Кыенлыкларны җиңеп, теләгәненә ирешкәннәр
Яшь гаиләнең хуҗалык эшләрендә башта авырлыклар булса да, алар төшенкелеккә бирелмичә, үзләренең нык хуҗалыкларын булдырганнар
Валентина Чернова (Ермолаева) белән без Чебоксарка елгасы янындагы болында очраштык. Ике көтүче (Валентина һәм аның кызы) бераз ял итәргә ниятләгән, чөнки хайваннар ашап туеп яткан иделәр, әмма бер сыер аларга тынгылык бирмәде, качарга тырышты.
Хайванның мондый үз-үзен тотышына Валентина аңлатма бирде: «Күптән түгел генә бозаулады, ә кичә хуҗалар бозауны „әнисенә“ имезергә биргәннәр — ана инстинкты барлыкка килгән, ул бозавы янына кайтырга ашкына».
Валентина үзе дә авылда үскән, ул Аксубай районыннан, терлекләрнең гадәтләрен яхшы белә, шуңа күрә һәрвакыт игътибарлы: әгәр дә сыер бер генә тапкыр булса да көтүдән кайтып китсә, ул көн дә качачак.
Көтүдә булу үзе авыр эш түгел, бигрәк тә явым-төшем булмаган көннәрдә, әмма көне буе өйдән читтә булу хатын-кыз өчен җиңел түгел, чөнки хуҗалык хуҗабикәне көтә. Әгәр дә көтүдә сыерлар саны аз булса, мәсәлән, мондагы кебек — 25 баш кына (шуларның 4се — Черновларныкы), көтүгә чират тиз килеп җитә. Ә Валентинага эштән дә сорарга кирәк бит әле. Ире Николай гаиләгә көтү көткәндә ярдәм итә алмый, ул Түбән Камада эшли, өенә ял көннәрендә генә кайта. Әмма аларның кызлары — Настя һәм Женя бар: алар әниләренә булышалар, әгәр дә берсе әнисе белән көтүдә булса, икенчесе өйдә — хуҗабикә урынына кала.
«Кичә без кечкенә кызым Евгения белән көтү көтсәк, бүген минем янымда Настя, — ди Валентина. — Көтүгә йөрүнең кыенлыгы шунда ки, көтүлек урыны безнең өйдән бик ерак. Хәзер безнең машинабыз бар һәм һава торышы бозылса, анда качып, җылынып була. Төшке аш белән сумканы да ташырга кирәкми. Монда, хәтта электр көтүчесен дә куярга урын юк, бөтен җирдә безнеке булмаган территория. Елга ярларында, кыр юллары буйлап көтәбез».
Һәм бу Ермолаев — Черновларның тырышлык белән булдырылган хуҗалыкларын саклап калуда хәл итәргә туры килгән бердәнбер проблема түгел.
Үзләренеке дисәң дә, барыбер чит кешеләр
Яшь гаилә Чуаш Чабаксарына күптән түгел — 14 ел элек килеп урнашкан.
Николай Ермолаев үзе Чабаксар шәһәрендә туып-үскән. Шәһәр егете ел саен җәйге каникулга яраткан Настя әбисе янына кунакка кайткан.
«Монда мин дуслар таптым һәм инде үскәч тә күңелем алар янына һәм хуҗасыз калган әбием йортына тартты. Аннары без егетләр белән күрше районга кызлар янына йөри башладык, шунда мин Валя белән таныштым, — дип сөйли Николай. -Ул бик ягымлы һәм аралашучан кыз иде. Танышуның беренче көненнән үк мин аның белән бергә булачагымны аңладым. 2009 елда без өйләнештек. Туганнарыбыз безгә әбиемнең йортында яшәргә рөхсәт иттеләр».
"Әнием бирнәгә дип, миңа бозау бүләк итте, — дип искә ала Валентина. -Сыерлар белән эш итә белә идем, әниемә хуҗалык эшләрендә булышканда өйрәндем. Ул нәрсә эшләсә дә янәшәдә булдым, ялкауланмадым, хуҗалык алып баруда күнекмәләр тупладым. Күргәнегезчә, файдасы тиде!
Әмма беренче елны безнең тана бозауламады. Ә авылда сөтсез яшәү кызыкмы соң? Сыер сатып алдык, әмма ул да беренче елда үрчем китермәде. Файда китермәгәч, тананы сатарга һәм инде тагын бер сыер сатып алырга туры килде. Без хуҗалыкны үстерү өстендә ике елдан артык уңышсыз хезмәт куйганнан соң, ниһаять, безнең ишегалдында үгез — бозаулар пәйда булды.
Барысын да ашатырга кирәк, без бит килгән кешеләр, җиребез дә, пай участоклары да юк иде. Николай "Игенче"дә эшләгәндә, печәнен дә, азыгын да яздырып алды. 4 баш МЭТ асрадык, "крестный«ларым бүләк иткән өч сарыктан 17 баш булды, ике дуңгыз да яхшы үрчем китерде — барысын да әбинең иске сараенда тоттык.
Безнең алда терлекләр өчен яңа бина төзү мәсьәләсе килеп басты, әмма аны кайда төзергә? Йорт безнеке түгел, димәк, участок та. Ни өчендер безгә кайчандыр Николайның әбисе һәм без яшәгән йортны сатып алырга рөхсәт бирмәделәр.
Зур үзгәрешләр
«Торак проблемасы җирле фермер Евгений Тихонов ярдәмендә хәл ителде, ул безгә үз йортын тәкъдим итте. Һәм без аны ана капиталы акчаларына бик теләп сатып алдык. Шулай ук Евгений белән азык сатып алуда да хезмәттәшлек итәбез.
Тихоновларның йортларын без яраттык һәм Николай аны төзекләндерә башлады, әмма акча җитмәү сәбәпле, эш урынын алыштырды», — ди Валентина.
Бүгенгесе көндә Николайның хезмәт хакы тормыш алып барыр өчен җитәрлек. Ләкин табыш һәм шул ук күләмдә диярлек чыгымнар китергән хуҗалыкны (хайваннар өчен азыкны сатып алырга туры килә), Валентина, рәсми эше булса да, ташларга теләми. Бүгенгесе көндә Ермолаев-Черновларның шәхси хуҗалыгында 4 сыер, 5 дуңгыз, 20дән артык тавык бар. Җәйге сезонда Валентина сөт җыючыларга көненә уртача 75 литр сөт тапшыра.
Валентина бүгенгесе көндә эшкә йөрмәсә дә була, әмма ул эшсез калырга теләми һәм моңа матди сәбәпләр түгел, ә аның тынгысыз булуы сәбәп булып тора. Ул кызлары белән Николайга төзелештә тә ярдәм итә, ял көннәрендә аны көтеп, яраткан кәбестәле, йомыркалы камыр ризыкларын да пешерә. Ял итәр өчен вакыт бик аз булса да, гаилә бу минутларны бергә үткәрергә тырыша.
Валентина турында хезмәттәшләре дә уңай фикердә, аны яхшы кеше дип атыйлар. Светлана Бикулова Валентинаның тырышлыгын һәм кешеләргә карата игелекле булуын үрнәк итеп куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев