Комсомол – ул безнең яшьлегебез
ВЛКСМның 100 еллык юбилее алдыннан, ягъни 2018 елның 27 октябрендә, халык иҗаты һәм көнкүреше музее 1948-1991 елларда укыган вакытта Зирекле урта мәктәбенең комсомол оешмасын җитәкләгән секретарьларны очрашуга чакырды.
Андыйлар мәктәп тарихында 35әү иде, чөнки алар бер елга, сирәк кенә 2 уку елына сайлана иделәр.
Кызганыч, аларның җидесе инде мәңгелеккә күчтеләр.
Алар арасында 1948-1950 уку елында комсомол оешмасын җитәкләгән, мәктәпне көмеш медальгә бетергән, соңыннан Әлмәтнең 2 заводын (АТРЗ һәм лампа) җитәкләгән Габдрахманов Фәткулла; Совет Армиясенең кадровый офицеры, майор Нурхәмәтов Әхәт; озак еллар мәктәп китапханәсе мөдире, соңыннан хезмәт укытучысы, тирә-күрше 16 авылдан Зиреклегә килеп урта белем алучы һәм аларның интернатта яшәгән вакытларында тәрбияче булып эшләгән Габбасова Нәсимә апа; Чистай, Яңа Чишмә РОНОсы инспекторы, Яңа Чишмә урта мәктәбе директоры (бүген гимназия) булган Габетдинов Хәлфәт; армия хезмәтендә көчле нурланыш алган һәм шунлыктан иртә вафат, тумышы белән Әдәмсә авылыннан булган Шакиров Шәүкәт; мәктәпне көмеш медальгә бетергән һәм Түбән Камадагы нефтехим предприятиясенең беренче лабораториясен җитәкләгән Вәлиева Гөлзидә; гомере буе Зирекле мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыткан Шәйхетдинова Луиза.
Очрашуга 11 секретарь, кунаклар белән 17 кеше кайта алган иде. Бик теләп алар «Комсомл – минем мәңгелек яшьлегем...» исемле күргәзмә материаллары белән таныштылар, мәктәптән соң укулары, тормышлары, эшкә килгәч, шул оешмалардагы һәм предприятиеләрдәге комсомол оешмаларын да җитәкләүләре, мәктәптә алган тәҗрибәләре бу вакытта да ярдәм итүе турында сөйләделәр. Үзләре дә югары квалификацияле белгечләр һәм хуҗалык җитәкчеләре булуларын кызык итеп искә алдылар.
Мәсәлән, Фәсахов Ривгать Гаязович ВЛКСМ, КПСС, Яңа Чишмә район комитетларында инструктор, аннан берничә мәртәбә «Кичү» колхозы, Зирекле авылы Советы рәисе, партком секретаре булган; Сибгатуллин Мулланур туган авылында һәм Зәй районында хуҗалыкны җитәкләгән; Вафин Рафис Сәлихҗанович бүген Яңа Чишмә районы дәваханәсен тартып бара; Гайфетдинов Җәлил 20 елдан артык Зирекле авыл Советын җитәкли; Мингатина Рәшидә озак еллар Түбән Каманың ПАТПдәге икътисад бүлеген, комсомол оешмасын җитәкләде, ел саен чыгарыла торган «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә кертелде; Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә иң яхшылардан булган Чистай кошчылык фабрикасы директоры һәм 4 орден, шул исәптән илнең ул вакыттагы иң югары бүләге – Ленин ордены белән бүләкләнгән Фәсахов Фәйзеләхәт; Зирекле мәктәбендә озак еллар завуч һәм математика укыткан «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеменә лаек булган Кыямова Роза һәм башкалар.
Мондый мисалларны дәвам итәргә дә мөмкин. Шуннан чыгып, ныклы фикеремне әйтә алам: Зирекле мәктәбе аларга һәм безгә ныклы, төпле белем, яхшы тәрбия, укучыларда шытып килгән җитәкче үсентеләрен күрә һәм үстерә алган. Бу фикер очрашуда да кат-кат яңгырады.
Комсомол – ул безнең яшьлегебез, кеше тормышында иң кадерле чор, чөнки ул вакытта яшь кешене тәрбияләүдә төзек, тирән идеяле һәм тәрбияви система бар иде.
Ни кызганыч, бүген ВЛКСМ нан бары тик якты хатирәләр һәм музей экспонатлары гына калды.
Яңа замана, яңа буын. Әгәр тормышта, җәмгыятьтә ихтияҗ туса, йөз процент ышаныч белән әйтә алам, бүгенге яшьләр дә үзләрен яхшы сыйфатлары белән күрсәтә алачак.
Бәйрәм белән, олы буын, яшьтәшләрем, ВЛКСМның 100 еллык юбилее белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев