Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Красный Октябрь – өч авылның үзәк усадьбасы

Красный Октябрь поселогы өч авыл: Күл аръягы, Яшел Болын һәм Гарь торак пунктлары базасында 1929 елны төзелә башлый. Бүгенгесе көндә ике авылның исеме генә калган, ә Гарь поселогында - 2 йорт.

Бу күптәннән һәм күптән түгел булган
1930 елны авылда колхоз оеша, беренче рәис Н.А. Афанасьев була. Сугышка чаклы Красный Октябрьдә төзелеш эшләре актив алып барыла: клуб, ашханә, балалар бакчасы, колхоз эшчеләре өчен тулай торак, мәктәп төзелә. Бөек Ватан сугышы башлангач авыл бушап кала: сугышка киткән 216 ир-егетнең 104-е генә әйләнеп кайта - күбесе яраланып, контузия алып. Халык хуҗалыгын нигездә хатын-кызлар һәм балалар торгыза. Җиңүнең 5 еллыгына Красный Октябрьдә башлангыч мәктәпне җидееллык итеп үзгәртәләр, ике сыерлар, бозаулар абзары, ашлык киптерү урыны, колхоз электростанциясе төзелә. 1957 нче елны өч колхоз: Киров исемендәге, Тукай исемендәге һәм "Красный Октябрь" базасында "Красный Октябрь" совхозы оеша. Ә Красный Октябрь АҖ башкарма комитеты канаты астына Екатериновка һәм Лебедка авыллары алына. Колхозлар берләшкәч, таштан капиталь биналар салына башлый. Сыерлар, дуңгызлар, бозаулар өчен абзарлар, типовой бөртек складлары, механикалаштырылган ике ындыр табагы, атлар абзары, механикалаштырылган мастерской, уналтышар фатирлы өч йорт төзелә.
1961 елны совхоз тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы итеп үзгәртелә. Икенче елны ук краснооктябрьлылар ВДНХ-да борчактан югары уңыш алган өчен 1 дәрәҗә диплом алалар. Шул ук елны поселокта суүткәргеч һәм Дәүләт челтәреннән электр линиясе сузыла. ТҖХ үсә, бөртеклеләрдән югары уңыш ала. 1966 елны совхозда эшләүче бер төркем алдынгы эшче СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә. 2004 елда "Красный Октябрь" ТҖХ бетерелә.
13 елдан соң Безнең белешмә
2017 елның гыйнварына Красный Октябрь поселогында 733 кеше яши:
Шуның 140-ы - балалар һәм 18 яшькәчә булган яшьләр
Хезмәткә яраклылар саны - 462
131 кеше - пенсионер.
Красный Октябрь АҖ территориясендә 15 гектардан артык мәйданны нефть компаниясе скважиналары били.
Красный Октябрьгә эре инвестор - "Кулон" Агрофирмасы" ҖЧҖ килә. Ике күмәк фермер хуҗалыгы оеша. 10 социаль объект эшләп тора. Үз эшеңне ачу мөмкинлеге бар.
Бүгенгесе көндә поселок халкы ни белән мәшгуль соң?
Безнең белешмә
Бюджет өлкәсендә 62 кеше хезмәт куя
32 кеше - нефтьче
149 кеше - районда башка тармакларда
137 кеше - авыл хуҗалыгында
41 кеше - районнан читкә китеп эшли.
Красный Октябрьдә эшсезләр дә бар - 26 кеше, Мәшгульлек үзәгендә 4 кеше исәптә тора.
10 ел элек һәр йортта диярлек бер-ике баш сыер, берничә баш дуңгыз, сарыклар асраган булсалар, бүгенгесе көндә Красный Октябрьдә 238 йортта 19 сыер, симертүдә 150 баш МЭТ, 145 баш дуңгыз, 270 баш - сарык-кәҗә һәм 1000 нән артык йорт кошы асрыйлар.
Шәхси хуҗалыклардан халыкның алган табышы 2 млн. 484 мең сумлык.
Даими керем чыганагы, үз йорты, транспорты булганнар балаларын ВУЗ ларда укыталар. Җирле мәктәптә биргән белем барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына да шундый мөмкинлек бирә.
Мәктәп
Бүген 2012 елда капиталь ремонтланган гомуми белем бирү мәктәбендә 60 бала укый. 14 укытучының 10ысы I квалификацион категориягә ия. Күпчелеге район һәм республика конкурсларында катнаша һәм җиңәләр дә. Мисал өчен, Олеся Форостовская педагоглык осталыгы конкурсының "Яшь укытучы - 2016" номинациясендә 1 урынны яулаган, ә Валерий Киселев "Ел сыйныф җитәкчесе" педагоглык осталыгы район конкурсында лауреат булган, Наталья Нестерова "Укытучы-мастер" грантын откан. Ел саен мәктәп яны участогы район конкурсында призлы урын ала. Мәктәп 100 мең сум күләмендә "Лукойл" конкурсында грант ота. Педагоглар үзләренең укучыларын да конкурсларда һәм олимпиадаларда җиңүгә әзерлиләр.
Укучылар эко-конкурсларда актив катнашалар һәм ике ел рәттән макулатура җыю буенча алда баралар.Үткән елда мәктәп "Балачакка чикләр юк" фестиваль - конкурсында һәм "Имин тәгәрмәч" район конкурсында 2 урыннарны яулаганнар. 5 сыйныф укучысы Татьяна Козлова татар теле буенча V Халыкара олимпиадада I дәрәҗә дипломга ия булган, Аделя Ялилова "Йолдызлык" республика фестивалендә лауреат булган. "Бик шәп вожатый" конкурсында Лиана Хәкимова 1 урын яулаган һәм Казанда район данын яклаган. 8 сыйныф укучысы Диана Трунова "Оныкчыклар Җиңү рәсемен ясый!" дип аталган республика балалар рәсеме конкурсының район этабында 1 урынны яулаган, ә татар теле буенча республика олимпиадасында - 2 урын. Башка бик күп укучыларның белемнәре һәм осталыклары мәктәпнең горурлыгы булып тора. Мәктәптә бик күп түгәрәкләр, спорт секцияләре эшли, шулай булгач, балаларның ямансулап утырырга вакытлары юк, өстәвенә балаларның ни белән булса да мәшгуль булулары аркасында балигъ булмаганнар тарафыннан тәртип бозулар да юк дигән сүз. Әлеге мәктәптә бүгенгесе көндә профилактик исәптә торучы бер генә укучы да юк.
- Проблемалар мәктәптә бар, - диләр мәктәп директоры Фоат Кәбиров һәм завуч Владимир Мятлев, - бу искергән кухня инвентаре һәм ашханәдәге савыт-сабалар, медкабинет булмау, актлар залында урындыклар җитешмәү.
Аларның кайберләре коллектив көче һәм мәктәпне тәмамлап чыгучылар - химаячеләр ярдәме белән хәл ителә (Алексей Иванов, Роман Губкин, Светлана Мартышова, Сергей Миронов, Андрей Нестеров, Дмитрий Ембахтов һәм "Кулон" а/ф).
Быел 8 укучы мәктәпне тәмамлаячак, беренче сыйныфка 10 бала киләчәк, шуларның 7се - балалар бакчасында тәрбияләнгән балалар.
"Кояшкай"
Бик яхшы каралган һәм бик матур уен мәйданчыклары "Кояшкай" балалар бакчасы урнашкан таушалып беткән ике катлы бина стеналарыннан шактый аерылып тора. Бина файдалануга тапшырылган көннән бирле (2001 ел) аңа бер тапкыр да тышкы ремонт ясалмаган, ә менә эчке якта - балалар өчен оҗмах урыны кебек. Уңайлы, матур итеп бизәлгән стеналар, ата-аналар өчен байтак кына файдалы мәгълүматлар, иркен музыка залы һәм төркемнәр. Карап торышка бар да бик шәп кебек. Әмма...
Балалар бакчасы мөдире Маргарита Карунина безнең кәефне җибәрде:
"Роспотребнадзор тикшерүе күрсәткәнчә, бездә бар да шома гына түгел шул: безгә линолеумны алыштырасы, җылыту батареяларын декор белән каплыйсы бар. Тик балалар бакчасы эшендә уңай яклар да бар: 2016 елда ул Иң яхшы билингваль балалар бакчасы булды", - диде.
Балалар бакчасына 27 бала йөри. Аннан 7 бала мәктәпкә китәчәк, үзенә 8 баланы кабул итәчәк.
Авылда мәдәният
Красный Октябрь китапханәсенең тарихы бик кызыклы: колхоз партия комитетының кызыл почмагына Ленинградтан гуманитар ярдәм килгән. Бу матур һәм балалар әдәбияты була, алар арасында бик сирәк очрый торган китаплар да булган. Әмма 1982 елда китапханә фонды мәдәният бинасында янгын вакытында янган. 2004 елның августыннан китапханә ФАП һәм балалар бакчасы белән бер түбә астына урнашкан. Бу җылы, якты, зур тәрәзәле төзекләндерелгән бина. Залда дүрт урынлы ике өстәл куелган. Уку залы һәм абонементлар белән эшләү бер бүлмәдә башкарыла. Китап укучыларга утырыр урын, яңа әдәбият белән танышу, газета-журналлар карау мөмкинлеге бар. Китапханә залында Интернетка тоташтырылган ике компьютер куелган, моннан укучылар да файдалана ала. Бүгенгесе көндә китапханә фондында 8123 данә китап бар.
Китапханә мөдире Валентина Ембахтова болай ди:
- Безгә кечкенә сыйныф укучылары һәм хәтта мәктәпкәчә яшьтәге балалар да бик теләп йөри. Алар өстәл һәм компьютер уеннарында уйныйлар, рәсемнәр ясыйлар, картиналар буйыйлар, балалар өчен журналлар укыйлар, төрле конкурсларда, викториналарда катнашалар, табышмаклар, кроссвордлар чишәләр.
Китапханәдә балалар иҗат түгәрәге эшли. Китапханәче инвалидларның, өлкән һәм ялгыз пенсионерларның , тыл хезмәтчәннәренең өйләренә бара, юбилярларны котлыйлар, урак өстендә кырга чыгып механизаторлар өчен чыгышлар ясыйлар.
Китапханәдә төрле чаралар - календарьдагы бәйрәмнәр билгеләп үтелә, китапханәнең реклама һәм нәшир итү эшчәнлеген үстерү, китаплар күргәзмәсе, әңгәмәләр һәм хәтта балалар мәйданчыкларында балалар белән спорт эстафеталары үткәрелә, чөнки китапханәче балалар бакчасы, мәктәп һәм авыл клубы белән тыгыз хезмәттәшлек итә.
Яңа клубта яңа хезмәткәрләр
Яңа себерке яңача себерә, диләр бит. Бу чыннан да шулай микән? Бу хакта Красный Октябрь АМЙ эше мисалында белербез дип уйлыйм.
Елена Захарова яңа МЙ бинасы ачылган көннән бирле эшли (башта аккомпаниатор булып, ә быелның апреленнән - директор). Яңа директорга ярдәмгә яшь һәм инициативалы сәнгать җитәкчесе Анастасия Захарова һәм аккомпаниатор Ольга Щипановалар килгән. Өчесе дә югары белемле, тик мәдәни-агарту өлкәсендә түгел. Аларның эшли башлавына әле бер ай гына.
- Перспективага нинди эшләр планлаштырасыз һәм мәдәни-агарту эшчәнлеген нидән башлыйсыз?
- Без "Пой моя гитара", "Наши руки не знают скуки", "Веселые ребята" түгәрәкләренең эшен дәвам иттерәбез, түгәрәккә йөрүчеләр "Без бергә" дип аталган халык сәнгате фестивалендә 1 дәрәҗә диплом алдылар, "Мирас - 2017" театр коллективларының район смотр-конкурсында уңышлы чыгыш ясаулары билгеләп үтелде, - дип сөйли МЙ директоры.
- Клубта төрле чаралар: календарьдагы бәйрәмнәр, кичәләр, концертлар, уен программалары оештырыла. Кичләрен диско-кичәләр үтә, яшьләр бильярд уйнарга киләләр.
Шушы эшләр белән беррәттән яшь мәдәният хезмәткәрләре авылда иҗат коллективына җәлеп итү өчен талантлы кешеләрне дә эзлиләр. АМЙ-да проблемалар да җитәрлек - акча юк: артистларга костюмнар мәдәният хезмәткәрләре акчасына алына, музыка аппаратурасы юньләп эшләми, фильмнар, мультиклар карау өчен мультимедиа җиһазы да юк.
Лариса ФЕДОРОВА
(Ахыры бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев