Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Күпне күргән, күпне кичергән

Зирекле авылында яшәүче хезмәт ветеранына 90 яшь тулды.

Зәйнәп әбинең бала чагы һәм яшьлеге, меңләгән яшьтәшләре кебек үк, авыр 
сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килә.
“1932 елның 14 декабрендә Сәлимхан белән Хәдимә Миннехановлар гаиләсендә 
6 малайдан соң бик тә мөлаем бер кыз - Зәйнәп туа. Шул вакыттан бирле 90 
ел гомер үтеп тә киткән. Шушы еллар эчендә аның тормышында барысы да 
булган, шатлыгы да, авырлыклар да, югалтулар да кичергән. Аның 
сөйләгәннәрен тыңласаң, йөрәкләр кысыла: бу хатын-кызда шулкадәр 
чыдамлык һәм түземлек каян килә соң?” Халык иҗаты музее директоры Лидия 
Лотфуллина үзенең авылдашы Зәйнәп Сәлимхан кызы Закированың тормышы 
турында сөйли.


Кызга җиде яшь булганда, аны мәктәпкә укырга биргәннәр. Укытучылары 
Вәлиев Хаҗи белән Гөлсирә апаны, мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлаган 
көнне искә ала Зәйнәп әби: «Мин мәктәпкә барудан бик курыктым, 
борчылдым, ә укытучы Гөлсирә апа мине елмаеп каршы алгач, бөтен 
борчуларым шунда ук юкка чыкты. Мөгаен, аның елмаюы минем укырга бик 
яратуыма сәбәпче дә булгандыр, 7 сыйныфны гел «бишле»гә генә 
тәмамладым”, - ди Зәйнәп әби. Шулай тыныч кына яшәп ятканда Бөек Ватан 
сугышы башлана.
1940 елда аның абыйсы Ибраһим (1920 елда туган) действительный хезмәткә 
алына. Тагын ике абыйсы - Исмәгыйль (1924 елда туган) һәм Исхак та (1927 
елгы) фронтка китә, алар сугыштан күп кенә медальләр белән исән-сау 
әйләнеп кайталар. 1942 елның 19 декабрендә Ибраһимның  һәлак булуы 
турында “кара кәгазь” килә. Ә шул ук елда Сәлимханны – Зәйнәпнең әтисен 
дә хезмәт армиясенә алалар. Ул 1945 елда гына кайта.
12 яшьлек кыз җәен әнисе белән бергә кыр эшләренә йөри, ә кышын, әнисе 
эштә булганда, өйдәге эшләрне башкара, энесе Әбүзәрне (1938 елгы) һәм 
1943 елда туган сеңелесе Асияне карый.
  «1945 елда күп кенә медальләр белән исән-имин кайткан әтине һәм ике 
абыйны шатланып каршы алдык. 1946 елда сеңелебез Рокия туды. Мин укытучы 
булырга хыялландым. Кая инде ул вакытта мондый хыялны тормышка ашыру, 
барлык өлкәннәр белән бергә колхозда эшләргә, әнигә сабыйларны карашырга 
ярдәм итәргә кирәк иде. Әмма без бар авырлыкларны да җиңдек, чөнки иң 
мөһиме - сугыш беткән, димәк, тормыш яңадан җайга салына башлаячак. 
Ләкин тормыш шундый ки, бәхеттән соң кайгылар да читтә йөрми”, - дип 
искә ала Зәйнәп әби.
1948 елда каты авырып ике яшьлек Рокия һәм шул ук елны 10 яшьлек Әбүзәр 
дә мәңгелеккә күзләрен йома. Гаилә икеләтә килгән кайгыдан арына да 
алмаган көннәрдә, 1953 елда туган Асия дә вафат була.
  «Әниемнең йөрәге шундый кайгыны ничек кичергәндер?», - ди күз яшьләре 
белән Зәйнәп әби.
Авыл хезмәтенә кечкенәдән күнеккән Зәйнәп җиде яшьтән соң колхоз 
фермасында эшли башлый. Көянтәләп малларга апара ташый, сыерлар сауган. 
Күп сөт савып алыр өчен вакыт белән исәпләшмичә, тырышып эшлиләр. Кырда 
да, урманда да хезмәт куялар. Үзеннән 2-3 яшькә олырак булган апалар 
белән урман кисүләр, башак җыю, буранда эскерткә өелгән көлтәләрне 
суктыру, кыскасы, колхозда кая кушсалар, шунда эшлиләр. Ә өйдә, 
көндәлек мәшәкатьләрдән соң, кичләрен чигү, бәйләү эшләре белән 
шөгыльләнгәннәр.
Ул 19 яшендә кияүгә чыга. Ире Хамәтнәҗип Закиров белән апасы Сания 
чакыруы буенча Березники шәһәренә китәләр.
Икесе дә сабын ясау заводында эшлиләр. Барок дигән поселокта яшәгәннәр. 
1954 елда аларның кызлары Гөлсинә туа .
«Яхшы яшәдек, фатирда бөтен уңайлыклар да бар иде, ләкин йөрәк урынында 
булмады. Төнлә йокламадым, туганнарымны сагындым, туган җирем мине үзенә 
тартты. Каенанам Канифә дә безне авылга чакырды. Без ирем белән 
киңәшләштек тә Зиреклегә кайттык», - ди Зәйнәп әби үзләренең чит җирдә 
яшәгән вакытларын искә төшереп.
Зирекледә алар яңа йорт төзи, матур итеп төзекләндерәләр, матур гына 
яшәп китәләр, мал-туар асрыйлар. Зәйнәп сыер савучы, Хамәтнәҗип – 
механизатор булып эшли.
Һәм әлеге хатын-кызның язмышында тагын кара полоса: 9 яшьлек кызы 
Гөлсинә үлеп китә. Закировлар өчен бу иң куркыныч югалту була. Эшчән, 
тыйнак гаиләдә биш бала үсә: Нурсинә, Рәзинә, Гөлзидә, Зөлфия һәм 
Мәүлет.
Бүген бишесе дә исән-сау, гаиләләре белән бәхетле гомер итәләр. Зәйнәп 
әбинең 10 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар.


Ире Хамәтнәҗип 1987 елда 56 яшендә вафат була. Шул ук елны Зәйнәп әби 
лаеклы ялга чыкса да, тагын берничә ел «Йолдыз» балалар бакчасында мич 
ягучы булып эшли. “Эштән курыкмадык, тырышып, намус белән яшәдек тә 
эшләдек тә, балаларыбызга да шундый тәрбия бирдек”, - ди ул горурланып.
Зәйнәп Закированың тырышлыгы хакында аның күпсанлы Мактау кәгазьләре һәм 
юбилей медальләре сөйли.
“Гомер юлымда якын кешеләремне югалтсам да, тормышымда бары тик яхшы 
кешеләр генә очратуым, туганнарым янәшәсендә яшәү бәхете биргән өчен мин 
Аллаһыма рәхмәтлемен. Мин һәр көн илебездә тынычлык, балалар, оныклар, 
туганнар һәм Россия халкының сәламәтлеге өчен дога кылам” , - ди.


Кеше гомере бик кыска, - ди 90 яшьлек Зәйнәп әби, - бу дөньяда бары тик 
сабыр булырга, күршеләр һәм туганнар белән тату яшәргә генә кирәк.
Зәйнәп әби улы Мәүлет һәм килене Тәнзилә белән яши. Аларның Кәримә һәм 
Миләүшә исемле кызлары бар.


Гаилә тырыш, мал-туар асрыйлар, гаиләләре белән, бигрәк тә әбиләрен 
ихтирам итеп яшиләр.


- Беренче очрашудан без Мәүлетнең әнисе белән уртак тел таптык. Хәзер ул 
минем әнием, ул бик йомшак, әдәпле. Мин дә, балаларыбыз да аннан начар 
сүз ишетмәдек. Ул безгә һәр эштә ярдәм итте, - ди Тәнзилә үзенең әнисе - 
  каенанасы турында.


Зәйнәп Сәлимхан кызының юбилее уңаеннан килүчеләр аңа ныклы сәламәтлек, 
иминлек һәм бәхетле көннәр теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев