9 декабрьдә билгеләп үтелүче Халыкара коррупция белән көрәш көне алдыннан без Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы, бер үк вакытта районда коррупциягә каршылык күрсәтү эшләре координациясе буенча Комиссия рәисе дә булып торган В.М. Козловка әлеге өлкәдә җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
- Вячеслав Михайлович, 2016 елда Яңа Чишмә муниципаль районда коррупциягә каршылык күрсәтү өлкәсендә үткәрелә торган эшләрне Сез ничек бәялисез?
- Коррупция сүзе соңгы вакытларда киң кулланылыш алды, бигрәк тә әлеге төшенчә белән массакүләм мәгълүмат чараларыннан һәм телевидение аша еш очрашабыз.
Коррупциягә каршылык күрсәтү өлкәсендә үткәрелә торган эшләргә бәяне барыннан да бигрәк теге яки бу территориядә яшәүче халык бирергә тиеш, 2016 ел дәвамында районда коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә җитди һәм хәлиткеч чаралар кабул ителде.
- Коррупциягә каршылык күрсәтү өлкәсендә дәүләт власте һәм районның җирле үзидарә органнары эшчәнлекләренең нинди юнәлешләре буенча чаралар кабул ителде?
- Агымдагы елда гражданнарга һәм юридик шәхесләргә җир участоклары бирүгә, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре тарафыннан бюджет акчаларыннан файдалануга, районда муниципаль вазыйфаны башкаручы (алмаштыручы) муниципаль хезмәткәрләр һәм шәхесләр тарафыннан керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүматлар бирүгә, гражданнардан җыелган үзара салым акчаларыннан файдалануны тикшерүләргә, районның муниципаль бюджет учреждениеләрендә факультативлар һәм түгәрәкләр эшләрен планнан тыш тикшерүләр, норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертизалар үткәрүгә һ.б. карата аеруча нык игътибар бирелде.
- Сез ничек уйлыйсыз, Яңа Чишмә муниципаль районында коррупция дәрәҗәсе үзгәрдеме?
- 2016 елда социаль - икътисадый мониторинг буенча ТР Комитеты тарафыннан үткәрелгән Татарстан халкы фикерен социологик тикшерү мәгълүматларын исәпкә алып, агымдагы елда коррупция дәрәҗәсе кимү күзәтелә.
Моннан тыш, кабул ителгән чараларга карамастан, сәламәтлек саклау һәм ТКХ өлкәләрендә коррупция хәвеф-хәтәре (куркынычы) саклана.
- Вячеслав Михайлович, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан район территориясендә нинди чаралар үткәрү планлаштырыла, бәлки инде алар үткәреләдәдер?
- Әлеге датаның мөһимлеген исәпкә алып, район башкарма комитетның тиешле әмере белән гомуми белем бирү, мәдәният учреждениеләрен, җәмәгать оешмаларын һәм авыл җирлекләрен дә тартып инде 9 ноябрьдә үк чаралар планы расланды. Районның кадрлар хезмәте хезмәткәрләре өчен өйрәтү семинары үткәрелде, ачык дәресләр, коррупциягә каршы темалар буенча сыйныф сәгатьләре уза, өлкән сыйныфта укучы балаларның районның җәмәгать берләшмәләре, хокук саклау - контроль - күзәтү органнары вәкилләре белән очрашулары планлаштырылган. Коррупцияне бер тапкыр үткәрелгән чаралар һәм юллар белән генә юк итү мөмкин түгел, аңа каршы һәрдаим, анык һәм ачык көрәш алып бару кирәк. Без, район җитәкчеләре, теге яисә бу түрә яки белгеч тарафыннан ришвәт алу (коррупция) мәсьәләләре буенча районда яшәүче теләсә кайсы кешене тыңларга һәм тиешле чаралар кабул итәргә һәрвакыт әзербез. Әлеге мәсьәләдә "хәбәрдарлык тартмалары" да булыша, район халкының бер генә мөрәҗәгате дә игътибардан читтә калмаячак.
- Әңгәмәгез өчен Сезгә рәхмәт.
Сорауларны
Азат Мусин бирде
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев