Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коррупция дәрәҗәсе акрынлап кими

Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева район оешма - предприятиеләре җитәкчеләре белән атналык киңәшмәдә әнә шундый мәгълүматлар җиткерде.

Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Социаль сораштыру анда катнашучыларның 63,5 %ы җәмгыятебездә коррупция фактлары һәм күренешләре барлыгына ышануын күрсәтте, әмма соңгы елда сораштырылучыларның бары тик 31%ы гына коррупцион очракларга эләккән. Респондентларның 69 %ы соңгы ел дәвамында коррупция очракларына юлыкмаган. Узган елда район территориясендә коррупция таралуның гомуми тенденцияләрен анализлау сораштыруда катнашучылар арасында әлеге күренешне даими зурлык буларак кабул итүне күрсәтте. Тикшеренүдә катнашучыларның 35,5 %ы Яңа Чишмә районында коррупция элеккеге дәрәҗәдә калды, дип саный. Респондентларның 36,5% соңгы вакытта коррупция кимегән, дип язган, ә аларның 28%ы районда коррупциянең артуын билгеләп үткән. Тикшеренү барышында Яңа Чишмә районында коррупциягә каршы чараларның нәтиҗәлелеге турында мәгълүматлар алынды. Сораштырылган кешеләрнең күбесе Яңа Чишмә районында коррупциягә каршы көрәштә күрелә торган чаралар турында белә, шул ук вакытта 45%ы бу хакта белми. Район халкының коррупциягә мөнәсәбәте шул ук дәрәҗәдә калган: 2020 елда 65% (2020 елда 64%) коррупциягә мөнәсәбәте тискәре булуын күрсәткән, 21% ы «миңа барыбер», дип җавап биргән (2020 елда да 22%), 14%ы исә «коррупция - ул табигый күренеш», дип җавап биргән (2020 елда шундый җавап респондентларның 14%ы тарафыннан бирелгән). Сораштырылган 36 кешенең 53%ы 100 сумнан алып 1000 сумга кадәр күләмдә ришвәт биргәнен билгеләп үткән. Сораштырылучыларның 46%ы фикеренчә, иң коррупциячел өлкәләр ул -  сәламәтлек саклау өлкәсе (54%), грантлар һәм субсидияләр алу белән бәйле өлкәләр (20%), ә менә хокук саклау органнары, халык фикеренчә, өченче баскычка төшкән - 15% (2020 елда – респондентларның 30% әлеге өлкәдә коррупция фактларына юлыгуы турында билгеләп үткән), 44 кеше (2020 елдагы кебек үк) коррупциягә каршы тору буенча иң нәтиҗәле чаралар дип - вазыйфаи затлар өчен җәза чараларын катгыйландыру (44%) һәм бюджет өлкәсендә хезмәт хакын арттыруны (36%) саный. «Үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре хәзергесе вакытта коррупция турында барысы да белүен раслады. Халыкның  күбесе коррупциянең начар күренеш булуын аңлый. Коррупциягә каршы программа, планнар һәм башка чаралар булдырылган һәм гамәлдә кулланыла. Коррупциягә каршы көрәшкә иҗтимагый структуралар мобилизацияләнә. Әмма, боларның барысына да карамастан, районыбызда коррупция дәрәҗәсе акрын кими. Мондый шартларда проблема хакында алга таба да фикер алышу бик актуаль булып кала бирә», - дип ассызыклады Ирина Лобачева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев