Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күпне күргән, күпне кичергән

16 апрельдә Чаллы Башы авылында яшәүче иң өлкән кеше, тыл хезмәтчәне Гарифуллина Әлфия Мөсәлим кызына 90 яшь тула.

Үзенең юбилеен ул балалары, күп санлы оныклары һәм оныкчыклары арасында, туган йортында каршылаячак, хәзер, сәламәтлеге какшау сәбәпле соңгы ел ярымда ул шәһәрдә - олы кызы Зөлфия гаиләсендә яши. Чаллы Башы белән ул бер дә аерылып тормый, һәр ике атна саен кайткалап тора. Балалары аның үтенече буенча әниләрен бөтен гомере шунда узган туган нигезгә, туган авылның иркен һавасына алып кайталар.
Балачагы, яшьлеге турында хәтер-хатирәләре дә аның шунда яңара: ничек итеп әнисе һәм сеңелесе белән әтиләрен, ике абыйсын фронтка озатулары, күп тә үтми икесенең дә хәбәрсез югалулары...
Таңнан таңга кадәр колхоз кырларында, урман әзерләүдә тракторчы булып эшләп, яшьтәшләре - дус кызлары белән Җиңү көнен якынайтуны искә алулар...
Тормышта шатлык-кайгылар да булмый калмый. Сугыш елларында йортлары янып көлгә әйләнә, Җиңүдән соң әнисе үлеп китә, 8 яшьлек сеңелесен кайгырту да аның җилкәсенә төшә, ә бәхетле мизгелләргә килгәндә - әтисе, әсирлектә булган абыйсы туган йортка әйләнеп кайта, булачак ирен очрата (ул да сугышта була) һәм, ниһаять 1949 елда кияүгә чыга.
Сәлих белән бергә алар 57 ел гомер итәләр, алты бала тәрбияләп үстерәләр, балалары да лаеклы, хезмәт сөючән кешеләр булып үсәләр. Әлфия әби гомере буе колхозда: кышын - фермада, җәен кирпеч заводында эшли, өстәвенә хуҗалык та зур була. Бер генә нәрсәгә үкенә ул: әтисе яраткан кызы табиб һөнәрен үз итәр дип уйлый, тик сугыш комачаулый, алай гына да түгел, гади колхозчыларның ул чакларда мөмкинлекләре дә булмый. Хыялы өлешчә генә булса да тормышка ашкан анысы - авылдашларына ветеринария өлкәсендә булышкан. Сыер авыр бозауласа да, күршеләре аны гына чакырган, ә ветеринария хезмәте күрсәтергә ул үзлегеннән өйрәнгән. Шуңа да ул балаларының һөнәрне дөрес сайлауларын, яхшы белем алуларын теләгән, ире белән бергә аларның хыялларын тормышка ашырырга булышкан. Әлеге тырышлыклар үз нәтиҗәсен биргән. Хәзер инде зур үскән оныклары өчен әби бик тә сөенә, алар хәзергесе вакытта үз мөмкинлекләрен һәм талантларын уңышлы гына тормышка ашырып киләләр: мисал өчен, оныкчыкларның берсе республика җыр һәм бию ансамблендә бии, гастрольләрдә йөри, ә икенчесе төрек техникумында уку алдынгысы, Англиядә бушлай укуын дәвам итә.
Әлфия әби зөбәрҗәт туйларын да яхшы хәтерли, җирле клубта алар хөрмәтенә зур тантана оештыралар. Барлык авылдашлары, балалары, онык-оныкчыклары җыелуын хәтерли, ә юбилярлар үзләрен, моннан бик күп еллар элек булган кебек, яңа өйләнешүчеләрдәй хис иткәннәр.
Инде менә хәзер тормыштагы авыр вакытлар артта калгандыр кебек, тик... ике елдан соң, матур гына яшәп ятканда улы һәм ире бер-бер артлы үлеп китәләр, аннан соң үзе авыр операция кичерә. Әмма Алланың рәхмәте белән, туганнарының ярдәме аркасында аякка баса.
Карап торсаң, бар да яхшы кебек, үз акылында, хәтер дә яхшы, үз аягында йөри дигәндәй, тик менә күзләре генә бөтенләй диярлек күрми. Аның өчен матур дөнья бер зур якты нокта кебек кенә, әмма үткән хатирәләр, истәлекле хисләр тагы да яктырак, ачыграк. Балаларына да һәрчак үткәннәр турында сөйли ул.
Юбилее алдыннан балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары яраткан әниләренә, әбиләренә саулык-сәламәтлек, озын гомер, тыныч, матур көннәр телиләр, ул һичшиксез моңа лаек.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев