Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Коенганда сак булыгыз!

Җәй – балалар һәм зурлар ял итү өчен искиткеч шәп вакыт. Җылы көннәрдә сулыкларда  ял итәсе, елгада яки күлдә су коенасы килә. Әмма су объектларында гамьсез кылану,  оештырылмаган һәм контрольсез су коену җитди куркыныч тудыра.

 Сулыкларда балаларның контрольсез булулары аларның сәламәтлегенә һәм гомеренә зыян салырга мөмкин.
Татарстан Республикасында су объектларында балалар  үлеме белән бәйле күңелсез хәлләр дә юк түгел. Мисал өчен, 2018  елның маенда бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә елгаларда 9 кеше баткан, шуның берсе яшь бала. Фаҗигаләрнең төп сәбәбе – балигъ булмаганнарның әти-әниләре каравыннан башка коенулары. 
Катлаулы рельеф булган  тикшерелмәгән су төбе, су температурасының кинәт үзгәрүе, көчле су асты агымы кечерәк яшьтәге балаларга исән калырга өмет калдырмый.
Балалар һәм яшүсмерләр фәкать зурлар озатуында гына су коенырга тиешләр! Зурлар контроленнән башка су коенучы балалар еш кына тән суыну, көзән җыеруны тоя башлыйлар,  бу билгеләр кул-аякларның оешуына  китерә һәм ахыры үлем белән тәмамланырга мөмкин.
Хөрмәтле гражданнар, район прокуратурасы балигъ булмаган яшьтәге балаларның зурлар озатуыннан башка ял итү урыннарында булырга тиеш түгеллеге турында аңлата. Шулай булганда, баланың ата-анасы административ хокук бозулар турында (штраф салынып һәм профилактика органнарында исәпкә алынып) РФ Кодексының “Балигъ булмаганнарның  әти-әниләре һәм башка законлы вәкилләре тарафыннан балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәү“ маддәсенә (5.35) туры китереп җаваплылыкка тартыла.
Исегездә тотыгыз, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү балаларыгыз сәламәтлеген һәм гомерен саклауда ышаныч булып тора.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев