Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лаек булсаң, картлык та шатлык

1 октябрь - Өлкәннәр көне.

“Әгәр синең биш кызың булса, картлыгыңнан курыкмаска кирәк”, - дигән иде безгә Черемухово Бистәсеннән Зинаида Антоновна Москотина 10 ел элек.  
Язмабыз герое бүген дә, 84 яшендә бу сүзләрне раслый. Оптимист, бик актив кеше, ул үз өендә кунакларны да каршы алырга өлгерә, авылдагы якыннары һәм туганнарының гаиләләрендә булган мөһим вакыйгаларны да калдырмый. Зур гаиләләре өчен шундый тантаналы бәйрәмнәрнең берсе - сентябрьдә бала тудыру йортыннан оныкчыгын өйгә алып кайтуга багышланган иде.  
- Сез очраклы рә-вештә генә безне өйдә “эләктердегез”, бүген без Чистайга яңа туган сабыйны каршы алырга барырга тиеш идек, тик менә Татьяна гына бераз йөткерергә тотынды. Туганнарыбызның сәламәтлегенә куркыныч янамаска булдык, дип өйдә калдык. Әмма  күңелебез белән без алар янында”, - ди Зинаида Антоновна, безне бусага янында каршы алганда. 
Гаилә зур һәм тату булганда, көн саен бәйрәм була. Москотинаның гаиләсе нәкъ менә шундый: биш кызы, дүрт кияве, алты оныгы һәм хәзер дүрт оныкчыгы бар. Зина түти – һәр гаилә тантанасында кадерле кунак. Ул - гаилә традицияләрен саклаучы: тату һәм тыныч яшәү, шатлык һәм һәркемгә горурлык хисе белән уртаклашу, ләкин тормышта шатлыклар күбрәк булсын өчен, күбрәк эшләргә кирәк.
Сүз белән генә түгел, эше белән дә Москотиннар нәселенә Зина түти үзе үрнәк булган. Ул бик яхшы һәм эш сөючән гаиләдә үсә: әти-әнисе колхозда эшләгән: әтисе балта остасы, әнисе - төрле эшләрдә хезмәт куйган, балалар да (гаиләдә 7 бала була) хезмәттә һәм бер-берсен кайгыртып яшәү  һәм әти-әнине хөрмәт итү кирәклегенә өйрәнеп, эшләп үсәләр.
  Җидееллыкны уңышлы гынатәмамлый, аннары ике ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, кышын боз чаба, кар чистарта, шул рәвешле силос чокырына бару юлын ача. Авыр булган, ләкин дус кызлары белән бергәләп эшләгәндә вакыт күңелле үткән. Ике сезонга торф эшенә йөргән, ындыр табагында үлчәүче дә булган, кыскасы, бернинди эштән дә баш тартмаган.
1959 елда Александр Москотинга кияүгә чыга, 12 ел дуңгыз фермасында эшли, аннары 35 ел сөтчелек фермасында, ә ул елларда фермада эшләү ай-һай авыр була бит.  Ләкин эштән кайткач, арыганлыкны беркайчан да сиздермәгән. Зур гаиләгә ашарга әзерләгән, кызларга яңа киемнәр теккән, бәйләгән дә, чиккән дә. Зина түти кечкенәдән җырларга яраткан һәм эшне дә һәрвакыт диярлек җырлап эшләгән. Кызлары белән кич утыруларга да вакыт тапкан, серләре белән уртаклашканнар.
- Кызларыма шәһәр-ләргә китеп укырга керергә һәм анда тормышта үз урыннарын табарга киңәш иткән чакларым да булгалады. Тик алар тыңламадылар, Черемухово Бистәсендә калдылар, алай гына да түгел, дүртесе: Мария, Валентина, Вера һәм Люба мәктәпне тәмамлаганнан соң сыер савучылар булып эшләргә киттеләр. Татьяна гына үзенә башка һөнәр сайлады, әмма ул авыр эшне сайлады шул – авылда хат ташучы иде. Аның Черемухово почта бүлегендә хезмәт стажы - 30 ел. 
Хәтта фермаларда да сыер савучыларның хезмәтен җиңеләйттеләр: бар эшне  механикалаштырдылар һәм автоматлаштырдылар, ә хат ташучы юлсыз вакытларда да зур сумкасын күтәреп ничек йөргән булса, шулай йөри бирә. Хәер, алай ук түгел инде, күптән түгел сумкалары шактый җиңеләйде бугай, тик Татьяна лаеклы ялда шул.
Хезмәт ветераны, берничә бишьеллык ударнигы Зинаида Москотина үз балалары белән горурлана, тормышыннан канәгать. Гомере буе авыр хезмәттән арыган аякларына карамастан, ул тик тора белми. Бакчада да, хуҗалыкта да кызы Татьянага ярдәм итәргә тырыша (ә аларның участогында чиста, матур, өй тыштан да, эчтән дә менә дигән итеп җиһазландырылган). 
Зинаида Антоновна плитә янында кайнашырга ярата, нидер пешерү хәзер аның иң яраткан шөгыле.  
- Аның камыр ризыклары пешергәнен әллә каян беләсең, бөтен урамга тәмле ис тарала, әйтерсең лә кунакларны махсус җәлеп итә, - ди аның күршесе Татьяна Трунова. - Мин дә Зина түтинең рецепты буенча пешеренергә тырышам, тик, кызганыч, аныкы кебек килеп чыкмый.  
- Мин һәр ризыкны күңел биреп, яратып әзерләргә тырышам. Бөтен сере шул гына, - ди Зинаида Антоновна елмаеп кына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев