Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңел җылысын - балаларга

Шатлыкта гына түгел, ә һәрчак янәшәңдә туганнарың булу да бәхет бит ул

Мария Арсентьевна Уламасованы белгән һәм аралашкан һәркем аның бик сөйкемле һәм эчкерсез хатын-кыз икәнлеге белән килешәчәк.  Өстәвенә, ул дүрт баланың игътибарлы, кайгыртучан һәм яратучан әнисе дә.

«Бу аз да, күп тә түгел. Әмма Ходай күпме биргән, шулкадәр таптым да, тәрбияләдем дә. Ходай миңа күп һәм бик күп баланың әнисе булырга мөмкинлек биргән һөнәр дә бирде», - ди күп балалы, инде олы яшьтәге балаларның да әнисе. Ләкин барысы турында да тәртипләп языйк.

 Мария Әлмәт районының Чуаш Сиренькино авылында күп балалы Ульдюковлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга туа.  Әти-әнисе, дүрт абыйсы һәм апасы кечкенә Марияне карап, кайгыртып үстерәләр, якыннарының кайгыртучанлыгын Мария һәрвакыт хөрмәт иткән, ә үсеп җиткәч, үзенең дә дүрт энесенә шундый ук игътибар биргән.

Беренче сыйныфка Мария туган авылындагы мәктәпкә укырга китә, ә мәктәп өчьеллык булганлыктан, 4 нче сыйныфка ул күрше 5 километр ераклыктагы авылга барып укый.
Әгәр хәзер авыл укучыларына мәктәпкә башка авылга илтү өчен автобус бирелсә, Мариягә исә 9-10 сыйныфларда ук инде 8 чакрым юлны җәяү йөрергә туры килгән. Ләкин Маша һәм, гомумән, Ульдюковлар гаиләсендәге барлык балалар укырга яратканнар, алар әти-әниләренең генә түгел, үзләре укыган мәктәпләрнең дә горурлыгы булган. 

 ХЫЯЛЛАР ТОРМЫШКА АША

 Мәктәптән соң Мария Алабуга педагогика институтының физика-математика факультетына бик ансат кына укырга керә һәм 1983 елда юллама буенча Төмән өлкәсенә эшкә китә, шунда аның балачак хыялы - укытучы булу теләге тормышка аша башлый. 

Анда, ерак салкын төбәктә ул үзенең беренче һәм бердәнбер мәхәббәтен очрата, кияүгә чыга. Биредә аларның беренче балалары - игезәкләр Артем һәм Андрей, ә аннары кече уллары Сергей туа.  Татарстанга Уламасовлар гаиләсе 1995 елда күченә. Әлбәттә инде, ярыйсы гына үсеш алган Яңа Чишмә районын сайлыйлар, өстәвенә, ул да туган авылыннан ерак булмаган. 
Татарстанда Уламасовларның 1998 елда күптән көтелгән кызлары туа, аңа Анастасия дип исем кушалар. Балалар үсә, мәктәптәге уңышлары белән һәрдаим сөендереп торалар. 
Мария Арсентьевна үзенең һөнәри эшчәнлеген Яңа Чишмә районында район мәгариф бүлегендә мәктәпкәчә белем бирү методисты булып башлый. Декрет ялыннан соң Яңа Чишмә башлангыч мәктәбенә директор урынбасары, ә 2011 елда аны «Кояшкай» балалар бакчасы мөдире итеп билгелиләр, Мария Арсентьевна лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. 

КҮҢЕЛ ҖЫЛЫСЫ ҺӘРКЕМГӘ ҖИТӘ

Бөтен гомерен ул балаларга багышлаган, чөнки моның өчен аның бөтен нәрсәсе дә бар - таланты, күңел җылысы, сизгерлеге, тышкы һәм эчке матурлыгы, сабырлыгы һәм бетмәс-төкәнмәс энергиясе.

 Әлбәттә, Мария Арсентьевна җитәкләгән мәгариф учреждениеләрендә укыган һәм тәрбияләнгән һәркем аны яхшы, ягымлы һәм кайгыртучан «икенче» әни буларак белә. Балаларның әти-әниләре өчен дә Мария Арсентьевна һәрвакыт бик әдәпле, тәрбияле, акыллы кеше була.

Хезмәттәшләре дә аның турында талантлы, иҗади идеяләргә бай педагог диләр. Күп кенә хезмәттәшләре аның белән эш турында гына түгел, тормыш турында да сөйләшергә яраталар. Һәм «Мария Арсентьевна кебек ярдәмчел, ачык, акыллы һәм барысын да кичерүче кешеләр безнең арада алай күп түгел», диләр.

ЯХШЫЛЫК ЯХШЫЛЫККА ТАРТЫЛА

Хәзер Мария Арсентьевна бераз авырап тора, ләкин ул, бернигә дә карамый, бәхетле кеше булып кала бирә. Бу хакта ул үзе сөйли. 

Шатлыкта гына түгел, ә һәрчак янәшәңдә туганнарың булу да бәхет бит ул

«Минем барлык балаларым да югары белем алды һәм барысы да үз һөнәрләрендә бәхетле: Артем - төзелеш компаниясендә баш архитектор, Андрей - автосервиста инженер, Сергей - сату буенча менеджер, Анастасия -ветеринария табибы. Ирем Валерий Милантьевич белән без күптән аерылыштык. Тыныч кына аерылыштык, ләкин сирәк шалтыратулар һәм аралашулар акрынлап бетә барды. Мин аңа үпкәләмим: ул ялгызлыгында бәхетле кешедер, дип уйлыйм, ә мин - балаларым һәм оныкларым белән бәхетле (алар минем бишәү).

Мин даими рәвештә балаларымның ярдәмен һәм кайгыртуын, шулай ук социаль хезмәтләрдән булган ярдәмне тоеп яшим», - дип сөйләде Мария Арсентьевна телефон аша. 
Без язмабыз героеның социаль хезмәткәр белән дустанә һәм ышанычлы мөнәсәбәттә булуын белдек. Дәваланганнан соң бу көннәрдә ул тернәкләндерү үзәгендә ята. Тормышка, шулай ук якыннарына булган ышаныч һәм хөрмәт Мария Арсентьевнага тулысынча савыгуга өмет бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев