30 октябрьдә булып узган район Советы утырышында Тубылгы Тау авылында яшәүче Рәйхан Әхмәтовага тантаналы шартларда "Ана даны " медале тапшырылды.
Ул әлеге югары дәүләт бүләгенә балалар тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда куйган хезмәтләре өчен лаек булган. Аны бүләкләү турындагы Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган.
Рәйхан Әхмәтовага медальне һәм чәчәкләрне ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин һәм район башлыгы Вячеслав Козловлар тапшырды. Аны котларга Рәйханның зур гаиләсе -ире Малик Минсәгыйрь улы, балалары, оныклары да килгән иде.
Ирле-хатынлы Әхмәтовлар Тубылгы Тау авылында шулай ук күп балалы гаиләләрдә туып үскәннәр. Малик гаиләдә алтынчы малай, ә Рәйхан дүртенче бала булган. Укуын тәмамлаганнан һәм армия хезмәтеннән соң Малик туган авылында калган һәм озак еллар буе механизатор булып эшләгән, һәрчак производство алдынгылары арасында булган. 2009 елдан бизнес белән шөгыльләнә башлаган һәм бүген төзелеш материаллары сату буенча эре сәүдә предприятиесе хуҗасы булып тора. Аның хатыны Рәйхан һәм улларының берсе Илгиз дә шунда эшлиләр.
Рәйхан 10 елдан артык мәдәният өлкәсендә эшләде - туган авылындагы Мәдәният йортын җитәкләде, "Ак калфак" фольклор ансамбленә нигез салучы.
Әхмәтовлар гаиләсендә ике пар игезәкләр бар. Беренче балалары кызлары Айгөл һәм уллары Айгиз 1990 елда туганнар (бүген аларның үзләренең гаиләләре бар - Айгөл әти-әнисенә ике онык бүләк иткән, аның гаиләсе Түбән Камада яши, Айгиз хатыны һәм улы белән Ярославльдә яши). 1992 елда гаиләдә өченче бала - Илгиз туа, бүгенгесе көндә ул әти- әнисе белән бергә эшли. Һәм 2013 елда әти-әнисенә, олы абыйларына һәм апаларына сөенечкә гаиләдә кабат игезәкләр - ике малай Кәрим белән Камил туа.
Рәйханның балалары һәм ире аны дәүләт бүләге белән бик җылы котладылар, ныклы исәнлек һәм иминлек теләделәр (балаларның кечерәкләре ялтырап торган медальне тотып та карадылар).
Әхмәтовлар гаиләсен авылда хөрмәт итәләр, алар авылдашлары һәм авыл җирлеге тормышына беркайчан да битараф калмыйлар. Алар төрле чараларда актив катнашалар, һәрдаим хәйриячелек һәм химая ярдәме күрсәтү белән шөгыльләнәләр, шуңа да алар берничә тапкыр Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр.
Азат МУСИН
Автор фотосы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев