Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Күңел җылысы биреп әзерләнгән

Яхшы кәеф белән әзерләнгән ризык, аны ашаучыларның да кәефен күтәрә

СВО зонасында махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм йөзеннән оештырылган «Солдатлар өчен кулдан баскан токмач» акциясенә Тубылгы Тау авылы халкы да кушылган. Бу хакта безгә мәдәният йорты директоры Айгөл Вафина хәбәр итте.

«Авылның иң игелекле һәм ярдәмчел хуҗабикәләре авыл мәдәният йортына җыелып, СВО зонасына озату өчен токмач әзерләделәр. Токмач камырын  алар бар күңел җылысын биреп бастылар.

Өйдәге тәмле ризыкларны сагынган хәрбиләр өчен токмачларны хатыннары һәм әниләре әзерли. Әлеге посылкалар кече Ватаннан яхшы хәбәр булып ирешәчәк.

 Токмачлар юлда бозылмас һәм сугышчан шартларда туган якны искә төшереп, сугышчыларыбызга көч һәм оптимизм өстәр».

Егетләрнең туганнары әлеге игелекле гамәлгә - солдатларга посылка әзерләүгә кушылган барлык хуҗабикәләргә дә рәхмәтле. Авыл халкының күпчелеге хәзер бердәмләшеп, хәрбиләргә ярдәм итеп торалар, чөнки алар ышанычлы тыллары булуын, анда аларны сагынып көтүләрен белергә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев