Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Красныйоктябрьлылар планны үтәгән

Красный Октябрь авыл җирлегендә 686 сайлаучы, шуның 136 сы ташламаларга ия. 300 шәр сум акча җыйганнар. 380 кеше акча биргән, нәтиҗәдә 114200 сум җыелган, республика субсидиясе белән бергә 571 мең сум булган.


2018 елда үзара салым программасы буенча поселок территориясендә ККК җыю өчен контейнерлары белән 2 контейнер мәйданчыгы төзү (130  мең сум), Спорт урамында суүткәргеч челтәрләренә ремонт һәм өлешчә алыштыру (200 мең сум) планлаштырылган. Екатериновка һәм Новопоселенная Лебедка авылларында юл билгеләре урнаштыруга һәм юл тамгалары ясауга 126 мең сум, юлларны кардан чистартуга 115 мең сум бүлеп куйганнар.
Бүгенгесе көндә контейнерлары белән контейнер мәйданчыклары урнаштырылган. Эш өчен гомуми акчалардан шэ Ш.Ш. Сабировка (62866,73 сум) һәм “Чишмә-сервис” ҖЧҖ гә (62866,74 сум), төзелеш контроле өчен шэ Л.Г. Исмәгыйловага 1848,58 сум һәм смета төзүгә шэ Р.Н. Мусинга 2417,95 сум күчерелгән.
Юл билгеләре урнаштыру һәм юл тамгалары ясау өчен “Чистополь транссигнал знаки” ҖЧҖ-гә акча күчерелгән: Екатериновкадагы эш өчен – 97100 сум, Новопоселенная Лебедкада – 28900 сум.
Юлларны кардан чистартуга “Кулон” “Агрофирмасы” ҖЧҖ һәм “Козлов В.А.” КФХ белән (115 мең сум) килешү төзелгән, акчалар 2018 елның ноябрь-декабрендә күчереләчәк.
- Спорт урамындагы суүткәргечне алыштыру өчен подрядчы “Шараф” ҖЧҖ гә 200 мең сумның 98386 мең сумы күчерелгән, - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Владимир Захаров. - 460 метр су трассасы алыштырылган. Бүгенгесе көндә суүткәргеч коеларга гидрант һәм ике люк урнаштырасы калды. Башкарылган эшләр өчен акчаларның калган өлешен подрядчыга тиздән күчерәчәкбез.
Быелгысы елда 18 ноябрьдә үтәчәк референдумда халык түбәндәгеләр өчен тавыш бирәчәк:
- Красный Октябрь поселогында зират территориясендә тех.бина төзү;
- Красный Октябрь, Н.П.Лебедка, Екатериновка авылларында һәм Гарь поселогында кышкы һәм җәйге чорларда юлларны тиешенчә тоту (ЯММ сатып алып юлларны кардан чистарту, чүп үләннәрен чабу);
- тракторга роторлы чапкыч сатып алу;
- Н.П.Лебедка авылында 2 контейнер сатып алып контейнер мәйданчыгы төзү;
- Екатериновка авылында чишмәнең алгы ягын коймалау;
- Екатериновка һәм Н.П.Лебедка авылларында су белән тәэмин итү системасына хезмәт күрсәтү һәм проектлаштыру.
Халык фикере:
Мөхәммәтҗанова Мәгъмүрә, 83 яшь: - Мин үзара салымга каршы түгел, түләдем һәм алга таба да түләячәкмен, Заливная урамындагы безнең тыкрыкка (ике әби яши) вак таш җәйсәләр, 1000 сум да бирер идем. Ике генә самосвал китерсәләр дә яхшы булыр иде. Юл өзеклегендә ни эшләргә дә белмибез. Сикәнәсне чистартыр вакыт та җиткәндер, елга юлын үзгәртә һәм ел саен язгы ташу вакытында ишегалды тирәсен су баса. Ә алда ни булыр?.. Әйе, тәрәзәдән яңа контейнерлар куйганнарын да күреп торам, авылда эш эшләнә. Өлкәннәр көненә безгә бик яхшы пакетлар бирделәр, чәй табынына чакырдылар, безне машина белән килеп алдылар. Шулар өчен бик тә рәхмәт әйтәсем килгән иде, безнең бит авылдашлар белән очрашып сөйләшәсе килеп тора, безнең өчен игътибар бик кадерле нәрсә.
Фоат Кәбиров: - Мин бик канәгать, безнең Спорт урамында яңа суүткәргеч, искесендә тишелүләр (өзелүләр) күп булды. Яңа трасса буенча чиста чишмә суы килүенә дә сөенеп туя алмыйм, чүп-чар өчен яңа контейнерлар куйдылар, барлык чүплекләр бетерелгән. Чисталык һәм экология өчен боларның барысы да мөһим. Кышын юлларны кардан яхшы чистарталар, бернинди шикаять юк.
Скокова Валентина: - Әйе, үзара салым буенча ниләр эшләнүе хакында мин хәбәрдар: су үткәрделәр, контейнерлар куйдылар. Бу бик яхшы. Ә менә Сикәнәс елгасы үзәнен чистарту проблемасын бик мөһим дип саныйм. Анда әрәмәлек, кондызлар плотина төзи, чүпләнгән үзән үз юлын үзгәртә, авылга керә. Язын безнең Болын урамындагы бакчаларны да су баса башлады. Тагын бер проблема – быел безнең урамга вак таш салдылар, тыю билгеләре куйдылар, шуңа да карамастан аннан ферма ягына таба зур машиналар йөри, юлны ваталар. Без әлеге юлны күпме көттек, хәзер бу юлны безнең күз алдында юкка чыгаралар. КФХ да, башка юлдан йөрсеннәр дип, үз хезмәткәрләрен кисәтсеннәр иде. Ясаганны сакларга кирәк!
Ольга ИВАНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев