Красный Октябрь поселогында махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби истәлегенә мемориаль такта ачылды (Фоторепортаж)
СВО герое Исмәгыйлов Рамил Равил улы портреты белән истәлек тактасы Красный Октябрь мәктәбе фойесында урнаштырылган
Белем көнендә, 1 сентябрьдә, Красный Октябрь поселогында махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби истәлегенә мемориаль такта ачылды. Аны ул укыган җирле мәктәп бинасына урнаштырганнар.
Рамил 2023 елның 17 июнендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Батырлыгы, фидакарьлеге һәм кыюлыгы өчен ул үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Аңа 42 яшь тә тулмаган иде. Бу көнне геройның әти-әнисе: Равил Миңнулла улы һәм Фәния Гарифулла кызы, хатыны Гөлнара Рушан кызы, аның якыннары, дуслары, район башлыгы Вячеслав Козлов, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов, авыл җирлеге башлыгы Владимир Захаров, педагоглар, мәктәп укучылары солдат батырлыгына хөрмәт күрсәтергә җыелдылар.
Алар туган җирне саклау, илнең чын патриоты булу, якташ - геройларны истә тотуның мөһимлеге турында сөйләделәр. Ватанны саклау - һәр гражданның изге бурычы, диделәр. Һәм без үз тарихыбызны истә тотарга, үз гомерләре бәрабәренә илебезнең бәйсезлеген яклаган кешеләрне хөрмәтләргә тиешбез. Мәктәп яшьләре патриотик шигырьләр укыды, педагоглар «Журавли» җырын башкардылар.
Рамил Исмәгыйлов турында балалар бакчасының элеккеге мөдире, башлангыч сыйныфларда Рамильнең укытучысы һәм өлкән сыйныфларда сыйныф җитәкчесе искә алдылар. Барысы да аның турында шат күңелле егет дип сөйләделәр.
Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Рамил ДОСААФ мәктәбенә укырга кергән, аннан соң армиядә хезмәт иткән. СВО зонасына Яшел Үзән хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган, бу шәһәрдә аның гаиләсе калган.
Рамилнең туган апасы Сания Исмәгыйлова аның турында дулкынландыргыч хатирәләрне сөйләде:
- Мобилизацияләнер алдыннан Рамил безнең янга Чистайга килде. Сөйләшкәндә ул: «Апа, минем әби-бабаларымның хәрби бүләкләре кайда (алар Бөек Ватан сугышында катнашканнар)? Минем дә бүләкләрем булыр микән, дип уйлыйм?». Әйе, менә хәзер син герой булдың, энем, кызганыч, вафатыңнан соң гына шул.
Безнең геройларга мәңгелек дан!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев