Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күпне күргән, күпне кичергән

10 гыйнварда Волчья Бистәсендә яшәүче тыл хезмәтчәне Анна Павловна Улитинага 90 яшь тулды.

Үземә ярты ел өстәдем

Анна түти шул авылда туган, шунда хезмәт куйган, шунда картлыгын каршылаган. 1941 елда әтисен һәм олы абыйсын фронтка озатканнар, икесе дә әйләнеп кайтмаган. Әнисе, әбисе һәм олы апасы белән Аня (ул вакытта кыз иң кечесе булган), сугыш елларында сарыклар фермасында яшәгәнннәр. Әнисе белән әбисе шунда эшләгәннәр, ә кызлар булышканнар. Ашарга җитмәгән, ә сарыклар фермасында бөртек, фураж була. Аларны тарттырып, әнисе балаларга ботка, коймаклар пешергән. Кыш көне фермада, үз өйләренә караганда, җылырак булган.

Сугыштан соң халыкны торф эшкәртүгә җәлеп итәләр, әмма Аняны яшь булуы аркасында, алмыйлар. Ләкин ул акча эшләргә бик теләгән. Ул колхоз җитәкчелеген аңа үз яшенә тагын ярты ел өстәргә күндерә. Берничә сезон Түбән Новгород өлкәсенә бара, эшләгән акчасына күлмәк тә, кофта да сатып ала алган.

1957 елда авылдашы Николай Улитинга кияүгә чыга. Иренең әти-әнисе, яңа йорт төзеп, элеккегесен улына калдыралар. Кызлары Мария, ә тиздән улы Иван тугач, гаилә башлыгы 1963 елда яңа йорт төзи.

Әниемнең ашлары 

— Әти гомере буе механизатор булып, тракторда, комбайнда эшләде, — дип искә ала Иван. — Әнием фермада төрле эшләр башкарды, аннан соң бозаулар карады, сыерлар сауды, ә һәр урып — җыю чорында һәм чәчү эшләрендә — кыр станында. 1958 елдан 1971 елга кадәр без — дүрт бала тудык. Ул вакытта декрет яллары булмаган, ай ярым — өйдә һәм яңадан эшкә. Әни эшләде дә, безне дә үстерде. Без үскәч, аңа ярдәм итә башладык. Хуҗалыкта сыер, хәтта кайчагында ике сыер да була иде, әле тагын дуңгыз балалары да асрадык. һәрберебезнең үз вазыйфалары булды: кемдер су ташый, кемдер утын һ. б. Әти еш кына ерак рейсларга — Чистай, Нурлат, Шонталы, Кама аръягына йөрде. Урман, катнаш азык, күмер ташыды. Ул вакытта юллар да яхшы түгел иде бит һәм алар чылбырлы зур тракторларда йөрделәр. Берничә көн рейста. Кайткач тракторларны тәүлек буе ремонтладылар. Хәтерлим әле, караңгы инде төшкән була, ә әти иптәшләре белән өй янында солярка яндырып, трактор ремонтлый. Иртән кабат рейска. Һәм шулай кыш буе дәвам итә иде.

Әнием көн саен иртә-кич өч чакрым җәяү йөреп, сыер саварга барды. Иртән кайтып, безгә камыр ризыклары пешерә иде. Мәктәптән кайткач, өстәлдә сөлге астында ит, кәбестә, алмалы җылы кабартмалар көтә иде. Башка ризыклар кебек үк, алар бик тәмле иде. Чөнки һәр сезонда әни күп еллар буе кырда ашарга пешерде. Җәйге каникулларда без аңа ярдәм иттек. Үзенең тегү машинасында барыбызга да киемнәр текте, оекбашлар, бияләйләр, шарфлар бәйләде. Өйдә эш күп булса да, вакыт тапты. Әни хәзер инде күптән бәйләми, ләкин без хәзер дә аның оекбашларын киеп йөрибез. Алар күңел җылысы белән бәйләнгән шул, шуңа күрә тузмыйлар да. 

Без барыбыз да яхшы укыдык. Әти-әнине борчымаска икәнлеген аңлый идек. Алар да безнең көндәлекләрне тикшерергә онытмый иделәр.

Тормыш сынаулары

Барлык балалар да укып, һөнәрләр алган. Мария Сбербанкның Бистәдәге бүлекчәсендә эшләгән, Иван 20 ел шофер һәм 21 ел муниципаль хезмәттә Буревестник авыл җирлеге башлыгы булып эшли. Валентина — бухгалтер, башта җәмәгать туклануында, аннары күп еллар 118 нче Һөнәр училищесында. Александр Казанда «Буревестник» ҖЧҖдә эшләгән. Өч өлкән баласы хәзер пенсиядә, ә Александр, кызганычка каршы, 2021 елда ковидтан вафат булган.

Анна Павловна 55 яшендә пенсиягә чыга, бүтән эшләмәгән — ирен караган. Ул озак авырап яткан, 73 яшендә онкологиядән вафат булган.

Анна түтигә тормыш сынауларын күп тапкырлар күрергә туры килгән. Туганнарын югалту: әтисе һәм абыйсы фронтта, икенче абыйсы — целинада, ире, кияве, улы. Кайвакыт аның үзенең дә гомере кыл өстендә булган. Бервакыт мунчада машина белән керләр юганда, аңа ток суккан. Николай тиз арада килеп, электр энергиясен сүндергән. Бәхеткә, кызы якында гына була, әтисен ул чакырган. Аннары бик озак дәваланган. Бу бәхетсезлек очрагы сәламәтлегенә тәэсир итми калмый — бер күзе күрмәс була.

— Икенчесендә, инде әти вафат иде, әнине чит кешенең сыеры таптады, — дип сөйли Иван. — Сыер якындагы чишмәгә кергән булган, әни аны куып чыгарырга теләгән. Сыер, әнине коймага кысып, мөгезләрен кадап, тояклары белән бәргәләгән. Әнине җәрәхәтле килеш хастаханәгә алып киттеләр. Бер аягында әле дә тирән җәрәхәт эзе бар.

Өйдә стеналар да ярдәм итә

Анна Павловна хәзер үз өендә ялгызы гына яши. Бистәдә яшәүче балалары — Иван белән Мария иртә һәм кич аның янына киләләр. Валентина Яңа Чишмәдән килә. Узган шимбәдә ул кызы белән килеп, мунча яккан.

— Әни безгә яшәргә килми, өйдә генә яшим, ди. Өйдә, стеналар да ярдәм итә, дип сөйли Иван.

Анна түти өйдә үзе йөри, чәйне җылыта, бәрәңгене дә үзе әрчи, кайбер ризыкларны пешерә ала, суыткычта ризыклар тулы. Ләкин, гадәттә, балалары пешерә, яки үзләре өйдән берәр тәмле әйбер пешереп алып киләләр.

Аның йорты авылның иң читендә. Урамда ялгызы яши дип әйтеп тә була. Күршедәге өч йорт буш тора, хуҗалары кайсы — кая күченгән... Кыскасы, авыл картая...

Җәй көне верандага саф һава суларга чыга, ләкин бакчада чәчәк аткан вакытта өйдә генә утыра: аның аллергия. Телевизордан «Шансон» һәм «Жар-птица» каналларын карарга ярата. Дөрес, ишетүе начаррак, шуңа күрә ул телевизорның тавышын бөтен көченә ача. Колак аппаратын кими, ул аңа ияләнә алмаган. Ире үлгәч, терлек асрамый башлаган. 

-Өй телефоныннан көн саен берничә тапкыр шалтырата: «Хәлләр ничек? Сез нәрсә эшлисез? Нишләп озак килмичә торасыз?», — ди. Безне кайгырта, гәрчә аның янына көненә ике тапкыр барсак та, — ди Иван Николаевич. — Барыбызга да шалтырата. Өч баласыннан тыш, аның тагын 7 оныгы һәм шул кадәрле үк оныкчыклары бар.

Гомумән, өйдә тормыш дәвам итә. Биредә уңайлылык, чисталык һәм тәртип, суыткыч тулы ризык, кранда су (балалары чишмәдән автоном суүткәргеч үткәргәннәр), телевизор эшли, тәрәзә төбендәге гөлләре шау чәчәктә, мунчаны ягалар, балалары — «күзәтү астында». Өстәвенә, әби өй эчендә әкрен генә булса да йөреп тора, урын өстендә түгел. 

Анна Павловнага алга таба да исән-сау гомер итүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев