә таякка таянып яки «ходунки» белән. Элек аны еш кына урамда очратырга мөмкин булган, аралашучан Клава түти беркайчан да өйдә генә утыра торган кеше булмаган, ләкин хәзер - өйдә генә. 


- Кайчагында аяклар түзә алмаслык булып авырта, - дип зарлана әби, - өстәвенә, кан басымы да борчый. Ләкин гипертониядән мин миләш вареньесын ашыйм. Инде ничәнче банка... йә үзем генә, йә Вера яки Татьяна белән. Миләш бик булыша, - ди. 
Иң күңеллесе дус кызы, күршесе Татьяна Грязнова, Чистайга кызы янына китмәсә, аның янына көн саен керә. Бу юлы да керде, шаяртып кына әбине сәламләде. Клавдия Ивановна аның белән аралашырга бик тә ярата икән. 
– Озак керми торсам, Клава түти таяк белән идәнгә шакылдата башлый - бу «Нигә кермисең? Көтәм» дигәнне аңлата инде, - дип көлә Татьяна. Дус кызлары, туганнары һәм яхшы кешеләр өчен әбинең ишеге һәрвакыт ачык. Әле бер көн элек кенә биш кеше килгән: кызы Наташа, аның дусты Вера һәм Клавдия Ивановнаның дуслары - Маруся Башурова, Татьяна һәм Вера. Өске катта яшәүче күршесе хастаханә табибы Нурия Билалова да Клавдия Ивановнага ниндидер күчтәнәчләр бирә яки дәвалану буенча сораулары булса, аны үзендә кабул итә. Кызы еш кына тәмлерәк нәрсә пешерә дә әнисенә алып килә. 
Социаль хезмәткәр Вера исә көн саен килә: фатирны җыештыра, ашарга әзерли, ваннада юындыра, кан басымын үлчәп, кирәкле таблетканы бирә, кайчагында азык-төлекләр сатып алып кайта. - Барысы да бик яхшы, - ди Клавдия Ивановна. Социаль хезмәткәр хезмәтеннән ул сентябрь аеннан бирле файдалана (кызы Наташаның аягы сынгач). 


Клавдия түтинең заманча уңайлы фатирында чисталык һәм тәртип хөкем сөрә. 90 яшендә чакта да өен үзе җыештырган. Вера сөйләгәнчә, Клавдия Ивановна чисталык яратучы кеше, аның беркайда да тузан бөртеге юк, бернәрсә дә аунап ятмый, һәр әйбернең үз урыны бар. 


Аның балачагы һәм яшьлеге Рус Чабаксарында узган. Әтисе колхозда атлар караган, шуңа күрә Клава балачактан ук атлар белән бик ансат идарә иткән. 1943 елда ФЗОда укып, 4 ел Казанда хәрби заводта эшләгән. Кайткач, бер сезон сыерлар сауган, ә 1950 елда гаилә Яңа Чишмәгә күченә. Хезмәт елының күп өлеше «ветлечебница» белән бәйле, анда озак еллар санитарка, техничка булып эшләгән. Намуслы хезмәте өчен «Коммунистик хезмәт ударнигы» значогы белән бүләкләнгән. 50-60 нчы һәм район яңадан торгызылгач - 80 нче елларда район башкарма комитеты бинасында параллель рәвештә идән дә юган, кыскасы, 70 яшенә кадәр эшләгән.  
- 5 яшьлек кызым белән бик яшьли тол калдым, - дип искә ала Клавдия Ивановна. - Өлкән улым Владимир ул вакытта зур иде инде, еракта яшәде. Кызымны үзем үстердем, 50 елдан бирле ялгыз. 
Клавдия Ивановна-ның 6 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар. 
Туганнары аның юбилеена, һичшиксез, җыелачаклар икән, әби инде аларга шалтырата да башлаган. Владимир хатыны белән Башкортстаннан кайтачак. Чистайдан да килергә тиешләр. 
- Әни, табын әзерләү турында борчылма, барысын да үзебез эшләячәкбез диләр миңа, - ди әби. - Элекке эштә мине онытмыйлар. Өлкәннәр көненә, инвалидлар көненә, һөнәри бәйрәмгә алдан ук бүләкләр алып киләләр. Ветлечебница начальнигы үзе килә, - ди Клавдия Ивановна. 
Күптәнге дус кызлары да онытмыйлар. Ике ел элек ресторанда Ольга Мельникованың 90 яшьлек юбилеенда булган. Дус кызының улы Алексей Клавдия Ивановнаны автомобильгә утыртып алып килгән. Элек бер-берсенә кунакка йөргәннәр, Клава түти һәрчак гармунга кушылып бик матур җырлый икән. Ул такмаклар җырларга ярата, район конкурсларында да катнашкан, дипломнар белән бүләкләнгән. 
Дуслар әле дә элемтәдә торалар. Ольга Алексеевна аңа күчтәнәч итеп Алексей аша кәҗә сөте, миләш, камыр ризыклары һ.б. биреп җибәрә. 
- Каты авырап китсәм, нинди дә булса проблеманы хәл итәргә кирәк икән, Лешага шалтыратам, - ди Клавдия Ивановна. - Аңа карчыкларча бераз зарланып алам. Ул үзе дә шалтырата, хәлемне, сәламәтлекне сораша. 
Клавдия Ивановна үзе яраткан «ДНК» телетапшыруын, сирәк кенә булса да сериаллар карый. Район газетасын һәм башка газеталарны түләүсез ала, аның өчен кемдер яздыра, ди. (ред. искәрмәсе. Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов 40 тыл хезмәткәренә «ЯЧХ»гә бушлай язылуны рәсмиләштерде). Әби бик канәгать, рәхәтләнеп укый, ә аның күзлек дигәне гомердә дә булмаган. 
- Димәк, сез шушы яшьтә дә күңел төшенкелегенә бирелмисез? 
- Ә нигә? Аннан гына яшәү көчең артмаячак. 
Клавдия Ивановна район хакимиятеннән дә үзен котларга килүләрен белде. Ул район башлыгы Вячеслав Михайловичны күрергә тели. Ник дисәң дә, Клавдия Ивановна башкарма комитетта гади, әмма бик җаваплы вазыйфада күп еллар хезмәт куйган, бит. 
- Ә юбилейда такмаклар җырларсызмы? 
- Гармун булса, нигә җырламаска? Җырлыйм, әлбәттә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев