Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кышны күңелле озатып, язны каршыладык

13 мартта Яңа Чишмәнең ярминкә мәйданында зурлап Май чабу - күңел ачу бәйрәме узды. Районның мәдәният хезмәткәрләре бик матур чыгышлары белән сөендерделәр, анда РМЙ һәм барлык авыл җирлекләренең иң сәләтле көчләре катнашты. Ил белән Май чабуны гына түгел, язны каршылау - Нәүрүз бәйрәмен дә билгеләп үттеләр. Артистлар халыкны тамашаларга җәлеп...

13 мартта Яңа Чишмәнең ярминкә мәйданында зурлап Май чабу - күңел ачу бәйрәме узды.

Районның мәдәният хезмәткәрләре бик матур чыгышлары белән сөендерделәр, анда РМЙ һәм барлык авыл җирлекләренең иң сәләтле көчләре катнашты. Ил белән Май чабуны гына түгел, язны каршылау - Нәүрүз бәйрәмен дә билгеләп үттеләр. Артистлар халыкны тамашаларга җәлеп итәргә тырыштылар һәм теләкләренә ирештеләр дә. Бары тик Май чабу бәйрәмендә генә Кыш белән Язны, Кыш бабай белән бергә шамакайларны, әкият геройларын күрергә мөмкин. Алар бар да бергәләп җырладылар, биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, коймаклар тараттылар, халыкны күңел ачуга һәм конкурсларга җәлеп иттеләр. Кайбер тамашачылар үзләре теләп "Хатынының әнисе пешергән коймаклар" әсәрендә кияү ролен башкардылар. "Уйнагыз, гармуннар!" бәйгесендә район гармунчылары: Ленино, Шахмай, Яңа Иванаево, Чуаш Чабаксары авылларыннан яшьләр һәм өлкән яшьтәгеләр - бар да үз осталыкларын күрсәттеләр.
Татар авылларыннан килгән артистлар "Нәүрүз" дигән баш астында бәйрәм программасы белән чыгыш ясадылар. Кыскасы, күңел ачуның очы-чиге булмады. Һәрвакыттагыча конкурсларда үсеп килүче буын актив булды, олылар да читтә калмадылар. Әйтик, 89 яшьлек тыл хезмәтчәне Клавдия Феоктистова күңелле такмаклар җырлап, яшьләрнең борыннарына чиертте. Активлыгы, артистларча һәм яшьләрчә дәрте өчен аны приз белән бүләкләделәр.
Әйтергә кирәк, мәйданда да, табигатьтә дә Кыш белән Яз янәшә булды. Иртән җылы гына торган һава бәйрәм кызган чакта гына бозылып, эре-эре кар ява башлады, аннан тагын аязды.
Күп кенә кунакларның кулында коймак күрергә мөмкин иде. Табадан гына төшкән кайнар коймаклардан авыз итеп, конфетлар, бөккәннәр белән кайнар чәй эчәргә - тамак ялгарга да мөмкин булды. Аларны район үзәгендәге балалар бакчалары хезмәткәрләре урнашкан палаткаларда пешереп тордылар. Матур итеп бизәлгән өстәлләр, кунакчыл, елмаеп торган хуҗабикәләр - бушлай сый-нигъмәт күңелләргә хуш килеп, сыйлары тиз арада ашалып та бетте.
Концерт мәйданчыклары белән янәшәдә генә спорт уеннары һәм конкурслар да оештырылды. Балалар себеркегә атланып, скакалка аркылы сикереп йөгерделәр, ир-атлар үзләрен гер күтәрүдә сынап карадылар, яшүсмерләр кул көрәштерделәр. Әмма иң кызыгы аркан тартышу булгандыр. Балалар командасы һәвәсләнеп берничә тапкыр тартты, ә өлкәннәр аларга ярдәмгә актив кушылдылар.
13 мартта - Май чабу бәйрәменең соңгы көне, халык телендә аны гафу үтенү көне дип тә йөртәләр. Тегендә дә, монда да бәйрәм белән котлаулар ишетелеп торды һәм бер-берсе белән очрашкач таныш-белешләр сәлам бирү урынына бер-берсеннән гафу үтенделәр...
Бу көнне ярминкә дә оештырылган иде. Сәүдә рәтләрендә яңа суйган сыер, дуңгыз ите, каз түшкәләре, балык, камыр ризыклары, тере тавыклар, әтәчләр, яшелчә орлыклары, яңа өлгергән кыяр, помидор һ.б. әйберләр бар иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сатып алучылар да байтак иде.
Кыш карачкысын яндыру да яңачишмәлеләр игътибарыннан читтә калмады. Учак тирәсенә халык бердәм булып җыелды. Ялкын телләре Кыш әбисен чолгап алуны балалар да, өлкәннәр дә таңга калып күзәтте. Һәм без шундагы халыктан алган тәэсирләре турында сораштырдык.
-Сәхнәләштерелгән күренештә катнашуыма шатмын, - дип җавап бирде "Захар кияве" ролен башкарган 15 яшьлек Данил Гаврилов. - Яңа Чишмәдә мондый бәйрәмдә мин беренче тапкыр гына, чөнки монда күптән түгел генә шәһәрдән күчеп кайттык. Бәйрәм - искиткеч шәп!
-Әлбәттә, миңа барысы да ошады: карачкы яндыру да, күңелле концерт программасы, конкурслар, уеннар да бик яхшы булды, - дип үз фикерләре белән уртаклашты 6 сыйныф укучысы Регина Хассарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев