Күпне кичерсә дә, төшенкелеккә бирелми
Чернышевский урамында Әнвәр абый Әмиров исемле бер акыллы бабай яши
Өч ел элек ул тол калган һәм хуҗалыкны үзе генә алып бара. Тумышы белән Мөслим районыннан, ә безнең районда 1969 елдан бирле яши.
Әнвәр абый II төркем инвалид. Моннан 10 ел элек бакчада эшләгәндә кулын җәрәхәтләгән: уч төбенә тимерчыбык кадалган. Аны-моны уйламыйча, тимерчыбыкны кулыннан тартып алган да, эшен тагын дәвам иткән. «Тракторда эшләгәндә әллә ниләр булган иде, монысы куркыныч түгел», - дип уйлаган ул. Әмма ярасы бик нык шешкән, аннары гангрена башланган һәм Әнвәр абый берничә авыр операция кичергән. Хирурглар аның кулын чак кына коткарып калганнар. Хәзер ул яралы, бармаклар хәрәкәте дә чикләнгән, ләкин кулы белән идарә итәргә инде өйрәнгән.
Әнвәр абый Мәскәүдә хезмәт иткән, дембельдән соң анда эш тә тапкан, әмма өенә ялга кайткач, күрше авылдан Тәгъзимә исемле кыз белән танышкан һәм ул туган ягында калырга булган. Өйләнешкәннән соң алар Яңа Чишмә районына (ул вакытта Чистай районы) күченеп киткәннәр. Красный Октябрь поселогында хатынының апасы һәм аның ире агроном булып эшләгән. Әнвәр абый совхозга тракторчы булып эшкә урнашкан. Аннары совхоз директоры Василий Карякин аны бер елга Казанга мастер-прораб һөнәренә укырга җибәрә. Укудан соң Әнвәр абый совхозның төзелеш бригадасына җитәкчелек итә башлаган. Наряд буенча 10 эшче фермаларны, дуңгыз абзарларын, биналарны ремонтлаганнар, эретеп ябыштыру белән шөгыльләнгәннәр, пилорамда эшләгәннәр, урман кискәннәр һ.б. Әнвәр абый эшләрнең барышын контрольдә тоткан һәм үзе дә тик утырмаган. 1985 елда Яңа Чишмәгә күчеп килгәч, МСОда кранчы булып хезмәт куйган. Ел ярым вакыт узгач, ХХ партсъезд исемендәге колхозга комбайнчы булып эшкә кергән. Колхоз рәисе Анатолий Холин Әнвәр абыйның элек прораб булганын белгәч, аны бу вазыйфага күчергән. Һәм ул Красный Октябрьдәге кебек үк эшли башлаган. Берничә елдан соң Әнвәр абый үзенең вазыйфасын югары уку йортыннан соң эшкә килгән яшь белгечкә тапшырган һәм тракторга күчеп, пенсиягә кадәр шунда эшләгән.
Әнвәр абыйга инде 77 яшь булса да, аның йорт тирәсе һәм бакчасы һәр сезонда да чиста. Ул бәрәңге, суган, кишер, помидор, кыяр, борыч, кабак утырта. Бакчасын мотоблок белән дә, көрәк белән дә казый. Аның утыртылмыйча калган буш җире юк та диярлек. «Мин моны эшсез утырмас өчен эшлим», - дип аңлата ул. Әнвәр абый яшелчәләрне кышкылыкка үзе әзерли, җиләк, карлыган, крыжовниктан кайнатма ясый. - Боларның барысы да балаларга, оныкларга кирәк булачак, - ди бабай. Әнвәр абыйның киләсе сезонга да инде шикәр комы әзерләп куелган.
- Исән булсам эшләрмен әле. Бәясе арзан булганда алып куйдым, - дип аңлатты ул.
Бәрәңгене ул сортлап утырта һәм саклый. Кышкы салкыннарда ул туңмасын өчен, идән астындагы температура режимын күзәтә: градусникны торба буенча төшерергә җайлаган. Әнвәр абый бар эшкә дә оста. Үзенә ризык әзерләргә (шул исәптән кулинария китаплары буенча да), керләр, идәннәр юу дисеңме - барысын да үзе эшли. Хуҗалыкны ул күптән үзе алып бара. Мәрхүм хатыны берничә ел чирләгән, ул йортны да, яшелчә бакчасын да, гомумән, барлык хатын-кыз эшләрен дә үз өстенә алган. «Барысын да үзем эшли идем, ә аңа: яныма утыр да, карап кына тор. Дөрес булмаса төзәтерсең, ничек кирәген әйтерсең дия идем», - дип сөйли бабай.
Әнвәр абый хатынымны бик яраттым, аңа тугры булдым, ди. Алар арасындагы мөнәсәбәтләр бик җылы булган. Тәгъзимә апа өч ел элек бакыйлыкка күчкән. Әнвәр абый аны бик сагына. - Атнага ике тапкыр зиратка йөрим, - ди ул. - Каберен карыйм, аңа ничек яшәвемне сөйлим һәм күңелем бушаган кебек була.
Язын, җәен һәм көзен Әнвәр абый еш кына велосипедка утырып йөри, аның алар икәү - гади һәм батарейкалы. Җәй көне балыкка йөри. Аралашучан, ачык күңелле Әнвәр абый барлык күршеләре белән дә яхшы мөнәсәбәттә, ә иң якыннары - Мотыйгуллиннар белән тыгыз элемтәдә: «Мин булдыра алганча аларга ярдәм итәм, ә алар миңа булыша. Мин бит инде өлкән яшьтә, үзем генә яшим. Минем белән төрле хәлләр булырга мөмкин. Авыруларым да байтак. Операцияләр дә берничә булды, кулны коткарып калганнан соң башка җиргә дә ясадылар.
Шимбә саен ул үзе һәм кунаклары өчен мунча яга. Һәр ял саен диярлек кияве белән кызы Резидә, Казаннан оныклары да кайтып торалар. Мәрхүм улы Айдарның кызлары Яңа Чишмә егетләрендә кияүдә. Әгәр кереп чыгарга вакытлары булмаса, шалтыраталар. Улы Айнур яраланганнан соң госпитальдә дәвалана, ул май аенда контракт буенча СВОга киткән.
Әнвәр абыйның һәр көне алдан язылган: кибеткә бару, ашарга пешерү, палас чистарту, кер юу һ.б. Якындагы кибеттә сатучылар бабайны яхшы танышлары кебек каршы алалар, чөнки ул алар белән һәрвакыт шаярып-такмаклап сөйләшә.
Әнвәр абый Әмиров эшсез торырга яратмый, хуҗалыкта һәрвакыт үзенә шөгыль таба.
- Тиздән кар яугач, ишегалдын чистартачакмын. Хә-рәкәтләнергә кирәк, шул чагында гына барысы да яхшы булыр, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев