Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ләйсән Гарифуллина: «Тормышымда иң мөһиме - минем гаиләм»

Гаилә аның һәр әгъзасы биредә үзен тыныч һәм канәгать хис иткәндә генә бәхетле була ала. Гаилә бәхете ярату, үзара аңлашу һәм хөрмәт нигезендә барлыкка килә.

Чын ярату - тора-бара юкка чыга торган хис түгел, ул ир белән хатынны берләштерә һәм тормыш авырлыкларын бергә җиңәргә ярдәм итә. Ул гаилә әгъзаларының барысына да җылылык бүләк итәргә, терәк булырга һәм бер-береңне ничек бар, шулай итеп кабул итәргә мөмкинлек бирә.

Шахмай авылыннан Гарифуллиннар гаиләсендә нәкъ менә шундый мөнәсәбәтләр хөкем сөрә.

Ләйсән Миңнулла кызы ире Азат Әхәт улы белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Алар иренең әти-әнисе белән 17 ел бергә яшиләр. Хуҗалык та бар, каенатасы - Әхәт Әсәдулла улы зур стажлы умартачы, каенанасы Фәния Гомәр кызы - пенсионер.

Ләйсән Гарифуллина Шахмайның «Ромашка» балалар бакчасы мөдире, ә аның ире «Челтәр компаниясе» АҖдә эшли. Буш вакытында Ләйсән татлы ризыклар: тортлар, капкейклар, рулетлар пешерергә ярата. Өлкән балалары Шахмай мәктәбе укучылары: Камилә 9 сыйныфта, Зәмирә 6 сыйныфта, кече уллары Әхмәт балалар бакчасына йөри, аңа  әле 5 кенә яшь.  

«Минем тормышымда иң мөһиме - минем гаиләм» - ди Ләйсән Гарифуллина. - Минем өчен гаиләм - ышанычлы таянычым. Гаиләм мине шулай ук эчкерсезлекне һәм намуслылыкны кадерләргә өйрәтте. Мин - намуслылыкның сәламәт мөнәсәбәтләр һәм гаилә иминлеге нигезе икәнен аңладым. Гаилә традицияләре минем өчен бик мөһим. Без һәрвакыт туган көннәрне һәм башка бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәбез. Бу вакыт без бергә җыелабыз, шатлыкларыбызны уртаклашабыз һәм шунда онытылмаслык мизгелләр барлыкка килә. Шулай ук безнең көндәлек тормышта да үз традицияләребез бар: көн саен без кичке ашка бергә җыелабыз, йоклар алдыннан үткән көнебез турында сөйләшәбез, тормышыбызны тулы һәм бәхетле итә торган башка йолаларны булдырабыз.

Минем гаиләм мине максатларга ирешүгә дәртләндерә, авыр мизгелләрдә ярдәм итә, тормышымны бәхетле итә.

Мин яраткан кешеләрем янәшәсендә булуыма бик шатмын. Һәм мин аларга миңа бәхетле мизгелләр бүләк иткәннәре өчен һәрвакыт рәхмәтле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев