Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күп балалы гаиләләргә саллы ярдәм күрсәтелә

7 апрель көнне Мамадышта ТР Дәүләт Советы "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кыз - депутатлар һәм муниципаль районнардагы хатын- кыз - депутатлар берләшмәсенең күчмә утырышы булып узды.

Анда күп балалы һәм инвалид балалары булган гаиләләргә булышлык күрсәтү чараларын һәм социаль программаларны тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген арттыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Утырышта район башлыгы урынбасары Надежда Попкова катнашты һәм чыгыш ясады.

Пленар утырыш башланганчы чарада катнашучылар "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә һәм "Өмет" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль ятимнәр йортында булдылар.
"Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсе утырышында Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов "Халыкның социаль иминлеге - безнең гомуми бурыч" дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Ул шулай ук яшүсмерләр арасында хокук бозулар профилактикасы буенча райондагы эш тәҗрибәсе белән дә уртаклашты.
Яңа Чишмә районы башлыгы урынбасары Надежда Попкова үз чыгышында эш формалары, методлары һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү турында сөйләде.
Хәзергесе вакытта районда 234 күп балалы гаилә бар (гомуми гаиләләр санының 10%). Аларның төп проблемасы - матди якка кагылышлы һәм шуңа күрә әлеге гаиләләргә җәмгыятьтән ярдәм кирәк. Һәм мондый саллы ярдәм күрсәтелә дә.
Бу, барыннан да бигрәк, РФ Дәүләт Думасы депутатлары А.Н. Хәйруллин һәм О.И. Павлова, ТР Дәүләт Советы депутатлары М.Г. Хөснетдинов һәм Ш.Г. Яһудин, җирле депутатлар тарафыннан балаларны дәвалауга, аларны тотуга (карауга), коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны каплауга, көнкүреш приборлары сатып алуда матди ярдәм бүлеп бирүдә тыгыз элемтәдә торулары, булышулары да.
Нәтиҗәсе, 2017 елның 1 апреленә районда коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булган күп балалы гаиләләр юк.
2016 елда җирле бюджет акчалары хисабына 37 гаиләгә 190 мең сум күләмендә матди ярдәм бүлеп бирелгән, күп балалы 15 гаиләнең сөт саву аппаратлары сатып алудагы чыгымнары капланган. Күп балалы гаиләләргә таналар сатып алуда, мини - фермалар төзүдә ярдәм күрсәтелә, аларга күпьеллык үләннәр чәчү өчен буш бакчалар бирелә. Хәзер буш бакчалар нибары 34 кенә калган (2015 елда -138).
2016 елның 1 сентябреннән аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдәге 77 балага туклану оештырылган. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында мәктәп һәм спорт формалары, аяк киемнәре, шулай ук мәктәп кирәк-яраклары сыйфатында шундый гаиләләрдәге 100 дән артык бала 380 мең сум күләмендә ярдәм алган.
Квартал саен "Кайгырту" ХСХКҮ "Әйберләргә икенче гомер бирик" акциясе үткәрә, һәм күпчелек гаиләләр Үзәккә китерелгән киемнәрдән, көнкүреш техникасыннан, уенчыклардан һәм җиһазлардан файдалана.
Күп балалы гаиләләрдәге балалар укудан буш вакытларында Мәшгульлек үзәге аша ярдәмче эшчеләр, көтүчеләр, комбайнчы ярдәмчеләре һ.б. булып эшкә урнаштырылалар. Хезмәт хакы белән бергә алар һәр балага 1275 сум күләмендә матди ярдәм алган.
Шулай ук җәйге чорда аз тәэмин ителгән һәм ишле гаиләләрдән күп кенә бала мәктәп яны һәм "Йолдызлы десант" дип аталган палаткалардан торган районара лагерьда ял итәләр. Алар өчен бушлай спорт корылмаларында шөгыльләнү графигы да эшләнгән.
Инде күп еллар дәвамында район һәм химаячеләр хисабына асрауга һәм опекага алынган балалар төрле шәһәрләргә экскурсиягә баралар. Хатын-кызлар советы, инвалидлар җәмгыяте, депутатлардан торган иҗтимагый берләшмәләр социаль эшләрне тормышка ашыру өстендә эшлиләр һәм ишле гаиләләр белән хезмәттәшлек итәләр.
Шулай да районда эшлисе эшләр бар әле. 4 гаилә (6 бала) балигъ булмаганнар эше буенча исәптә тора.
2016 ел дәвамында ишле 3 гаиләдән 10 бала вакытлыча ятимнәр йортына урнаштырылган (бүгенгесе көндә алар үз гаиләләренә кайткан), 3 гаилә (5 бала) контрольгә алынган, алар балаларын тәрбияләүдән качып йөрү сәбәбе белән исәпкә куелган.
- Мамадышта күргәннәребез һәм аларның эш тәҗрибәсе безнең өчен бик файдалы һәм аларны үзебезнең районда да кулланачакбыз, - диде Надежда Попкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X