Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Күпләргә үрнәк булырлык каһарманнар

Бу материал белән без Җиңүнең 80 еллыгына багышланган мәкаләләр циклын башлыйбыз. Юбилей рубрикасы астында без якташларыбыз - Советлар Союзы Геройлары, әлеге исемгә тәкъдим ителгән сугышчылар, тыл хезмәтчәннәре, сугышта катнашучыларның тол хатыннары турында язачакбыз, шулай ук СВО сугышчылары турындагы мәкаләләрне урнаштырачакбыз.

«Җиңүгә 80 адым» мәкаләләр тупланмасын Волчья Бистәсендә туган Советлар Союзы Герое Борис Чекин турында язма ача. Аның турында мәгълүмат белән шушы авылда яшәүче элеккеге мәктәп директоры, хәзер лаеклы ялда булган Николай Темников бүлешә.

Нәсел тамырлары

Безнең геройның әти-әнисе Пелагея Алексеевна һәм Борис (атасының исеме билгесез) Калмыковлар гражданнар сугышы вакытында Украинада яшәгәннәр. Аларның яхшы йортын Махно үзенә штаб-квартира итеп алырга тели. Борис үз йортыннан чыгып китүдән баш тарта, шуңа күрә Махно аны кылыч белән чабып үтерә. Авырлы Пелагея үзе һәм өлкән улы Михаилны коткару өчен, иренең абыйсы яшәгән Волчья Бистәсе авылына килеп сыена. 1922 елның 5 мартында биредә үзенең икенче улын таба, аны һәлак булган әтисе истәлегенә Борис дип атый. 

1925 елда Пелагея зур йорты һәм нык хуҗалыгы булган тол ир Сергей Чекинга (1885-1964) кияүгә чыга. Абыйсы Максим белән алар икесе тегермән тоталар, хәтта яллы эшчеләре дә була. Элегрәк ул Ольга исемле кызга өйләнгән була, аның белән дүрт бала тәрбиялиләр. Ләкин 1925 елда Ольга салкын тидереп кинәт кенә үлеп китә. 

Сергей Пелагеянең кече улына үзенең фамилиясен һәм исемен бирә — Борис Сергеевич Чекин.   

Шулай итеп, ике гаилә бер булып берләшә, соңыннан тагын өч кыз һәм бер уллары туа.

Күккә һәм самолетларга гашыйк егет

Җирле мәктәпнең 4 сыйныфын (ул вакытта ул дүртьеллык була) тәмамлагач, Борис Черемухово мәктәбенең 5 нче сыйныфына, аннары Новотроицк мәктәбенең 6 нчы сыйныфына укырга керә, ә 7 нче сыйныфны Чистай шәһәренең 1 нче мәктәбендә тәмамлый.

Аннары Чистай авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумына укырга керә. Уку белән бер үк вакытта шәһәр аэроклубында шөгыльләнә. Аны күк йөзе һәм самолетлар кызыксындыра.

Аэроклубны тәмамлаганнан соң, 1941 елның июнендә чыгарылыш буенча дуслары белән Борис Ульяновск хәрби авиация мәктәбенә билгеләнә. Аны 1943 елда тәмамлап, 1944 елның гыйнварыннан яшь очучы 566 нчы штурмлы Солнечногорск авиация полкы составында сугыша.

Ленинград фронтында

«Ил-2» самолетында беренче хәрби очышларын лейтенант Чекин Ораниенбаум районында башкара. Хәтта болытлы начар һава торышы булганда да совет штурмовиклары хәрби бурычны үтәү өчен көненә берничә тапкыр һавага күтәреләләр.    

Фронт гаскәрләре немец оборонасын өзә һәм Ленинградны дошман камалышыннан тулысынча азат итәләр. Борис Чекин хезмәт иткән авиация штурм полкы җир өсте частьлары белән бергә тар-мар ителгән дошманны эзәрлекли, юлларда һәм кичүләрдә һөҗүмнәр ясый.

Немецларның “ас”ларыннан үч алалар

1944 елның апрель башында штурмовиклар Великая елгасы кичүендә һөҗүм итәләр. Бомбалар һәм ут белән Чекин зенит батареясын тынарга мәҗбүр итә һәм фашист танкын яндыра. Кичүне тар-мар иткән самолетлар тыныч кына түбән биеклектә фронт сызыгына таба китәләр. Шунда алар каршына алты фашист истребителе килеп чыга. «Ил»лар өчен бу очрашу җитди куркыныч тудыра. Аларны үзара бердәм рәвештә ут белән «каплау» коткара, әмма югалтуларсыз котылып булмый. Бу сугышта Борис үзенең Чистайда чакта бергә укыган иң яхшы дусты Анатолий Новиковны югалта.

Бу сугышта Борис үзенең Чистайда чакта бергә укыган иң яхшы дусты Анатолий Новиковны югалта.

Чекинның үзенә дә авырга туры килә. Самолеты нык зыян күрә, укчы иптәше яралана. Маневрлар ясый-ясый, Борис иптәшләре ярдәмендә атакаларны кире кайтара һәм самолетны аэродромга кайтарып җиткерә ала. Озакламый штурм полкы очучылары немец «ас»ларыннан үч ала. Бу көнне алар Тартудагы аэродромга һөҗүм итә, анда атаклы «Герман Геринг» истребитель эскадрильясы урнашкан була. Җирдә дошманның 17 самолеты юк ителә, һава сугышында да шул кадәр үк самолет бәреп төшерелә.

«Дүрткә дүрт» бәрелеше

Чекинга фашист козгыннары белән әле тагын күп тапкырлар очрашырга туры килә. Карелия ягында «Ил» дүртлегенең дүрт «Фокке-Вульф» истребителенә каршы сугышы полк тарихына күренекле вакыйга булып кереп кала. Бу очрашу «Ил»лар дошман колоннасын штурмлаганда була. Немецларның беренче омтылышы барып чыкмый: совет самолетлары астан һөҗүм итүдән сакланып очалар. Тигезсез җирлек, калкулыклар һәм чокырлар очучыларга маневр ясарга һәм уттан качарга ярдәм итә.

«Фокке-Вульф»ларның берсе якынлаша төшкәч, аны барлык штурмовикларның уты каршы ала. Борис, укчысы кушуы буенча, машинаны төзәп атарлык итеп бора тора. Фашистлар, кыска дистанциядән тәгаен тидерергә өметләнеп, якынаюга баралар. Әмма штурмовиклар җитез маневр белән ераклашалар яки ут белән каплыйлар. Шундый мизгелләренең берсендә немец очучысы Чекин машинасы янына якын ук килеп, аңа пушкалардан чират бирә. Ләкин нәкъ шул вакытта штурмовик җиргә «сыена», һәм снарядлар югарырак очып үтә.

Бераздан Чекинның укчысы аткан снарядтан дошман истребителе яна башлый һәм җиргә төшә. Бер самолетны югалту немецларны туктатмый. Алар җиңүгә ирешү өчен барысын да эшлиләр: бер үк вакытта ике яктан да һөҗүм итеп карыйлар, өстән һөҗүм итәләр, совет машиналары сафының уртасына залплар җибәреп, аны берәм-берәм юк итәргә исәп тоталар. Ләкин бу тырышлыклар да файдасыз булып чыга һәм, фронт сызыгына җиткәч, фашистлар кире борылалар.

«Юнәлешне мөстәкыйль сайларга»

1945 елның гыйнварыннан авиаполк Көнчыгыш Пруссия операциясендә катнаша.

Монда гитлерчылар аеруча үҗәтләнеп сакланалар. Очучыларның хәрби расписаниесе бик киеренке була, алар көн саен берничә тапкыр һавага күтәреләләр.

Еш кына штурмовиклар немецларның танк колонналарына һөҗүм итә. Бу кыю һәм авыр сугышларда алар 126 машинаны юкка чыгара.

Шундый бер очыш вакытында лейтенант Чекин өч «Ил» төркемендә дошманның көчле танк һәм пехота отряды яшеренгән урманга таба юнәлеш ала. Самолетлар танклар әрәмәлектән чыккан вакытта якынлаша. «Юнәлешне мөстәкыйль сайларга!»- радиодан командирның боерыгын ишеткән Чекин үз самолетын колонна башындагы техника барган торак пунктка юнәлдерә. Очучылар унбер тапкыр һөҗүм ясыйлар һәм, үз исәбендә яндырылган дүрт немец танкы һәм шулкадәр үк зыян күргән танк калдырып, аэродромга исән-имин әйләнеп кайталар. Немец частьлары әзерләгән контрһөҗүм өзелә.

Штурм һөҗүмнәре остасы

Бу вакытка Борис Чекин үзенең куркусызлыгы һәм хәрби осталыгы белән полкның иң яхшы штурм осталары рәтенә керә һәм эскадрилья командиры урынбасары итеп билгеләнә.

Ул 154 сугышчан очыш ясый, шулар вакытында шәхсән үзе 22 фашист танкын, 2 броневигын, гаскәр һәм йөк төялгән 61 автомашинасын юк итә. Фашистларга каршы көрәштә ул 19 артбатарея һәм 37 зенит артиллерия ноктасы, 8 миномет батареясының утын баса. Сугыш кирәк-яраклары тутырылган 3 складны шартлата, 5 дзотны яраксызга чыгара.

Соңгы очыш  снарядларсыз була

Борис Чекин үзенең соңгы хәрби очышын 1945 елның 9 маенда башкара. Бу шатлыклы көнне аның бомба люкларында үлем китерүче йөк урынына листовкалар ята, анда Германиянең тулысынча һәм берсүзсез капитуляциясе уңаеннан немец солдатларын коралларын ташларга чакыралар.

Лейтенант Борис Чекинның хезмәтләрен югары бәяләп, һава армиясе командующие аңа Советлар Союзы Герое исемен бирү турындагы үтенечне хуплый. Бу исем аңа СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 19 апрелендәге Указы белән бирелә һәм аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла. Моннан тыш, яшь очучы тагын җиде бүләккә: ике Кызыл Байрак ордены, Александр Невский ордены, 1 һәм 2 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Кызыл Йолдыз ордены, «Ленинградны саклаган өчен» медаленә лаек була.

Материал Николай Темнниковның якташы турындагы китабы буенча әзерләнде (кыскартылып басыла)

Сугыштан соңгы еллар

Сугыш тәмамлана, ләкин Борис Чекин хәрби авиациядән китми. Сугыш тәмамланганнан соң 1946 елга кадәр Ленинград хәрби округында хезмәт итүен дәвам итә. 1952 елда Монинода Ю.А. Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясен тәмамлый. 1976 елда полковник Чекин запаска китә, Санкт-Петербургта яши. 2009 елның 20 гыйнварында вафат була. Санкт-Петербургта Александр-Невский лаврасының Никольск зиратында җирләнә.

Сугыштан соңгы елларда Борис Сергеевич үзенең кече ватанына 1945 һәм 1956 елларда ике тапкыр кайта. Волчья мәктәбе директоры Николай Темников берничә ел дәвамында Борис Сергеевич белән хат алыша.

Герой турындагы истәлекне саклыйлар

Мәктәп музеенда якташыбыз турында бай материал саклана: хатлар, газеталардан өзекләр, фотосурәтләр. Геройның кече ватанына 2008 елдан бирле аның туганнары еш килә. 2009 елда Волчья Бистәсендә Б.С.Чекинга мемориаль такта, 2015 елда шундый ук такта мәктәп бинасында урнаштырыла, ә 2020 елда Яңа Чишмәдә Җиңү скверында бронза бюст ачыла. Шул ук елны Волчья мәктәбенең яшь армия отрядына аның исеме бирелә. 2013 елда Яңа Чишмәдә Чекин урамы барлыкка килә. 

Узган елның 27 сентябрендә мәктәптә Чекинның оныгы Ирина булып китә. Николай Темников, пенсиядә булса да, элеккечә каһарманның туганнары белән элемтәдә тора. Оныгы мәктәп укучыларына һәм укытучыларга бабасының көнкүрештә нинди булуы турында сөйли, мәктәп музее өчен аның фотосурәтләрен бүләк итә. Ирина үзенең әтисе Владимир һәм Наталья апасының (Борис Чекинның балалары) бабасының кече ватанына кайтуын оештырырга вәгъдә итте. Авылдашлары һәм барлык яңачишмәлеләр үзләренең данлыклы якташлары истәлеген кадерләп саклыйлар.

Бу сугышта Борис үзенең Чистайда чакта бергә укыган иң яхшы дусты Анатолий Новиковны югалта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев