Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Красный Октябрь – өч авылның үзәк усадьбасы

(Дәвамы. Башы 36 нчы (24.05.17) санда.)

Халык сәламәтлеге
ФАП-та 33 ел эш стажы булган фельдшер Мария Полякова һәм Елена Темникова Красный Октябрь поселогы халкының сәламәтлеге турында кайгырталар.
- Монда яшәүче төп халык белән эшләве дә җиңел: алар профилактик караулар үтү вакытын билгеләүгә киләләр. Читтән килүчеләр белән эш катлаулырак, аларны үгетләргә кирәк. Быел 131 кеше диспансерлаштыру үтәргә тиеш, өчесе үтәргә теләми. Инвалидлыгы булган 42 кешенең 22 се социаль җыелмадан (пакет) баш тартты, ягъни акчага өстенлек бирделәр, - диде ФАП мөдире Мария Полякова булган проблемалары белән уртаклашып. - Бездә гражданнарны беренчел карау үткәрү өчен кирәкле барлык җиһазлар һәм пациентларга беренче ярдәм күрсәтү өчен медикаментлар бар. РҮХ дән - участок табибы Нурия Билалова һәм шәфкать туташы Светлана Шумковадан да зур ярдәм күрәбез. Безнең ФАП-та Валентина Скокова 40 ел акушерка булып эшләде. Ике атна элек Казанда аны Россия Федерациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Хезмәттәшебез өчен без бик шат, - диде ул үз сүзен төгәлләп.
Мария Полякованың да пенсия яше җиткән. Әлбәттә, аның һөнәрендә алмашчы табылыр (җирле авыл кызы мед.училищеда укуын тәмамлый). Әмма аның һөнәри осталыгына һәм яхшы күңеллелегенә әлегә алмашчы юк, - бу хакта Красный Октябрьдә яшәүче байтак халык шулай ди һәм хәтта безгә, газетага да язалар. Халык арасында сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалау белән АҖ башкарма комитеты, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре дә актив шөгыльләнә. Красныйоктябрьлеләрнең озын гомерле булуының ачык мисалы бар, бу - 92 яшьлек Анастасия Петровна Нестерова, аның 2 һәм 3 дәрәҗә "Ана даны" бүләге бар. Ул 8 бала тәрбияләп үстергән. Үзе гомере буе кырда, икмәк пешерү пекарнясында эшләгән, хуҗалыкны алып барган. Һәм, эшләмә дип, "ачуланып торсалар да", әлегә кадәр түтәлләргә кирәк нәрсәләрне үзе чәчә, үзе карый.
- Озын гомерле булуның сере - хәрәкәттә һәм яхшы күңелле булуда, - ди АҖ башкарма комитет секретаре Надежда Лазарева.
- Боларның барысына да карамастан, поселокта демографик торыш мактанырлык түгел: үткән елда 12 кеше үлгән, нибары 3 сабый гына туган. Агымдагы елның 5 аенда үлем-китем булмаган (күз генә тимәсен). Тик шушы чор эчендә йөклелек буенча исәпкә баскан бер генә хатын-кыз да юк. Димәк, июньдә көтелгән сабый быелгысы елда туачак бердәнбер бала булачак.
Красный Октябрь поселогы байлыгы
Красный Октябрь поселогы әле яшь һәм монда тарихи һәйкәлләр дә юк, аның каравы табигать һәйкәле бар, әле ниндие генә! Коржинский сөзәклеге - Татар Кама аръягында ташлы даланың классик участогы булып тора. Фәнни әһәмияте дә бар. Монда таш чыгару тыела, терлекләр көтәргә дә ярамый, чөнки сөзәклектә үсемлекләр япмасы дала үсемлекләренең төрлелеге белән аерыла, алар Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.
Төзекләндерелгән ике чишмә бар. Красный Октябрь халкы куллана торган су үзенең составы буенча безнең районда иң яхшысы. Әмма поселокта төп байлык - бу халык. Үзләренең якташларын - медикларны, педагогларны, авыл хуҗалыгы производствосында һәм башка өлкәләрдә эшләүче алдынгыларны, бер сүз белән әйткәндә, яхшы кешеләрнең красныйоктябрьлеләр кадерләрен беләләр һәм хөрмәт итәләр.
Педагогик хезмәт ветераны Александра Филипповна Шумкованың хезмәт стажы - 47 ел. Красный Октябрь мәктәбендә ул рус теле һәм әдәбиятын укыткан. Үзе 14 яшьтән шигырьләр яза. Аның патриотик эчтәлектәге шигырьләре "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасында басылып чыкты һәм Яңа Чишмә районы шагыйрьләре иҗат иткән шигырьләр тупланган 3 китапка кергән. Февраль аенда ул үз шигыре белән район "Балкыш" ветераннар фестивалендә чыгыш ясады.
Валентина Александровна Трунова әлеге мәктәптә математика укыткан. Бүген ул чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИ га әзерләнүдә булыша. Укытучы булып эшләгәндә ул балаларны төгәл фәннәргә генә түгел, ә яхшы психолог буларак бер-беренә карата яхшы мөнәсәбәттә булырга да өйрәтә.
Бервакыт чигеп бизәк ясау белән мавыгып китеп, 20 дән артык картина иҗат итә, шулардан кайберләре авылда һәм районда халык иҗаты күргәзмәләрен бизәп тора.
Татьяна Валентиновна Иванованың педагогик стажы - 43 ел. Мәктәптә ул "Фантазияләр копилкасы" түгәрәген алып бара. Ул балаларны күп нәрсәгә өйрәтә, бай фантазияле, хезмәт сөючән кеше.
Авылның киләчәге яшьләр кулында
Узган ел поселокта 5 туй булган, тик бер генә яшь пар да туган авылында яшәми. Поселок халкы моны эш юклык белән аңлата. Сүз дә юк, Красный Октябрьдә җаныңа якын эш табу авыррак, әлбәттә. Өлкән буын кешеләре авыл хуҗалыгында хезмәт куя, ә яшьләрнең үзләрен башка өлкәләрдә дә күрәселәре килә. Ә менә мәдәниятле яшәр өчен Красный Октябрьдә шартлар юк түгел: юллар яхшы, урамнарга яктырткычлар куелган, төзекләндерелгән, барлык социаль һәм мәдәни объектлар да бар. Өстәвенә район үзәгеннән дә ерак урнашмаган - бу бик зур өстенлек.
2016 елда җыелган үзара салым акчалары түбәндәгеләргә юлланган:
- өч авылда да кышкы чорда юлларны тотуга;
- Красный Октябрьдә һәм Новопоселенная Лебедкада ремонтка һәм өлешчә суүткәргеч челтәрләрен алыштыруга;
- "Екатерининский" чишмәсе территориясендә суүткәргеч коммуникацияләрне ремонтлауга;
- Красный Октябрь территориясендә каберлекне коймалауга. Әлеге эшләр тулы күләмдә башкарылган.
Авыл җирлеге белән озак еллар Лидия Сухорукова һәм Светлана Ерохиналар җитәкчелек итә. Авылларны төзекләндерүгә алар үз өлешләрен кертәләр, инде чират ир-атларга җиткән - Красный Октябрь АҖ башлыгы Андрей Нестеровның да өч торак пунктны төзекләндерү буенча планнары зурдан. Ярдәмчеләре һәм район җитәкчелеге ярдәме белән ниятләре тормышка ашар дип ышанабыз. Красный Октябрь халкы да аңа зур өметләр баглый, чөнки әле бик аз гына вакыт эчендә дә ул үзен эшчән һәм инициативалы җитәкче итеп күрсәтә алган.
Лариса ФЕДОРОВА. Автор фотолары
(Ахыры бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев