Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Көләч йөзле әбекәй

Чаллы Башы авылыннан Асия Габдулла кызы Нуртдинованы әнә шундый диләр

20 гыйнварда тыл хезмәтчәне Асия Габдулла кызы Нуртдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Күңелең киң булсын

Сугыш башланганда аңа 7 яшь кенә була. Әтисе фронтка киткәндә, әнисе дүрт бала белән кала. Сыерлары булган, бәрәңге утыртканнар, шуңа күрә бик үк ач булмаганнар.
— Беренче кычыткан чыгуга, бөтен авыл халкы аны җыя иде. Бер-ике көн үтүгә анысы да бетә иде, дип искә ала Асия әби.

Сугыш вакытында авылда шундый гадәт булган: утынны экономияләү максатыннан кышын ике-өч күрше гаилә бер йортта яшәгән. Гаиләләрдә әниләр, әбиләр һәм балалар гына, ә ирләре, өлкән уллары һәм абыйлары фронтта бит. Еш кына Асиянең әнисе Хәмдия апаның йорты да күршеләр өчен мондый сыену урыны булган. Өйдә җылы, хәтта сыер да бар. Бергә ашаганнар, идәндә йоклаганнар. 

Мәктәптә укучы Асия колхоз кырларында чүп утаган — кыз туганнары белән әнисенә һәм олы апасына ярдәм итәргә йөргән. Әнисе төрле эшләрне башкарган, ә апасы Накия — дуңгызлар караган. Әтисе сугыштан яраланып кайткан, инвалидлыгы буенча җиңел эшләрдә эшләгән, хуҗалык мөдире була, 1963 елда вафат булган.

7 сыйныфны тәмамлагач, Асия Иваново өлкәсенең Фурманов шәһәренә китә, анда тукыма фабрикасында эшли. Ул вакытта барлык кызлар да авылдан шәһәргә киткәннәр.

Ял көннәрендә кайткач туган авылында Рафик исемле егетне очрата, аны яраткан, аңа кияүгә чыккан һәм бөтенләйгә авылга кайта. Рафикның әтисе фронтта һәлак була, әнисе 1944 елда игезәк балалары тугач авырый һәм үлә. Өлкәннәрдән йортта бары тик сукыр бабай гына калган. Җиде яшьлек Рафикны ике абыйсы белән балалар йортларына билгелиләр, ә сабыйларны Чистай балалар йортына җибәрәләр. Абыйлары үскәч, шәһәрләрдә калалар, ә Рафик бабасы янына авылга кайта, тракторчы булып эшли башлый. Абыйлары соңыннан кече игезәкләрне эзлиләр, ләкин бер яшькәчә булган сабыйларның исән калмаулары ачыклана.

Асия һәм Рафик кечкенә генә булган ата-ана йортында яши башлыйлар, алар йортны төзекләндерәләр, сукыр бабайларын карыйлар (ул 1963 елда вафат була). Гаиләдә дүрт кыз һәм бер малай туа.

Әкияттәге кебек

— Әти-әниебез бик тату яшәделәр. Әти әнине бик ярата иде, ул аны хөрмәт итеп, кадерләп кенә торды, — дип искә ала кызы Гөлфия. — Бөтен авыр эшләрне әти үзе башкарды.
Ул вакытта хезмәт хакы түләнмәгән, кияргә бернәрсә дә юк иде. Шулай итеп, әти махсус рәвештә, акча эшләргә һәм әнигә күлмәк тегәргә крепдешин тукыма алып кайтыр өчен Кама аръягына урман кисәргә йөрде. Әни һәрчак үзенә дә, дүрт кызына да күлмәкләр текте.

Кызлары һәр яңа елда, туган көннәрдә, 8 мартта әтиләре белән әниләренә сюрприз әзерләгәннәрен — үз куллары белән бүләкләр ясаганнарын җылылык белән искә алалар.

— Котлаганда, әти безне аның каршына тезеп куйды һәм чиратлап тәкъдим итте: ә хәзер Гөлнур (соңыннан Гөлфия, Гөлфинур, Рушания, Марат) сиңа үз бүләген тапшырачак, дия иде. Һәм без чыгыш ясадык, әнигә үз һөнәрләребезне, открыткаларыбызны, шигырьләребезне һәм җырларыбызны бүләк иттек. Безнең әти әни өчен күктән йолдыз алыр иде. Без әкияттәге кебек, үзара хөрмәт итүне һәм яратуны тоеп үстек. Әни өчен әти һәрвакыт гаилә башлыгы булды һәм ул аның абруен һәрьяклап хуплады. Әлбәттә, эшкә дә өйрәттеләр — һәрберебезнең үз бурычлары бар иде. Бездән башка хуҗалыкта берничек тә булмый иде, — дип елмая Гөлфия.

Рафик гомере буе механизатор булып эшләгән, Асия колхозда, аннары туган авылының кирпеч заводында төрле эшләрне башкарган. Рафик ага 14 ел элек, 72 яшендә бакыйлыкка күчкән. Асия әби «Хезмәт ветераны» исеменә һәм биш бала тәрбияләгән өчен ана даны медаленә ия.

Көләч йөзле әбекәй

Хәзер ничек яши

Асия әби туган авылында кызы Гөлфия һәм оныгы Самат гаиләсе белән яши. Кызының йортының бер түбәсе астында гаиләнең дүрт буыны гомер итә. Самат нефтьчеләрдә эшли, терлекләр һәм кош-корт асрыйлар, зур бакчалары бар. Хуҗалык эшләрен бергәләп башкаралар. Асия әби ял итә, телевизор карый, биш вакыт намазын калдырмый һәм дини китаплар укый. «Әни ял итәргә лаек», ди Гөлфия. Гаиләдә әбине хөрмәт итәләр, эш эшләтергә тырышмыйлар. Әби өч яшьлек оныкчыгы Азаматны карый — аның өчен бу җан рәхәте, шатлык. Икесе дә бер-берсен яраталар, күп вакытларын бергә үткәрәләр. Хәтта кыска гына вакытка аерылып торсалар да, бер-берсен сагыналар. Чөнки Асия эби — аның төп нянясы, тәрбиячесе, дусты. 

Әбинең барлыгы 9 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Гөлнур, Гөлфия һәм Рушания КамАЗда эшләгәннәр, ә Гөлфинур укуын тәмамлагач — Казанда. Кызганычка каршы, әбинең бердәнбер улы Марат 12 ел элек вафат булган. 

Асия әби сәламәтлегеннән зарланмый. Элеккечә бик җитез. Татар такмакларын һәм яшьлек җырларын җырларга ярата. Үз тормышыннан кызыклы вакыйгаларны искә алып сөйли. 

«Әни белән әти үрнәк булды»

— Әни һәрчак шат күңелле кеше, һәрвакыт елмаеп кына тора, — дип сөйләде безгә кызы Гөлфинур. — Тирә-юньдәгеләр аны «Көләч йөзле әбекәй» диләр. Хастаханәдә ятканда да, барысы белән дә аралашып, сөйләшеп ятты. Безнең әни кешеләрне бик ярата. Таныш булмаганнарга да елмая. Кәефләрен күтәрү өчен аралашырга тырыша. Әни безгә килгәч (кайвакыт каенанам белән бергә дә килә иделәр) иң якын дуслар кебек утыралар. Әнисе аңа яраткан җырларын җырлый, ә каенанам рәхәтләнеп тыңлый. Икесе дә яшь чакларын искә төшерәләр.

Көләч йөзле әбекәй Тулырак: https://novoshishminsk.ru/news/yana-chishme/kolac-iozle-abekai

Көләч йөзле әбекәй

Без төрле шәһәрләрдә яшибез, ләкин бергә җыелгач, әни һәрвакыт барысының да игътибар үзәгендә. 

Көләч йөзле әбекәй Тулырак: https://novoshishminsk.ru/news/yana-chishme/kolac-iozle-abekai

Аның озын гомерле булуының сере — тормышка уңай карашта булуында: ул һәрвакыт елмайган булыр, җырлап һәм рәхмәтле була белеп яши. Әни һәрнәрсәгә җиңел карый, хәлне катлауландырмый. Әти-әниебез безнең өчен мөнәсәбәтләрдә үрнәк булды. Әниемнең әтигә булган мәхәббәте безнең өчен хатын-кызларны кайгырту һәм өйдә уңайлылык булдыру, аны хөрмәт итүне аңлатты. Әгәр дә ниндидер проблема чишелмәсә, ул: «әтиегез ничек әйтер», — дия иде. Әни һәрвакыт гаиләдә иң мөһиме — әтиегез, көчле, җитди, әмма гадел, дип искәртә иде. Ә әти безне болай дип өйрәтте: «Эшләсәң — ялт иттереп эшлә, эшләмәсәң — эшне башлама да». 

Без үскәндәге шушы кагыйдәләр һәм традицияләр ярдәмендә барыбыз да матур гаиләләр кордык, гармонияле мөнәсәбәтләр барлыкка килде. Моның өчен без әти-әниебезгә чиксез рәхмәтле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев