Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кулланучылар хокукларын яклау: бал сатып алу һәм саклау буенча киңәшләр

Тәмле, татлы, табигый бал — файдалы нәрсә һәм ризыкка да искиткеч өстәмә. Өй шартларында бал, гади кагыйдәләрне үтәсәң, файдалы үзлекләрен югалтмыйча, озак вакыт саклана ала.

1. САКЛАУ — балны тимер савытта саклау киңәш ителми — тимер савыт окисьлаша һәм продуктны боза. Иң яхшы саклау варианты — тыгыз капкачлы пыяла савыт. Шулай ук балны эмальләнгән савытта (китек булмасын), керамик һәм пластик савытларда да сакларга мөмкин. Балны саклау өчен әзерләнгән савыт чиста һәм коры булырга, шулай ук яхшы ябылырга тиеш. 

ИГЪТИБАР! Әгәр дә сез балны кибеттән сатып аласыз икән, бал салынган савытның сыйфатына игътибар итегез — ул герметик итеп ябылырга тиеш. Бу шулай булмаган очракта, андый балны алмагыз: ул бозылган яки сездән алда ачылган булырга мөмкин. Бал савытының ачылмаганына ябыштырылган наклейка инанырга ярдәм итәчәк. 

2. ТЕМПЕРАТУРА — 0 градустан алып +20 градуска кадәрге температура балны өйдә саклау өчен оптималь температура булып санала. Балны җылыту киңәш ителми, әмма 0 градустан түбән булмаган температурага кадәр суыту куркыныч түгел: ул чакта балның сыйфаты үзгәрми, ул куера гына. Әмма дымлылык проценты зур булган сыек балны бүлмә температурасында саклау кулайрак. 

ИГЪТИБАР! Балның кристаллашуы (халыкта шикәрләнүе) — табигый күренеш, бу очракта балның файдалы үзлекләре тулысынча саклана, ул бары тик бер физик халәттән (сыек) икенчегә (катырак, кристаллик) күчә. Бал составына фруктоза һәм глюкоза керә, аларның кристаллашу температурасы төрле, шуңа күрә вакыт узу белән (продукт югары температурада сакланган очракта), ул катламлана башлый. Бу бал бозылган дигән сүз түгел, аны кабат бертөрле массага әйләндерер өчен бутарга гына кирәк. 

3. КОЯШ НУРЛАРЫ бал саклана торган банканы җылыта һәм аның файдалы сыйфатларын киметә. Шул исәптән яктылык бал составында булган ингибинны юк итә. Бал кортлары шушы уникаль ферментны балны ясаганда бүлеп чыгаралар һәм ул продуктның микробларга каршы файдалы булуы өчен җаваплы. 

Ингибин температурага бик сизгер: +40 һәм аннан да югарырак булган температура аны тарката. 

4. ДЫМЛЫЛЫК ҺӘМ ЯТ ИСЛӘР — бал әйләнә-тирәдәге дымны үзенә тарта. Әгәр дә сез бал савытын начар япсагыз һәм аны дымлы урында сакласагыз, продуктта су массасы артачак һәм бу балдагы файдалы матдәләр санын киметәчәк. Дымнан тыш, бал өчен төрле исләр булу да яхшы түгел, шуңа күрә аны көчле исле ризыклар (балык, суган, уксус, татлы газлы эчемлекләр һ.б.), шулай ук көнкүреш химиясе янында сакларга ярамый. 

Этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты буенча дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе.

Чистай территориаль органы

8-(84342)-5-49-85

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев