Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Лариса Старова: Иң мөһиме — үз укучыларыңны ярату һәм аңлау

5 октябрьдә бөтен ил һөнәри бәйрәм — Укытучылар көнен билгеләп үтәчәк

Бөтен ил педагоглары һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, ныклы сәламәтлек, иминлек, оптимизм һәм бөек хезмәтләрендә уңышлар теләп котлаулар алачак. Бәйрәм алдыннан без югары профессиональ осталыкка ия булган педагог, Архангел мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Ивановна Старова белән очраштык.

Лариса Ивановна безгә әти-әнисенең гаиләсендә укытучылар булмавын, ә укытучы булу хыялы аның беренче сыйныфта, Чистай мәктәбендәге беренче укытучысы Забегаева Валентина Владимировнага сокланып, үзендә дә укытучы булу теләге барлыкка килүен сөйләде. Укытучысы Лариса өчен үрнәк була, ул кечкенәдән үк дус кызлары белән «мәктәп» уйнаганда һәрвакыт «укытучы» булып, үзен ул вакыттагы идеалы — Валентина Владимировна кебек тотарга, аның кебек сөйләшергә тырыша. Бишенче сыйныфта Лариса укыткан фәненә һәм укучыларына карата хөрмәт күрсәтүче тагын бер шәхес — рус теле һәм әдәбияты укытучысы, сабыр холыклы Демченко Любовь Григорьевна белән таныша. Нәкъ менә шул вакытта аның күңелендә әдәбият укытучысы булу хыялы барлыкка килә.

Чистай мәктәбен тәмам-лаганнан соң, Лариса Алабуга педагогия институтына укырга керә, диплом алгач, 1994 елда Архангел урта мәктәбенә эшкә килә. 

Лариса Старова

Бүгенгесе көндә Лариса Ивановнаның педагогик стажы 29 ел тәшкил итә. Лариса Ивановна педагогик хезмәт юлының башыннан ук үз эшен яратып, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм фидакарьлек белән башкара. Үз бурычларына җаваплы мөнәсәбәт, армый-талмый иҗади эзләнүләрдә булу — аңа үз фәнен укыту методикасын камил үзләштерергә һәм эшендә уңышларга ирешергә ярдәм итә. Ул семинарларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә дә үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Аның чыгышлары төрле җыентыкларда басылып чыга. 

Лариса Старова: Иң мөһиме — үз укучыларыңны ярату һәм аңлау

Лариса Ивановна үзенең дәресләрен «күңел хезмәте» дәресләре дип атый һәм анда театральләштерү элементларын куллана, чөнки әдәбият һәм театр төп нигезләре уртак булган ике сәнгать төре, ул да булса сүз. 

«Маскарад» дип исемләнгән мәктәп театрын оештырып, ул әлеге проект белән дәрес кысаларыннан чыга. 

Лариса Старова: Иң мөһиме — үз укучыларыңны ярату һәм аңлау

2022 елда театр коллективы «Җиңү Салюты!» республика конференциясендә уңышлы катнашкан. 2023 елда Республика балалар-яшүсмерләр театрлары фестиваленең муниципаль этабында театр 2 урынны яулаган. Балалар һәм Лариса Ивановна үзе төрле шигырь укучылар конкурсларында да актив катнашалар. Берничә тапкыр «Cолдат булып тумыйлар» дигән республика шигырь укучылар, Республика ораторлык осталыгы конкурсларында җиңүче булганнар. 2022 елда Лариса Ивановна «Җәлил укулары» V Халыкара шигырь укучылар әдәби конкурсының финалисты булган. 

Укытучы булу — ул... 

«Укытучы булу — ул балалар белән көн саен аралашу, аларга белем бирү һәм үзеңә дә нәрсәгәдер өйрәнү мөмкинлеге. Дөнья үзгәрә, көндәлек тормышка байтак кына заманча технологияләр кертелә. Укытучы буларак минем бурычым — бу үзгәрешләрне үзләштереп камилләшү, һәр укучының яшерен мөмкинлекләрен һәм потенциалын вакытында ачыклау, балага иҗади һәм актив булырга ярдәм итү, аның иң яхшы сыйфатларына үсеш бирү. 

Лариса Старова: Иң мөһиме — үз укучыларыңны ярату һәм аңлау

Иң мөһиме — үз укучы-ларыңны ярату һәм аңларга тырышу. Тормышта үз юлларын табарга булышкан иң беренче кешеләр арасында укытучылар да бар бит. Һәрбер ирешелгән уңыш тырышлык белән бергә атлый. „Ел укытучысы“ конкурсыннан соң мин ничаклы зур тәҗрибә алганымны аңладым».

Аның казанышлары

Лариса Старова — югары квалификация категорияле укытучы, «Туган тел» Бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучылары мастер-классы конкурсының йомгаклау этабы дипломанты, «Ел укытучысы — 2018» конкурсының муниципаль этабы призеры, «Кеше итеп тәрбияләү — 2019» сыйныф җитәкчеләре конкурсының муниципаль этабы призеры. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен 2020 елда Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. 

2023 елда ул «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында 2 урын, зона этабында да призлы урын яулаган, Республика этабында катнашучы булган. 
Сыйныф җитәкчесе буларак, Лариса Старова «Иң шәп сыйныф җитәкчесе» конкурсында катнашып — 3 урынга, «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы» конкурсының зона этабында «Хатын-кыз — сыйныф җитәкчесе» номинациясендә 2 урынга лаек булган.

Күп тапкырлар Яңа Чишмә район башлыгының «Иң яхшы укытучы» грантына ия була. «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Укытучы горурлыгы

«Укытучының уңышлары — аның укучыларының уңышларында чагыла», — дип саный Лариса Ивановна Старова һәм үзенең укучыларының ел саен төрле фәнни — гамәли конференцияләрдә, конкурсларда, Интернет-олимпиадаларда катнашулары һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешүләре турында горурлык белән сөйли. 

Архангел мәктәбе «Урта мәктәп» статусына ия булган вакытта ул укыткан өч чыгарылыш сыйныфта 5 укучы алтын медаль һәм 4се көмеш медаль белән мәктәпне тәмамлаганнар. Аның 12 укучысы педагог юлын сайлаган, алар арасында рус теле укытучылары да бар. 

«Бүген Архангел мәк-тәбендәге хезмәттәшләр арасында минем элеккеге укучыларым Марина Артюшина һәм Мария Барсуковалар да бар — бу бик сөендерә. Укучыларыма мин һәрвакыт: «Сез нинди һөнәр сайлавыгыз мөһим түгел, тормышта иң мөһиме — кеше булып калу», — дип әйтәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев