Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленино авыл җирлеге турында

Тарихы
Яңа Чишмәдән төньякка таба 18 чакрым ераклыкта федераль трасса буйлап бик тә матур Ленино авылы урнашкан, элек ул Түбән Никиткино дип аталган. Авылның исемен үзгәртү турындагы карар В.И. Ленин үлгәннән соң 1920 нче елларда үткән халык җыенында кабул ителгән.
Халык әлеге иркен урыннарга электән үк килеп урнашкан: археологик карталарда VII - VIII именьково археология мәдәниятенә керүче Түбән Никиткино авылы урыны, археологик һәйкәл- XIII-XIV гасырларда Ак Урда һәм Казан Ханлыгы чорларындагы Түбән Никиткино шәһәрлеге (шәһәр калдыклары) тора. Соңрак барлыкка килгән авыл җирлекләре "Засечная черта"ны торгызу белән бәйле. Аның каравыл поселокларында - крепостьләрдә укчылар, йомышлы крестьяннар яки "җир сөрүче солдатлар" урнашкан. Оборона чикләрен төзүгә монда Россиянең үзәк районнарыннан дәүләт крестьяннарын җибәргәннәр (куып китергәннәр), аларны "күчерелгән кешеләр" дип йөрткәннәр, алар чокыр казу, юл салу, күперләр төзү эшләренә җәлеп ителгән. Бу урыннарда яшәүче халыкның "күчерелгән кешеләр"гә бәйләнеше бар дигән сүз.
Ленино авылы ике тау арасында урнашкан: "Кура җиләкле тау" һәм "Ак тау", шулай ук "Ак" һәм "Кара" дип аталган күлләр дә бар. Авылдан ике чакрым ераклыкта Шушма елгасына Кичү елгасы килеп кушыла. Гомер-гомергә халык монда иген игү, терлекчелек, умартачылык, аучылык һәм балыкчылык белән шөгыльләнгән. Авылда һәрчак балта һәм агач осталары булган.
XVIII гасыр башларында Уралны үзләштерү белән авыл аркылы Оренбург тракты үткәрелә (ул хәзер дә бар). Шушы юлдан байтак кына күренекле кешеләр узган, әйтик, Екатерина II, бөек рус шагыйре А.С.Пушкин (ул 1833 елда "Капитан кызы" китабын язарга материаллар җыйган).
Әби патша Указы буенча авылда беренче зур агач күпер салынган, соңрак ул берничә кабат төзелгән. Ә күптән түгел генә аны тулысынча, башкача үзгәртеп төзиләр. Ат арбасы өчен билгеләнгән тар колеялы күпер урынына 2016 елның көзендә монда киң заманча күпер пәйда булды. Автомобильләр хәзер светофорсыз үтә.
Ленино авылы бөтен ил тарихына кагыла: Пугачев восстаниесе (риваятьләр буенча, XIX гасыр ахырына чаклы авыл янындагы озын чокырларның берсендә пугачевлыларның пушкасы яткан булган һәм шуннан бирле бу озын чокыр "Пушкин чокыры" дип атала), Колчак белән "гражданнар" сугышы, "сәнәкчеләр" восстаниесе, 1921 елдагы ачлык һ.б. Столыпин реформасы елларында авылда байтак кына хуторлар, ике елгада да су тегермәне барлыкка килгән. Бу елларда салынган кирпеч йортлар әле дә саклана. Совет чорында авылның тарихы данлыклы була. Шул җирлектәге колхоз төрле елларда төрлечә атала: "Рассвет", "И.В.Сталин исемендәге", "Советская Татария" газетасы исемендәге дип. 1948 елны авылда Шушма елгасында өч авылга ут биреп торган районда бердәнбер ГЭС төзелә, тик 1961 елны ул яна. Авылның хәзерге атамасы турында шундый риваять йөри: янәсе В.И.Ленин себергә сөрелгәч, юлда барганда кунарга хәллерәк крестьян Константин Питеркиннарга туктала һәм балчыктан салынган келәттә кунып чыга. Бу хакта берәү дә белми, ә иркен тормышлы крестьянны авылдан сөрәләр. Аның өендә В.И. Ленинның кунып чыгуы хакында соңрак беләләр. Бу хәлләрнең хаклыкка туры килүенә дәлилләр юк үзе.
Хәзергесе Ленино
Авыл җирлегенә Ленино һәм Горшково авыллары керә. Авылның уңай җирдә урнашуы аңа үсәргә мөмкинчелек бирә, бигрәк тә хезмәт күрсәтү өлкәсендәге эшмәкәрлеккә, нәкъ менә җәмәгать туклануына, сәүдә тармагына. Федераль әһәмияттәге асфальт юл буена урнашкан Ленино авылында берничә эре хосусый кафе, кибет, ресторан бар. Алар бик популяр, узучылар да, район халкы да шунда туктап, тамак ялгап алалар, туйлар, юбилейлар, туган көннәр уздыралар. Авылның бу өлеше шәһәрне хәтерләтә. Җирле эшмәкәрләр Людмила Арбузова, Татьяна Черняева,Алексей Трондин, Надежда Панфилова, Татьяна Демидова, Малик Әхмәтов үз авылларының чын патриотлары буларак хәйриячелек белән шөгыльләнәләр. Авыл җирлегенә генә түгел, аерым кешеләргә дә финанс ярдәме күрсәтәләр. 2016 елны Ленино авылындагы Үзәк урамда өч йорт янгыннан зыян күрә. Эшмәкәрләр үз инициативалары белән янучыларга йортларын торгызуда, кием-салым, азык-төлек белән саллы ярдәм күрсәтәләр. Шулай ярдәмләшеп яшәү авыл халкына хас гадәт: берәрсе бәлага тарыса, битараф калмыйлар.
Ленинода җирле бизнес гөрләп барганга эшсезлек проблемасы да юк, эшмәкәрләргә теләсә кайсы вакытта эшкә урнашырга мөмкин (АҖ-дә эшсезләр бөтенләй юк диярлек). Ленинода халык ШЭ-дә, нефть оешмаларында (янәшәдә генә "Ямашнефть"нең Әдәмсә бүлекчәсе), "Сөт иле" "Яңа Чишмә" а/ф-ның Тубылгытау бүлекчәсе фермаларында, бюджет оешмаларында эшли. Авыл кешеләре буларак, алар МЭТ, сыерлар, дуңгызлар, сарыклар, атлар, йорт кошлары асрыйлар, умарта тоталар. Әйтик, авыл кешесе Владимир Кондеевның 5 баш сыеры, ул авылдашларын сөт, эремчек, каймак белән тәэмин итеп тора. Горшководан Тимофей Митрофанов 3 сыер тота. 2016 елда шәхси хуҗалыктан 8 млн. 440 мең сумлык табыш алынган.
Урамнар буйлап йөргәндә позитив үзгәрешләр күзгә ташлана. - Проблемалар, әлбәттә, бар, әмма без аларны акрынлап хәл итәргә тырышабыз, - ди авыл җирлеге башлыгы Виктор Веретенников. Чыннан да, аның сүзләре дөреслеккә туры килә, мисал өчен, урам юлларын төзекләндерү буенча гына да байтак эш эшләнгән. Үзара салым буенча программаның ике ел гамәлдә булуы эчендә юлларны ремонтлауга 2 млн-га якын акча тотылган. Болардан тыш, насослар урнаштырып, суүткәргеч ремонтланган, урамнарга яктырткычлар куелган, Ленинода - зират, ә Горшковода зират һәм чишмә төзекләндерелгән. Ике елда 2,5 млн. сум үзләштерелгән. Программаның алар файдасына эшләвен күреп, авыл халкы 2017 елда үзара салым акчасын 100% җыйган һәм авылны төзекләндерү дәвам иттерелә.
Халкы
Авыл җирлегендә 823 кеше яши, шуларның 650есе - Ленинода. Өлкәннәргә караганда яшьләр күбрәк: 18-30 яшьлекләр - 373 (мәктәпкәчә яшьтәгеләр 64, укучылар 75), 51 яшьтән өлкәнрәкләр - 210 кеше. Димәк, бу авыл картаймый дигән сүз. Авыл җирлегендә төрле милләт кешеләре яши: руслар (487), татарлар (173), керәшеннәр (161) - алар үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә. Тарихның тере шаһитлары һәм авыл горурлыгы - өлкән яшьтәге кешеләр. Шуларның берсе Валентина Михайловна Лаврова 8 июньдә үзенең 70 яшьлеген билгеләп үткән. Авылда һәм районда хөрмәтле кеше Ленино МЙ-да сәнгать җитәкчесе, колхозның профсоюз рәисе, җирле үзидарә Советы рәисе булып эшли - һәр җирдә менә дигән оештыручы, акыллы җитәкче була. Һәм хәзер ул "Сурэкэ" фольклор ансамблендә катнаша, АҖ ветераннар Советы рәисе дә.
91 яшьлек Ольга Егоровна Питеркина сугыш чорына туры килгән балалык елларының барлык кыенлыкларын күрә, фронтта әтисен югалта. Байтак еллар колхозда төрле эшләрдә эшләгән, өч бала тәрбияләп үстергән. Хәзер кече улы Михаил һәм аның хатыны Светлана белән зур йортта яши, шул яшькә кадәр җитүенә Ходайга рәхмәтләр укый.
Авылда иң өлкән кеше - Алешина Анна Михайловнага тиздән 94 яшь тула. Шушы яшьтә булуына да карамастан, ул актив тормыш рәвеше алып бара: коедан су ташый, ашын пешерә.Ул урман да кискән, атлар да караган, ялгызы гына ул да үстергән. Ә төннәрен авыл халкына киемнәр теккән. Авылда чиркәү булмаган һәм барлык бәйрәмнәрдә хатын-кызлар гыйбадәт кылу өчен аның өенә җыелганнар. Ул хәзер дә боегып утырмый. Буш вакытында тәрәзә янына утырып Кама Аланындагы улын көтә, ә улы һәр атна саен кайтып тора.
Безнең белешмә
Хуҗалык саны - 273
Эшкә яраклы халык - 337
70 яшьтән өлкәнрәкләр - 64, Бөек Ватан сугышы ветераны - 1
МЭТ саны - 246, шул исәптә сыерлар - 93.
ШЯХ-да җиңел транспорт саны - 191
тракторлар - 21
АҖ-дә чишмәләр саны - 2
Суэтем башнялары, скважиналар - 3
Салым түләүчеләр (ҖЧҖ, КФХ, ИЭ) саны - 13
Чиркәү
20 гасыр башында авылда чиркәү төзүгә Беренче бөтендөнья сугышы (гәрчә төзелеш материаллары кайтарылган булса да), аннан революция комачаулый. 100 елдан артык авыл чиркәүсез яши. Ниһаять, 2011 елны гыйбадәт йорты ачыла. Эшмәкәрләр гөмбәзле, чаң сугу манарасы булган чын чиркәү төзү өчен нык тырышлык куялар. Бәла- бәхетсезлек килеп чыкмаган булса, аны төзеп тә бетергән булырлар иде, тик 2013 елда узып баручылар явыз ният белән гыйбадәт йортына ут төртәләр. ТР Президенты күрсәтмәсе белән янганы урынына агачтан яңа чиркәү торгызыла, 2014 елның сентябрь аенда анда гыйбадәт кыла башлыйлар. Күптән түгел генә чиркәүгә яңа поп - Сергий атакай билгеләнә, ул өч мәхәлләгә: Ленино, Горшково һәм Волчья Бистәсенә хезмәт күрсәтә. Үзенең ярдәмчеләре - актив мәхәллә әгъзалары белән бергә аны үстерүгә зур планнар коралар. ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин территорияне төзекләндерүгә 50 мең сум акча биргән, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин да матди ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән. Моннан тыш, чиркәү исеменнән "Лукойл" ПАҖ социаль-мәдәни проектлары конкурсына "Игелек кыл" дип аталган проект язылган (авторы - чиркәү активисты, АҖ хатын-кызлар советы әгъзасы Любовь Сидорова). Проектның максаты - чиркәү тирәсен койма белән тотып алу һәм якшәмбе мәктәбе булдыру. Күптән түгел чиркәү чаңнар сатып алган, акчаны ил белән җыйганнар: районнан, авылдан, социаль челтәрләр аша бөтен илдән.
Бер нәрсә сөендерә: чиркәүгә өлкән буын кешеләре генә түгел, яшьләр дә килә. Бу аңлашыла да, чиркәү елдан-ел матурлана-ямьләнә бара: византия стилендә башкарылган иконостас аерылып тора. Сергий атакай аңлатуынча, иконалар тактага ясалган. Авыл халкы яңа батюшкага сөенеп туя алмый, ул алар өчен күркәм эшләргә хәер-фатиха бирүче рухи атакай һәм остаз да
.
(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев