Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Куркынычсыз түгел

Җәйнең кызу чагы, халыкның бакчасында чия, карлыган, җиләк һәм башка җимешләр өлгерүгә дә карамастан, безнең җирлектә үсми торган җиләк-җимешне дә ашыйсы килә (бигрәк тә балаларга).

Суз кавын һәм карбыз турында. Безнең районда аларны сату белән шөгыльләнүче сәүдә нокталары алай ук күп түгел һәм без, аларда булып, карбызның иң татлысын һәм сәламәтлеккә куркынычсызрагын сайларга тырыштык.
-Карбызлар кайда шулкадәр иртә өлгергән?
- Әстерханда!
- Ә аларда нитратлар күпме?
- Бөтенләй юк!
- Ә моны нәрсә белән раслыйсыз?
- Сүз бирәм! Алексеевскида андый документ бар!
- Алексеевскилылар, димәк, документка, ә яңачишмәлеләр сүзгә ышанамы?!
Һәм менә ачык-сары төстәге зур кавын алучылар да (олы яшьтәге бер пар) булды.
- Гафу итегез, Сез кавын сатып алгансыз,аның куркынычсыз булмавына ышанасызмы?
- Юк!
- Ә нигә сатып алдыгыз?
- Без монда үтеп барышлый гына, ә барасы юлыбыз ерак әле. Юлда ашарбыз дип алдык.
- Курыкмыйсыздамы?
- ... Менә хәзер... сез сорадыгыз да, бераз әллә ничек булып китте.
Казахстанда, Волгоградта һәм хәтта Казанда үстерелгән карбызлар һәм кавыннар сатучы сәүдә нокталары да бар әле. Әйе, әйе. Исегез китмәсен! "Карбызлар кайдан?" дигән сорауга Яңа Чишмәдәге кибетләрнең берсендә сатучы кыз: "Казаннан!" - дип җавап биргән иде. Ә менә документлар буенча ул моны раслый алмады. Сатып алучыга нәрсә тәкъдим итүен сатучы үзе дә белмәгәч, безгә мондый кибет кирәк тә түгел, без башка кибеткә барабыз. Әмма, алай түгел икән шул! Кибетләрнең берсендә дә безгә продуктның нинди дә булса тикшерү узганлыгын раслый торган документ күрсәтмәделәр.
Бу көнне иң зур универсамда кавын, карбыз юк иде. Аларны икенче көнне китерделәр.Ә товарның сертификатын раслаучы документны безгә бирделәр. Әмма сертификатның гамәлдә булу срогы 13 июльдә чыккан, ягъни ике атна элек. Димәк бу сертификат инде сатылган партиягә булган дигән сүз. Шунысы тынычландыра, июль аенда әлеге кибеттән сатып алынган Волгоград карбызы куркынычсыз булган.
Август ае керде, димәк Россиянең көньягында үстерелгән карбызның яңа партисе химикатлар кулланмый да өлгергәндер дип әйтергә була. Иң куркыныч карбыз июнь-июль айларында сатыла. Шулай да карбыз нитратларсыз гына үсмидер, аларның күпчелек өлеше карбызның кабыгы тирәсендә туплана. Шуңа да аны иң яхшысы кабыгына чаклы ашамау.
Тагын бер нәрсә: карбыз һәм кавын сатып алганда гади генә кагыйдәләрне үтәү кирәк: сатучылардан аларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын гарантияләүче документлар күрсәтүне сорагыз, ашар алдыннан яхшы итеп юыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев