22 июньдә район үзәгендә яу кырларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында Бөек Ватан сугышы башлануга 73 ел булуга багышланган митинг булып үтте.
Митингны алып баручы Анна Суворова сүзне район башлыгы Вячеслав Козловка бирде, ул исә безнең буын зур югалтулар бәрабәренә илне фашизмнан азат иткән ата-бабаларыбызның батырлыгы белән горурлана һәм безгә бу хакта мәңге истә тотарга, аларны олылап искә алырга кирәк, диде.
Митингта шулай ук районның ветераннар Советы рәисе Александр Скоков, "Бердәм Россия" БСПнең "Яшь гвардия" җирле бүлеге җитәкчесе Светлана Мартышова һәм районның балалар иҗтимагый оешмасы рәисе Анастасия Богомоловалар чыгыш ясады.
Һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр куйганнан соң җыелучылар һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Р.S. Ә Хәтер һәм кайгы көне алдыннан "Яшь гвардия" "Тарихи хәтер" дип аталган акция оештырган һәм 21 июньдә төнге сәгать 10 да һәлак булучылар һәйкәле янында яшь яңачишмәлеләр әлеге куркыныч сугышта һәлак булучылар турында авыр кайгы кичерүләрен белдереп 150 дән артык шәм яндырдылар. Күпчелек яңачишмәлеләрнең өйләрендә дә хәтер шәмнәре яндырылган.
Азат МУСИН
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев