Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк

Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл»да булган теракт белән бәйле рәвештә Яңа Чишмә районында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы булып узды.

Экстремистик һәм террористик күренешләрне профилактикалау һәм аларга каршы тору буенча эш турында ЭЭМБ начальнигы Александр Митрясов хәбәр итте. Ул безнең райондагы мигрантлар буенча хәлләр торышына кагылды.

Агымдагы елда 34 чит ил кешесе миграция исәбенә куелган (алар, нигездә, Урта Азия республикаларыннан). Законнарны бозган өчен 4 кеше адм.җаваплылыкка тартылган, шуларның 1се илдән куылган. 

Район территориясенә килгән һәр кеше белән аңлату эшләре алып барыла, алар яшәгән урыннарны контрольдә тоталар.

-Чит ил гражданнарына карата эшләр, моңа барлык тиешле хезмәтләр кушылса, нәтиҗәлерәк булачак, — дип билгеләп үтте ЭЭМБ начальнигы. — АҖ башлыклары безгә үз территорияләренә килгән чит ил кешеләре, шулай ук барлык чит һәм шикле затлар турында хәбәр итәргә тиеш. Шулай ук торак пунктлардагы буш йортларны да даими тикшерергә кирәк.

Комиссия рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов мәгариф, мәдәният учреждениеләренең, гыйбадәт кылу, шулай ук кешеләр күпләп җыела торган урыннарның террорчылыкка каршы сакланышын тәэмин итәргә кушты.

— Учреждениеләрдә куркыныч сигнализация төймәләренең эшен тикшерү, барлык җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш оешмалары җитәкчеләре белән өстәмә инструктажлар үткәрү, чит ил гражданнарын эшкә кабул иткәндә бу хакта ЭЭМгә хәбәр итү, якындагы көннәрдә АҖ башлыклары тарафыннан буш йортларны тикшерү, шикле һәм чит кешеләр турында полициягә кичекмәстән хәбәр итү бик тә мөһим, — дип билгеләп үтте ул.

Якын көннәрдә районда барлык мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары гамәлдән чыгарылды.

Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл"да булган теракт белән бәйле рәвештә Яңа Чишмә районында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы булып узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев