Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кылган гамәле халык өчен

Бүген, 10 февральдә, Архангел Бистәсе Вознесения Господня чиркәве башлыгы Георгий атакайга 75 яшь тула.

Георгий атакай (Юрий Николаевич Кузьминов) 1942 елда Әлмәт районының Ямаш авылында туа. Аның әтисенә улы туу шатлыгын тату бәхете насыйп булмый, 1941 елның көзендә Волоколамск янындагы каты сугышларда ул һәлак була. Тормышның барлык баскычларын - сугыш чоры балалары җилкәсенә төшкән ятимлек, ярлылык, авыр авыл хезмәтен Юрий да үз башыннан кичергән.
Әмма, бернигә дә карамастан, 1959 елда Юрий Ямаш мәктәбен бишлегә генә тәмамлап, аттестат ала, аннан соң Лениногорскидагы техник училищены да уңышлы тәмамлый. Бер ел төзелештә эшли һәм КИСИ-га укырга керә. Әмма аны армиягә чакыралар һәм ул 3 ел авиамеханик булып хезмәт итә (Красноярск крае, Казахстан).Демобилизацияләнеп кайтканнан соң Юрий институтта көндезге бүлектә укуын дәвам итә. 1969 елда яшь Кузьминов диплом ала һәм Түбән Камадагы градотөзелешкә мастер - прораб булып урнаша, шул ук елны гаилә дә кора.
Мастердан алып зур төзелештә баш инженерга чаклы һөнәри һәм карьера үсеше, алган фатирны җиһазлау, ике улының тууы - боларның берсе дә Юрий Николаевичка дини әнисеннән сабый чакта ук өйрәнгән дини кагыйдәләрне үтәүгә комачауламаган.
Тагы да ныклабрак дини хезмәт юлына ул 50 яшендә баса. 1995 елда Түбән Камадагы Покров чиркәвенә дьякон итеп билгеләнә, ә тиздән рухани (священник) була. Ул елларда Архангел Бистәсендә Вознесения Господня чиркәве булдырыла, аның башлыгы итеп протоиерей Георгий билгеләнә.
Ул шәһәрдәге торагын уңайлыклары да булмаган авыл йортына алыштыра, ә төзелештә зур тәҗрибәсе булса да, аны яхшыртуга тиз генә алынмый, башка эшләре җитәрлек була. Беренче көннән үк (чиркәү бинасы әле ахырынача ремонтланмаган була). Георгий атакай барлык хезмәтләрне яхшы итеп башлап җибәрә. Ә дини хезмәттән тыш вакытта ул чиркәүгә килүчеләр белән, Архангел Бистәсе тарихы белән таныша. Чиркәүнең эчке бизәлеше, халык өчен уңайлыклар (уты, җылылык) булдыру буенча күп эшли, фрескаларны реставрацияләү һ.б. буенча эшчеләр эзләп таба. Шулай итеп, Ходай ярдәме, чиркәүгә килүчеләр һәм химаячеләр ярдәме белән янкорманың берсе торгызыла һәм икенчесендә эшләр башлана. Чиркәүне тулысынча торгызу процессы әле дә дәвам итә. Монда җылыту системасын алыштыру, идәннәрне шомарту һәм буяу, электромонтаж эшләре, иконалардагы язуларны реставрацияләү һ.б. эшләр таләп ителә. Архангел Бистәсендәге чиркәүнең башкалардан аермалы ягы шунда ки, башкалары "под ключ" төзелсә, ә бу чиркәү акрынлап торгызу юлы, нигездә, халыкның зур ярдәме белән яши.
- Гади кешеләр димим мин, чөнки гади кешеләр булмый, - диде Георгий атакай. Рус әдәбияты классикларыннан өземтә китереп һәм кешеләрнең язмышы турында фикер йөртеп, ул, чиркәүгә килүчеләр каты күңелле, туң йөрәкле булмасын дип, барысын да дус - тату, милли һәм дини билгеләр буенча аермыйча килешеп яшәргә чакыра.
- Безнең бүлешер нәрсәбез юк, безнең татарстан җиребез бай һәм, халык, нигездә, хезмәт сөючән.
- Алар өчен Георгий атакай беренче дини остаз булган Яңа Чишмә кешеләре аңа иң җылы котлау һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәләр:
- 20 елдан артык Сез халыкка хезмәт итәсез. Сез һәм Сезнең хезмәтегез аркасында без тагы да яхшырак һәм бер-беребезгә түземлерәк була барабыз. Юбилеегыз белән котлап, Сезгә һәм гаиләгезгә исәнлек-саулык, тынычлык, иминлек, шатлыклар телибез.
Архангел Бистәсендә яшәүче халык та Георгий атакайга олы хөрмәт сүзләре ирештерә: - Рәхмәт Сезгә барысы өчен дә, без Сезне яратабыз һәм Ходайга бик рәхмәтлебез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев