Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Күптән көткән бәхет

Соңгы ике  дистә  ел эчендә Яңа Чишмә районы авылларында ел саен православие чиркәүләре яңадан торгызыла һәм мәчетләр төзелә.  Әдәмсәдә мәчет эшли инде, ә менә чиркәү юк иде.

Үткән елда Виктор Вечканов (хәзер исә архимандрит Дорофей,  Изге Троица  Сергиев Лавр йорты башлыгы) якташларына авылда чиркәү төзү инициативасы белән мөрәҗәгать иткән. Һәм бу инициативаны беренчеләрдән булып аның әнисе (хәзер вафат инде) Елена Вечканова хуплаган, ул төзелешкә дип 50 мең сум акча биргән.
Чиркәү төзелеше эшенең ничек  башлануы һәм ул хәзер нинди стадия дә булуы хакында безгә Әдәмсәдә Казан  Изге Ана иконасының төзелә торган чиркәү мәхәлләсе Советы рәисе урынбасары Михаил  Борисов  сөйли.
-  Әлеге идеяны әдәмсәлеләр  шатланып кабул итте һәм һәркайсы булдыра алганча  изге эшкә үз өлешен кертте. Һәм Әдәмсәдә чиркәү төзелешенә 3 гектар мәйдан биләгән җирдән файдалану хокукына документлар җыю һәм рәсмиләштерү буенча эшләр башланды. Участокны һәм бинаны тикшерү 1874 елда төзелгән чиркәү бинасының агач стеналары һәм фундаменты яраклы булуын күрсәтте. Күпме  вакыт  узуга карамастан, Урал имәннәре һәм кисеп алынган табигый таш ай-яй нык та булган икән! Нәкъ менә алар чиркәүне яңадан торгызу өчен нигез булып калган. Бу искиткеч шәп. Хәзер чиркәү эчтән дә, тышкы яктан да яңача, заманча итеп бизәлгән, Изге Николай Чудотворец йөзе белән сакланып калган фресканы (бизәк) ачык калдырдык. Әлеге фресканы, һичшиксез, белгечләр реставрацияләячәк, - дип сөйли Михаил Александрович.
-  Ә әлегә Алексеевск мастерскоенда  иконостаска заказ бирдек һәм аны ясауга 250 мең сум күләмендә беренче взносны керттек тә инде. Су, ут кертелгән, газлаштыруга проект расланган. Участокка металл коймага заказ бирдек, бу коймалар белән җирле мәктәпкә дә булышачакбыз.
Яңадан торгызылган чиркәү өстенә (шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төзелештә төрле дин тотучы вәкилләр эшләгән) үткән елда  ук инде гөмбәз урнаштырганнар, ул үзенең матурлыгы белән тирә-якны тулыландырып һәм изгеләндереп тора. Һәм теләсәгез - ышаныгыз, теләмәсәгез - юк, шуннан соң эшләр дә җиңелрәк бара башлады, - ди  Михаил Борисов. - Бүген чиркәүгә төп керү юлы алдында болдыр төзү бара, ул түбә астында булачак һәм күрше корылма белән тоташтырып торачак. 1994 елга  кадәр  Әдәмсә унъеллык мәктәбе булып торган бинаның да нигезе һәм диварлары нык. Тиздән ремонт һәм реставрация эшләреннән соң анда  котельный һәм башка ярдәмче  биналар, шулай ук аш табыны (трапеза), дин әһелләренә яшәү өчен урын да булачак. Ә бераз соңрак монда  якшәмбе мәктәбе ачу да ниятләнә.
Быелгысы елның сентябрендә мөһим  вакыйга көтеп өйдә утырмаучы, ә аны торгызуга үз өлешләрен кертүче кешеләр өчен чиркәү ишекләрен ачарга планлаштыралар.
Финанс ягыннан  әлегә кыенлыклар юк, Дорофей атакай, авыл кешеләре һәм химаяче “Татнефть“ ПО дан ярдәм кулы сузып торалар.
- Бик  күп эш эшләнде, әлеге изге эштә катнашкан бар кешегә дә рәхмәттән башка сүз юк. Авыл халкы да нык булышты – кемдер акча, кемдер дога белән, күпләре төзелеш чүп- чарын чистартып, тәртип салуда ярдәм күрсәтте. Мәхәллә  тормышы - ул һәрвакыт  гомуми эш, -  ди Әдәмсә АҖ  башлыгы Любовь  Котова.
Бүген чиркәү манарасы стеналарын салу эше  дә төгәлләнә. Чаңнарны (7 данә) инде кайтарганнар (иң зурысы 100 кг). Тиздән Әдәмсә авылы өстендә дә, чиркәү ачылуы турында белдереп, чаң тавышы яңгырый башлар, авыл халкы моны күптән көтә.
Лариса Федорова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев