Коронавирус тагын 5 кешенең гомерен өзгән
Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын 5 үлем очрагы расланган.
Республикада 1948 һәм 1950 елда туган ике хатын-кыз, 1945, 1948 һәм 1953 елда туган өч ир-ат үлгән.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.
Бүгенгә республикада коронавирустан 565 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев