Реклама
Җәмгыять
Легаль булмаган алкоголь продукциясе алынган
Россия ЭЭМ ның Яңа Чишмә район бүлегеннән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай ТБ га легаль булмаган алкоголь продукциясе ташу факты буенча тикшерү материалы кергән.
Полиция хезмәткәрләре район үзәгендә Ленин урамында Яңа Чишмә районы кешесенең җиңел автомашинасын караганда салонда этикеткасы һәм келәймәсе булмаган, составында этил спирты билгеләре булган үтә күренмәле сыеклык белән 5 литрлы савыт табып ала. Әлеге продукция алына.
Шофер бу хәлне, алып кайтырга уңайлы булсын өчен 10 шешә аракыны бер савытка салдым, дип аңлата.
Хәзергесе вакытта Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан әлеге факт буенча административ тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев