Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күп милләтле Татарстан - толерантлык үрнәге

Үзәк китапханәдә ТАССР-ның 100 еллыгына багышланган "Күп милләтле Татарстан бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре - толерантлык үрнәге" дип аталган "Аралашу" дип исемләнгән китап укырга яратучы пенсионерлар клубында әдәби сәгать булып үтте.

Безнең Татарстан - күп милләтле республика, аның вәкилләре кайгыда да, шатлыкта да бергә. Безнең республикада тынычлыкны һәм килешеп яшәүне куркыныч астына куярга, гасырлар буена килгән рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне җимерергә беркемнең дә көченнән килмәс. Бу Татарстандагы бәйрәмнәрдә һәм гореф-гадәтләрдә тагы да ачык чагыла, Ураза һәм Раштуа, Пасха һәм Корбан бәйрәмнәре тигез дәрәҗәдә үткәрелә.
Алып баручылар Гөлфия Вәлиуллина һәм Юлия Михайлова әдәби сәгатьне татар һәм рус телләрендә алып бардылар. Чарада катнашучылар төрле милләт халкының бәйрәмнәре һәм йолалары турында язылган язучылар, шагыйрьләр, тарихчылар К. Фукс, К. Тинчурин, Н.Гоголь, А. Пушкин, Ф. Достоевский, Г. Бәширов, Г. Исхакый, Ф. Хөсни, Г. Ибраһимов, Р. Фәйзуллин, К. Нәҗми һ.б.-ның әсәрләрен искә алдылар. Әлеге әсәрләрдән өзекләр укылды. Сабантуй, Акатуй, Сөмбел, Каравон, Нардуган, Май чабу һ.б. бәйрәмнәр турында күп сөйләнде. Катнашучылар әдәби викторинадагы сорауларга җаваплар биреп, үзләренең белемнәрен тикшерделәр.
Моннан кала, алар күптән түгел генә ачылган Халыклар дуслыгы йортында экскурсиядә булдылар. Аның директоры Гөлнур Латыйпова Халыклар дуслыгы йортында аларны рус, татар, керәшен мәдәнияте почмаклары белән таныштырды.
Безнең районда төрле милләт халыкларының мәдәниятен, телен, динне саклау өчен күп эшләр эшләнә. Традицияләргә без изге карашта, йолаларны хөрмәт итәбез һәм аларны үтәүне бүгенгесе көндә дә кирәк дип саныйбыз. Заманча тормыш безнең көнкүрешебезгә байтак яңалыклар кертсә дә, алар өчен һәрчак урын бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев