Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Көчсезләр һөнәре түгел

Автомобильчеләр көне уңаеннан – Сөт заводы машина йөртүчеләре турында

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә куллары белән миллионлаган рульләрне әйләндерүчеләрне – автомобильчеләрне хөрмәтлиләр. Бу –тормышларының зур өлеше юллар белән бәйле булган, ә транспорт чарасының ышанычлылыгы – һөнәри намус мәсьәләсенә әверелгән кешеләрнең бәйрәме. Бу көн алдыннан без Яңа Чишмә сөт заводы гаражына кереп, предприятиенең өзлексез эшләвен тәэмин итүчеләр турында сөйлибез.

«Автотранспорт йөртүче –көчсезләр һөнәре түгел, – дип ышана предприятие автомеханигы Линар Мусин. – Үткен күз, яхшы фикерләү һәм тиз реакция – менә безнең юл сикәлтәләрендә төп юлдашлар».

Линар сүзләренә караганда, завод коллективында биш машина йөртүче эшли: Сергей Добрынин, Николай Симонов, бертуган Сергей һәм Александр Степановлар һәм Фәнис Җиһаншин. Барысы да – зур тәҗрибәле профессионаллар.

«Алар техникаларына бик җаваплы карыйлар, үзләре профилактика һәм вак ремонт үткәрәләр, машиналарның төзелешен җиңел аңлыйлар һәм аларны идеаль чисталыкта тоталар, – дип хөрмәт белән билгеләп үтә автомеханик. – Машина йөртүчеләр еш очраша торган гаражда һәрвакыт үзара ярдәмләшү һәм уңай кәеф хөкем сөрә».

 

Николай Симонов: 40 ел руль артында

 Автомобильчеләр көне уңаеннан – Сөт заводы машина йөртүчеләре турында

Николай Симонов – 40 елдан артык стажы булган машина йөртүче. Бүген ул завод хезмәткәрләрен эшкә һәм кире өйгә илтүче вахта автобусы руле артында. Хезмәттәшләре аны сабыр һәм ихтирамлы машина йөртүче буларак сыйфатлый.

Үз юлын ул район газетасы редакциясендә башлый. «4 ел иҗат кешеләре белән эшләдем, бик кызык булды, аннары мине район масштабындагы җитәкче Макаров үзенә йөртүче итеп тартты», – дип искә ала Николай. - Ул башка районга күчкәч, редакциядә машина йөртүче урыны инде буш түгел иде, һәм мин Авыл хуҗалыгы химиясе оешмасына йөк машинасына эшкә киттем, нигездә Кәләйдән ашлама ташый идек, аннары кырларга чыгара идек. Бу эш миңа ошады, физик яктан ул катлаулырак булса да, аның каравы мин үземне вакыт һәм пространствода ирекле кеше итеп хис иттем.

Предприятие таратылганнан соң, мин пенсиягә кадәр гадәттән тыш хәлләр министрлыгында машина йөртүче булып эшләдем. Бүген рәхәтләнеп автобусчы булып эшлим, автобус пассажирлары өчен җаваплылыкны аңлыйм», - дип уртаклаша руль ветераны.

 

Сергей Степанов: җитди карашлы шук кеше

 Автомобильчеләр көне уңаеннан – Сөт заводы машина йөртүчеләре турында

Сергей Степанов – вахта автобусының алмаш йөртүчесе һәм үзенең иптәшенең капма-каршысы: шаян, тел остасы. Әмма бу аңа җаваплы һәм дисциплиналы профессионал булырга бер дә комачауламый.

Руль артында ул балачактан ук дип әйтергә була. «Петропавел Бистәсе мәктәбенең бишенче сыйныфында укыганда ук әтигә сыер савучыларны эшкә алып барырга булыша идем, – дип елмаеп сөйли Сергей. - Әти, әлбәттә, янәшәдә утыра иде».  Шофер һөнәренә, техника төзелешен өйрәнүгә мәхәббәте кечкенәдән үк әнә шулай тәрбияләнгән. 

1988 елда ул ДОСААФ мәктәбендә машина йөртү таныклыгы ала. Армия хезмәтен автобус руле артында үтә, ә армиядән соң Куйбышев исемендәге колхозда атаклы «ГАЗ-52», «ГАЗ-53» һәм «ЗИЛ-130»да эшли. Сигез елга якын сөт заводында эшли, КамАЗда мичкә белән фермадан сөт ташый. Районда автобус станциясе ачылгач, аны рейс автобусында эшләргә чакыралар. Ләкин ике ел элек ул янә вахта автобусы йөртүче булып кайткан. Сергей автобусчының эше күпкә җаваплырак дип саный, ләкин аның каравы беркайчан да күңелсез булмый.

 

Александр Степанов: теләсә нинди бурычны үтәячәк

 Автомобильчеләр көне уңаеннан – Сөт заводы машина йөртүчеләре турында

Аның йөк машинасы руле артындагы стажы 1997 елдан исәпләнә, ә һөнәри юлы – чын мәгънәсендә осталык, җаваплылык һәм бер һөнәргә тугрылык тарихы.

Александр үзенең юлын, үз буынының күп кенә машина йөртүчеләре кебек үк, иске КамАЗ руле артында башлый. Армиядә хезмәт иткәннән соң ул колхозда да, «Сельхозхимия» транспорт оешмасында да эшли. Үз гомерендә күп машина йөртүчеләрне күргән беренче йөк машинасы һәрвакыт игътибар таләп итә. Аны әледән-әле ремонтларга туры килә, һәм Александр слесарь да, токарь да, эретеп ябыштыручы да булырга өйрәнә. Техниканы тоя белү нәтиҗәсендә ул үзенең беренче КамАЗының гомерен 7 елга озайта.

Икенче йөк машинасы да яңа булмый, ләкин «мөхтәрәм яшьтәге» техника белән эшләү тәҗрибәсе Александрга аны 12 ел эш хәлендә тотарга мөмкинлек бирә. «Юлларда җитди ватылулар булмады», – дип горурланып билгеләп үтә машина йөртүче. Хәер, аның сүзләренә караганда, вак-төяк хәлләр булгалый инде: «Әле фара янып чыга, әле фара асты эшләми. Әмма мондый хәл һәркем белән булырга мөмкин».

Яңа Чишмә сөт заводына эшкә килгәч, Александр Степанов, ниһаять, яңа КамАЗ – сөт ташу машинасы ала. Хәзер аның бурычы – районның сөт-товар фермаларыннан сөт җыю һәм йөкне эшкәртүгә китерү. Бу эш аерым пунктуальлек һәм югары җаваплылык хисе таләп итә. Сөт ташучы машина йөртүчеләргә тулы матди җаваплылык йөкләнә – транспорт чарасының төзеклеге өчен генә түгел, заводның ахыргы продукциясе бәйле булган ташыла торган йөкнең сакланышы өчен дә.

 

Сергей Добрынин: 30 еллык үсеш баскычы

 Автомобильчеләр көне уңаеннан – Сөт заводы машина йөртүчеләре турында

Сергей Добрынин – көндәлек хезмәте зур җитештерү чылбырында мөһим звено булган күзгә ташланмый торган геройларның берсе. Аның еллар һәм километрлар буе чыныккан профессионализмы – барысы да сәгать кебек эшләвенә гарантия.

Яңа Чишмә сөт заводында ул КамАЗ – сөт ташу машинасында ярты ел гына эшли, ләкин үзен яхшы белгеч һәм ышанычлы хезмәткәр буларак танытып өлгерә. Сергейның җилкәләре артында – 30 ел машина йөртү стажы, аның һәр этабы һөнәри үсеш баскычы була.

Ул үзенең юлын ДОСААФ мәктәбеннән соң ГАЗ-52дә колхозда башлый. Армия хезмәте шулай ук руль артында үтә, катлаулырак һәм заманчарак техниканы үзләштерә. «Демобилизацияләнеп, Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсенә йөк машинасында урнаштым. КамАЗда «Козлов» КФХында озак эшләдем, яхшы исәптә идем, хуҗалык җитәкчесе мине еш бүләкләде», – дип истәлекләре белән уртаклаша Сергей.

Ләкин карьерада авыр борылышлар да була. Гаепле яклар булмаган бер хәлдән соң, Сергейга эштән китәргә һәм шәхси эшмәкәрдә ерак араларга йөрүче булып йөрергә туры килгән. Ләкин монда да аны сынау көтә – хезмәт хакы белән алдыйлар.

«Мин теләсә кайда эшләргә һәм беркемне дә кыен хәлдә калдырмаска әзер, тик техника гына ватылмасын, - ди машина йөртүче. – Ә моның өчен даими рәвештә үз транспортыма вак техник хезмәт күрсәтәм». Бу принцип – йөкләнгән эш һәм машинаның камил торышы өчен җаваплылык – аның өчен төп кагыйдә булып тора.

Бүген Сергей Добрынин үзенең КамАЗында район буенча да, бөтен Татарстан буенча да теләсә нинди рейслар башкара. Җитәкчелекнең аның тәҗрибәсенә һәм намуслылыгына ышанычын аңа өстәмә рәвештә трактор да ышанып тапшырулары да ассызыклый. Өч дистә тормыш юлын руль артында тулы җаваплылык белән узган кеше өчен бу – иң яхшы характеристика.

Бу – төрле, ләкин үз эшенә бертигез бирелгән кешеләр – теләсә нинди предприятиенең чын үзәге. Аларның ышанычлы кулларында – хезмәттәшләренең куркынычсызлыгы һәм җитештерү процессының өзлексезлеге. Бәйрәм белән сезне, кадерле автомобильчеләр! Хезмәтегез, чыдамлыгыгыз һәм осталыгыгыз өчен рәхмәт!

Автомобильчеләр көнендә без сөт заводының шоферларына һәм районның барлык машина йөртүчеләренә чиста асфальт, уңайлы җил һәм һәрвакыт яхшы юлдан өйгә кайтуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев