«Композитор Җәүдәт Фәйзигә багышланган хәтер кичәсе»
16 гыйнварда «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында бөек композиторны искә алу кичәсе узган.
Җәүдәт Харис улы Фәйзи (1910-1973) — татар халкы музыкаль мәдәниятенең күренекле вәкилләренең берсе, композитор, РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Ул музыкаль комедия жанрына нигез салучы булып санала.
Чара «Башмагым» дип аталган үлемсез музыкаль комедия фрагментыннан башланган. Кичәне дәвам итеп, филиал җитәкчесе килгән кунакларны Җәүдәт Фәйзинең тормышы һәм иҗаты белән таныштырган, балачактагы хатирәләрен сөйләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев