Коррупция күренешләрен кисәтү — контрольдә
Россия Федерациясе Президентының «2021-2024 елларга коррупциягә каршы торуның милли планы турында«гы Указы нигезендә коррупцион хокук бозуларны кисәтү һәм коррупцион хокук бозулар өчен җаваплылыкны тәэмин итү буенча төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коррупциягә каршы тору буенча төп бурычлар чараларга ярашлы рәвештә гамәлгә ашырыла.
Коррупция күренешләрен кисәтү өчен бүлек белгечләре гражданнарның гаризаларын кабул иткәндә закон таләпләрен, норматив-хокукый актларны үтәүне контрольдә тоталар.
Фатир яки йорт алуга дәгъва кылу өчен гражданнарга тиешле торак исәбенә басарга кирәк. Бу торак сатып алу (төзү) юлы белән торак шартларын яхшыртуда ярдәм күрсәтелгән кешеләр исемлеге. Закон нигезендә, билгеле бер критерийларга җавап бирүче кешеләрне бушлай яки арзан (кулайрак) акчага торак белән тәэмин итәләр.
Гаризаларны кабул иткәндә гражданнарга документлар кабул итү турында белдерү язуы (уведомление) бирелә, гаризаларны карау нәтиҗәләре буенча, шулай ук торак комиссиясе беркетмәсеннән өземтә бирелә.
Росреестр белән ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында гаризада күрсәтелгән гаилә әгъзаларының һәм аның гаилә әгъзаларының милек хәле билгеләнә, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык турында исәп-хисап алып барыла. Мохтаҗлыкны раслаганда документларның тулы пакеты Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый торак комиссиясендә карала. Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең 30.04.2021 ел, № 217 карары белән гражданнарны исәпкә кую өчен торак урыны мәйданының исәп нормасы билгеләнде, шуның нигезендә гражданнарны торак урыннарына мохтаҗлар сыйфатында исәпкә алу максатында торак урынының гомуми һәм торак мәйданы белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе билгеләнә. Бер гаилә әгъзасына исәпләү (учетная) нормасы торак бинаның гомуми мәйданының 18 кв. м. дан артмый.
Гаилә әгъзасына тиеш булган мәйдан нормадан артып китү факты ачыкланганда, гариза бирүчегә исәпкә куюдан баш тарту турында хәбәр ителә.
Гаризаларны карау вакыты 30 эш көне тәшкил итә.
Төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлегендә торак шартларын яхшырту буенча сәясәт кысаларында авыл территорияләрен үстерүнең федераль, республика һәм муниципаль комплекслы программаларын гамәлгә ашыру буенча эш алып барыла.
Югарыда әйтеп үтелгән программа социаль өлкә хезмәткәрләрен (бу табиблар, укытучылар, фельдшерлар), агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен (КФХ, ветеринария) һәм 2023 елдан урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен дә үз эченә ала. Әгәр гражданин ике һәм аннан да күбрәк эштә эшләсә, күрсәтелгән оешмалар гражданинның төп эш урыны булырга тиеш (ул анда ким дигәндә 1 ел эшләргә тиеш).
Программаны финанслау федераль һәм республика бюджетларыннан, шулай ук бюджеттан тыш финанслау чыганакларыннан башкарыла.
Субсидия алганнан соң гражданин торак сатып алганда — бер ел да 5 айдан да артык булмаган һәм төзелеш вакытында — ике ел һәм биш ай эчендә бу акчаларны тулысынча үзләштерергә һәм төзелеш бүлегенә хисап бирергә тиеш, ә төзелеш бүлеге үз чиратында Министрлыкка хисап бирә һәм алдаудан саклану максатыннан йөкләмә куя. Һәм гражданның югарыда күрсәтелгән оешмаларда эшләгән 5 елыннан соң гына субсидияләрне исәптән чыгару һәм йөкләмәне бетерү өчен яңа документлар пакетын җыя.
Әлеге программа гамәлгә ашырылганнан бирле 2020 елда 7 гаилә генә торак шартларын яхшырту мөмкинлеге ала алды. Финанслау җитмәү сәбәпле, хәзергесе вакытта югарыда күрсәтелгән Программа буенча торак шартларын яхшырту өчен чиратта 19 гаилә бар әле.
«Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү чаралары турында» (01.01.2001, № 732) "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү турында"гы (01.01.01. № 326) карары нигезендә 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр исемлегендә булган 1 гаилә торак шартларын яхшыртты. 2023 елда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исемлегендә 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 3 күп балалы гаилә тора.
Социаль найм килешү-ләрендә каралган торак урыннары бирү программасы буенча бүгенгесе көндә 7 гаилә (25 кеше) чиратта тора, алар буенча шулай ук бүлек белгече тарафыннан, торакка мохтаҗлык фактын раслау өчен, исәп-хисап эшләренең документларын ел саен яңарту буенча эш алып барыла.
Районда түбәндә күр-сәтелгән чиратта торучы затлар юк:
— Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган (үлгән) катнашучыларның гаилә әгъзалары (торак сатып алу өчен субсидия алуга);
-Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган ЧАЭСтагы аварияне бетерүдә катнашучылар;
-Социаль ипотека буенча субсидияләр алырга теләүчеләр.
Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге белгечләренең муниципаль хезмәткәрләр һәм җитәкчелекнең законсыз гамәлләре, вазыйфаи бурычлардан дөрес файдаланмаулары һәм коррупция фактлары турында гражданнардан шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр килмәде.
Норматив-хокукый актлар һәм аларның проектлары коррупциягә каршы экспертиза уза.
Ренат Габетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев