Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Красный Октябрьдә яшәүче гаиләнең авыл хуҗалыгында хезмәт стажы - 95 ел

Хәертдиновлар гаиләсе: «Пассив ял - безнең өчен түгел».

Илдар һәм Рәхимә Хәертдиновлар озак еллар авыл хуҗалыгында эшләгәннәр - Илдар әфәнде 45 ел дәвамында механизатор булган, Рәхимә ханым исә 50 ел терлекчелектә хезмәт куйган. 2021 ел алар өчен үзенчәлекле булган: Рәхимә күптән лаеклы ялга чыккан булса да, хуҗалыкта хезмәт куюын туктатмаган, ниһаять, (66 яшендә), хәзер аларның бер-берсе белән вакытны бергә үткәрер һәм күптәнге хыялларын (диңгезгә сәяхәт итү) тормышка ашырыр өчен мөмкинлек бар.

Илдар абый да, Рәхимә апа да Яңа Ибрай авылында күп балалы гаиләләрдә туып, кечкенәдән үк хезмәткә өйрәнеп үскәннәр. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, икесе дә колхозда эшли башлыйлар. Илдар өч ел Балтыйк флотында хезмәт иткән вакытта, аның кәләше Рәхимәгә 18 яшь тула, ә бер елдан алар өйләнешергә булалар.

Илдар хатынын тагын 10 энесе һәм сеңлесе яшәгән ата-ана йортына алып килү мөмкин түгеллеген белгән, шуңа күрә алдан ук: «Красный Октябрьгә барабыз, анда торакны тиз бирәләр, эш шартлары да заманча», - дип карар кылганнар.

1974 елда алар «Красный Октябрь» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгына эшкә урнашалар. Кушканнарны җиренә җиткереп башкаралар, үз һөнәрләрен яратып эшлиләр. Эшләгән елларда икесе дә (Илдар әфәнде - МТЗ тракторчысы, Рәхимә апа - сыер савучы булган) күп тапкыр бишьеллык социалистик ярышларда җиңү яулаганнар, коммунистик хезмәт ударниклары булганнар, СССР компартиясенә тәкъдим ителеп, анда кабул ителгәннәр. Рәхимә апа берничә тапкыр район Советы депутаты итеп сайланган.

Яхшы эшләгәч, хезмәт сөючән гаиләгә совхоз һәм район җитәкчелеге тарафыннан ел саен бүләкләр тапшырылган, тик алар эштә генә түгел, өйләрендә дә күп эшләгәннәр - ике сыер, үгезләр асраганнар, кош-кортлар үстергәннәр.

Гаиләдә ике кыз-бала үсеп килгән чакта (Венера һәм Резедә) җитәкчелек Рәхимә апаны зоотехникка укырга җибәрә.

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын ул читтән торып, кызыл дипломга тәмамлаган.

 Хуҗалыкта («Зубов В.С.» КФХда) зоотехник булып эшләгән вакытта, Рәхимә апага ветврач та, орлыкландыручы да, лаборант та булырга туры килгән.

«Өйгә кайтуың була, яңадан фермага чакырган чаклар да булгалады. Ул вакытта ирем машина сатып алырга тәкъдим итте. 53 яшемдә мондый карар кабул итү җиңел түгел иде, тик имтиханнарны яхшы тапшырдым - ныклап өйрәнү ярдәм иткәндер. «Ока» автомобиле сатып алдык, бу миңа производствода да, шәхси хуҗалыкта да эшне күпкә җиңеләйтте», - ди Р. Хәертдинова.

2011 елда Рәхимә Хәертдиновага «ТРның атказанган терлекчесе» исеме бирелә. 2012 елда ул «Ел хатын - кызы» район конкурсының «Үрнәк хатын-кыз» номинациясендә җиңү яулый.

Илдар абый бу вакытта инде лаеклы ялга чыккан була, йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнә, шунысы яхшы, алар фатирда түгел, ә совхоз төзегән коттеджда яшиләр, шуңа күрә үз ишегалларында һәм бакчада эш күп була.

Шушы еллар дәвамында Илдар әфәнде хатынының эштән туктавын,кем әйтмешли, «Үзебез өчен» яши башлавын көткән. Илдар абыйның Рахимә апа белән бергәләп диңгезгә бару теләге булган.

«Мин үзем өч ел буе Балтыйк диңгезендә хезмәт иттем, миңа ул чакта  диңгезне ярдан түгел, ә уртасына кереп күзәтү бик тә ошаган иде. Рәхимәнең дә юллама буенча Кара диңгезгә барганы бар. Хәзер инде, насыйп булса, оныкларны үзебез белән алып, бергә барырбыз», - дип уртаклаша үз хыяллары белән  Илдар абый.

Күптән көткән көн җиткән: быелның 1 апреленнән Рәхимә апа рәсми төстә пенсионерка.

Хәзер, алар туган авылларында, Яр Чаллы һәм Чистайда  яшәгән күпсанлы туганнарына кунакка ешрак йөри башлаганнар, Чистайда исә аларның 4 оныгы яши: Эвелина һәм Альбина - кызлары Венераның балалары, Ләйсән һәм Алинә - Резедәнекеләр.

«Тәмле камыр ризыклары ешрак пешерелә инде хәзер», - ди Илдар абый, - тик минем өчен Рәхимәнең эшне кайгыртмыйча, үзе теләгәнне эшләп яшәве мөһимрәк».

Мине озатканда Рәхимә болай диде: «Минем әле һаман да фермага, коллектив янына барасы килә. Альтернатива (көндәлек скандинавча йөреш, бассейнга бару, бәйләү) әлегә булышмый. 50 ел буена эшкә йөрү гадәтен тиз генә онытып булмый шул».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев