Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коррупциягә каршы тору - норма булырга тиеш

Яңа Чишмә районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышында түрәләргә карата җинаять эшләре, коррупциягә каршы пропаганда, сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупциягә каршы сәясәт - бу һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Утырышта сәламәтлек саклау өлкәсендә һәм авыл хуҗалыгында, муниципаль хезмәткәрләр арасында коррупциягә каршы торуга юнәлтелгән профилактик чараларны тормышка ашыру, аларның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр.  

Яңа Чишмә РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская комиссия әгъзаларына РҮХдә коррупциягә каршы сәясәтнең ничек тормышка ашырылуы турында җиткерде.

Россия Тикшерү комитеты ТР буенча тикшерү идарәсенең Чистай районара тикшерү бүлеге (Чистопольское МРСО СУ СКР по РТ) җитәкчесе мәгълүматлары буенча, агымдагы елда акча үзләштергән һәм сарыф иткән өчен райондагы бер авыл җирлегенең элекке башлыгы хөкем ителгән.

Районда коррупциягә каршы пропаганда буенча эшнең ничек оештырылуы хакында «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире Азат Мусин хәбәр итте. Ел дәвамында газетада шушы тема буенча 30дан артык язма басылып чыккан.

«Массакүләм мәгълүмат чаралары җәмәгатьчелек күзеннән яшерелгән коррупцион механизмнарны ачыклау юлы белән коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәш алып барырга тиеш. Шуңа күрә бу юнәлештәге эшне көчәйтергә, журналистлар тикшерүләрен үткәреп, халыкка алар хакында сөйләргә кирәк», - дип ассызыклады Вячеслав Козлов.

Утырыш ахырында комиссия муниципаль хезмәтне башка түләүле эшчәнлек белән бергә алып баруга һәм муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре арасында да мәнфәгатьләр конфликтын булдырмауга игътибар итеп, муниципаль хезмәткәрләрнең коррупциягә каршы үз-үзләрен тотыш стандартларын үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә карар итте.  

Ирина Лобачева, район башлыгы ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев