Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Котлаулар кабул итәләр

Безнең район почта элемтәсенең 14 бүлекчәсендә бүген 55 хезмәткәр эшли, алар арасында 34 хат ташучы. Алар һәр көнне җилкәләренә сумка асып, үзләренә беркетелгән участокларга, җәяүләп, төрле газета-журналлар тараталар.

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан почта элемтәсенең район бүлеге начальнигы Наталья Сөниева үзенең хезмәттәшләрен котлады. Котлау сүзләрендә ул аларның үз һөнәрләренә тугры булып калуларын, әлеге авыр эшләрен яхшы кәеф белән башкаруларын, гаилә иминлеге һәм сәламәтлек теләде.
Әлбәттә, соңгы вакытларда хат ташучының сумкасы сизелерлек бушады: матбугатка бәяләр арту сәбәпле кайбер язылучыларга үзләренең яратып укый торган газета-журналларыннан баш тартырга туры килде. Безнең "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасының да тиражы кимеде: әгәр дә үткән елда икенче яртыеллык планы 100%ка үтәлгән булса, быел нибары 83% кына. Моның сәбәбе - язылулар (подписка) чорында ярдәм күрсәтү буенча дәүләт субсидияләрен бетерү булды һәм Россия Почтасы зыянның күп тапкырларга артуы аркасында банкротлыктан котылу өчен вакытлы матбугатка тарифларны арттырырга мәҗбүр булган. Шуңа да карамастан, яңачишмәлеләр район газетасына язылуларын дәвам итәләр һәм бу безне сөендерә. "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе тарафыннан безнең газетага язылу буенча хат ташучылар арасында игълан ителгән конкурс төгәлләнде инде, нәтиҗәләр чыгарылды һәм бәйрәм алдыннан җиңүчеләргә премияләр тапшырылды: зиреклеләр бу яртыеллыкта да безнең белән калачаклар, аларның почта бүлеге язылу планын 100%ка үтәгән. Бу бүлектә Эльмира Гафиятуллина әле җиде ай гына хат ташучы булып эшләсә дә, үзен бары уңай яктан гына таныткан. Красный Октябрь хат ташучылары зиреклеләрдән аз гына калышалар. Хат ташучы Ирина Пянзина биредә 13 ел эшли һәм авылдашлары белән уртак тел таба белә. Чуаш Чабаксары почта бүлекчәсе дә газетага яздырту буенча уңай нәтиҗәгә ирешкән. Узган елдагыча, биредә быел да Галина Каришеваның (стажы - 28 ел) тынгысыз эше чагыла.
Редакция коллективы барлык почта хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, абунәчеләребезгә дә газетабызга тугры булып калганнары өчен рәхмәт белдерә һәм киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлеккә өмет итә.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев