Күрше районда юл-транспорт һәлакәтендә Яңа Чишмәдән яшь егет һәлак булган
Авария 2сеннән 3 сентябрьгә каршы төндә Чирмешән районы Лашман авылы янында була.
Яңа Чишмәдән 22 яшьлек шофер идарә иткән Шевроле-Круз автомобиле тизлек арту сәбәпле идарәне югалта, кюветка оча һәм берничә тапкыр әйләнә. Машина юлдан 65 метр арада була һәм шуңа күрә аны иртән генә табып алалар.
Авария нәтиҗәсендә Яңа Чишмәдән 22 яшьлек шофер шунда ук һәлак булган.
Кызганычка каршы, шофер юлның куркыныч участокларын күрсәтүче юл билгеләренә игътибар итмәгән, дип билгеләп үтте Чирмешән районы ЮХИДИ бүлегенең өлкән инспекторы Рәмис Шәкүров.
Мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев