Көтәргә, яратырга һәм ышанырга кирәк…
Октябрь башында Черемухово Бистәсендә ирле-хатынлы Сорокиннарның бергә гомер итүләренә 60 ел булачак.
Әлеге датаны бәйрәм итү - сирәк күренеш, чөнки өлкән яшьтәгеләрнең күпчелеге мондый көнгә кадәр яши алмый. Ә менә Александр Анисимович һәм Александра Ивановна олы бәйрәмне каршылап кына калмыйлар, өлкән яшьтә булсалар да, алар әле нык, яшьләргә биргесез. Аларның исемнәре бертөрле булу гына түгел, язмышлары да хәтта охшаш. Икесе дә яшьли әниләрен югалтканнар һәм үги ана тәрбиясендә үскәннәр. Икесе дә шушы бистә кешеләре, заманында иң зур авылның икесе ике очында яшәгәннәр, шуңа да таныш булмаганнар алар. Өстәвенә малайны 13 яшендә ФЗӨ-га укырга җибәргәннәр, аннан соң сугыш елларында әлеге яшүсмер Казан заводында эшләгән.
Алар шактый соңлап кына очрашканнар. Ул елларда Александр Анисимович ил буйлап йөреп кайткан була: Казаннан соң комсомол юлламасы буенча Уралда күмер чыгару җирләрендә слесарь булып эшләгән, шунда ук машина йөртү таныклыгы алган һәм армиядә штаб начальнигы шоферы булып хезмәт иткән.
Армиядән соң туган авылына кунакка кайтырга ниятләгән һәм бөтенләйгә шунда калган, чөнки монда Шураны очраткан. Бер бәйрәмдә егетне яшьләр кичәсенә чакыралар, анда бик чибәр кыз булачагын әйтәләр. Шура аңа беренче күрүдән үк ошый. Ярты елдан соң алар язылышалар, ә Уралда алган икенче һөнәре аңа кабат ярап куя - ул совхозда бортлы ГАЗ-52 дә эшли башлый.
Александр Анисимович беренче класслы шофер була, руль артында 40 ел хезмәт куйган. Совхозда эшләгән һәм беркайчан да ерак рейсларга йөрүдән баш тартмаган. Илнең күп кенә зур шәһәрләрендә булган, бөтен Союзны әйләнеп чыккан. Совхоздагы яңа машиналарны сынап карауны (обкатка) бары аңа гына ышанып тапшырганнар. Ә пенсиягә чыгарга дүрт ел кала ул СК комбайны штурвалы артына утырган. Фидакарь хезмәте өчен Александр Анисимович байтак кына бүләкләр белән бүләкләнгән. Ире рейста булган арада, Александра Ивановна гаилә учагын саклаган, бригадада төрле эшләрдә, бозаулар фермасында эшләгән һәм сабыр гына тормыш иптәшен көткән. Кайчакларда бик озаклап көтәргә туры килгән, чөнки урак өсләрендә өчәр айга күрше төбәкләргә дә эшкә җибәргәннәр. Озак вакытларга аерылып торсалар да, аларның мәхәббәтләре сүрелмәгән, бары ныгыган гына.
- Без тату яшәдек, зур тавыш чыгарып беркайчан да әрләшмәдек. Ул шушы гомер дәверендә бармак белән чиртү генә түгел, ә каты сүз дә әйтмәде, - дип сөйләде Александра Ивановна. Александр Анисимович әлеге сүзләрне раслап: "Әлбәттә, яхшы һәм тату яшәдек, шулай булмаса, шулкадәр гомер бергә яши алмас та идек", - ди. Өйләрендә бер-берсенә сакчыл караш һәм олы хөрмәт хөкем сөрә. Бер-берсен кайгыртып яшәгәнгәдер, ир белән хатын үз яшьләреннән күпкә яшьрәк күренәләр. Ике уллары бар. Олысы Валерий "Кулон" агрофирмасында агроном, икенчесе Владимир - тракторчы. Валерийның кызы Светлана Яңа Чишмә РҮХ-дә шәфкать туташы булып эшли, абыйсы Виктор КамАЗ цехында - начальник. Владимирның өч улы да инде буй җиткән, башлы-күзле булган, Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә яшиләр, төпчекләре Диана 3 сыйныфка бара. Оныкчыклар: Юля белән Сергей да бар. Кечкенә генә, уңайлы йорт хуҗалары 80 не узсалар да, өй-йорт эшләрен үзләре башкаралар. Элегрәк күп итеп мал тотканнар, хәзер тавыклар һәм бройлерлар гына асрыйлар. Бакчаларында бөтен төр яшелчә үсә, 5 сутый бәрәңге чәчкәннәр, чияләре бик уңган. Кая илтергә белгән юк, үзебезнекеләр инде алып бетерделәр. Бәлки кемгә дә булса кирәктер, юкка чыкканчы килеп җыйсыннар иде, диләр картлар.
Бакчада да икәү кайнашалар, Александра Ивановна шул арада тәмле ризык та пешереп өлгертә, ә Александр Анисимович өйдә вак-төяк ремонт эшләре белән шөгыльләнә. Өстәвенә әби балаларына да булыша. Бәрәңге алганда үзе казый, үзе чүпли, үзе ташый. Әле күчтәнәчен дә алып бара, балаларын үзе пешергән пирожкилар белән сыйлый. -Хатыным пешерүгә дә оста, шулай да иң яраткан ризыгым - бәрәңге, - ди бабай. Тормыш юлын сөйләгәндә алар үзләре дә сизмәстән бер-берен мактап кына телгә алалар. Хатыны ирен: акыллы, сабыр дип атаса, ире хатынын: эмоциональ, бик җитез, уңган, дип телгә ала.
Сорокиннарның йортларында да, өйләрендә дә үрнәк тәртип. Өстәлдә газеталар өеме - хуҗа кеше укырга ярата. Кечкенә, җылы дөньяны алар бергәләп тудырганнар, алтмыш елдан артык шушы гаилә учагын саклап калганнар. Александра Ивановна инде менә өч ел начар ишетә, колак аппаратына һич кенә дә күнегә алмый икән. "Гел киеп йөрергә кирәк, күнегәсең", -ди Александр Анисимович, - ә ул теләми". Гаилә бәхетенең сере белән уртаклашыгыз әле дигән тәкъдимгә алар: "Ничек бәхетле яшәргәме? Көтәргә, яратырга, бер-береңә ышанырга кирәк… бары шул", - диделәр.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев